«Якташлар» ― Мари Ил Республикасы татарлары газетасы. Татар телендә чыга. Гамәлгә куючы, нәшире һәм баш мөхәррире – Фәнил Зөлкафир улы Мусин-Маматов Фаниль Мусин-Маматов. ВКонтакте. 2021 елда А3 форматында 8 полосалы булып чыккан, 2022 елдан А4 форматында 16 битле булып чыга. Әүвәлге тиражы 999 (2022 елдан – 400) данә. 2021 елда газета бушлай таратыла, 2022 елдан подписка ачыла, сатып та алырга мөмкин. Мари Илдә 43 мең, Бәрәңге районында 7 мең татар яши.Зилә Мөбәрәкшина. Марий Эл тарихында беренче тапкыр «Якташлар» дигән татарча газета чыга башлады. Татар-информ, 14.10.2021
Тарих
2021 елның октябрь аеннан Марий Эл Республикасының Бәрәңге районы «Безнең тормыш» (Наша жизнь) газетасы баш мөхәррире (шулай ук Мари Ил Татар мәдәни үзәге каршындагы Татар тарихи җәмгыяте шурасы рәисе Хроника татарского краеведческого движения. Туган җир) Фәнил Мусин үз акчасына республика күләмендә «Якташлар» исемле татарча газета чыгара башлаган.Динара Әхмәт. Татар телендә яңа газета чыга башлады! Шәһри Казан, 13.10.2021. Октябрь аенда – 1нче, ноябрь аенда – 2нче, декабрь аенда – 3нче саны чыккан. Газетага материалларны тәрҗемәче Рауза Хисмәтуллина, Илмира Хәкимова һәм Ф. З. Мусинның кызы Динара әзерли,Марий Эл республикасының Бәрәңге районында «Якташлар» исемле татарча газета чыга. БТК, 02.01.2022 версткалаучы Рәшид Хайбрахманов. Лилия Заһидуллина. Бәрәңге районы газетасына – 90: «Совет чорында тәнкыйть язарга кушалар иде». Интертат, 26.10.2022
Газета башта 999 (2022 елдан – 400, 300) данә белән аена бер тапкыр чыга.иганәчеләр ярдәме белән басыла. Газета башта А3 форматында чыгарылган, 2022 елда А4 форматына күчкәннәр.
Газета республика буенча, Йошкар-Ола, Волжск шәһәрләрендә, Морке, Бәрәңге, Мари-Төрек районнарындагы татар авылларында таратыла. Йошкар-Ола шәһәрендәге Татар мәдәният үзәге дә газетаны таратырга ярдәм итә.
Газета әүвәл «Периодика Марий Эл» акционерлык җәмгыятендә бастырылса (адрес: 424000 Йошкар-Ола шәһәре, Панфилов ур., 39), 2022 елгы ике саны Мари Ил Республикасы хакимияте типографиясендә бастырыла башлаган.Гөлүзә Ибраһимова. Марий Элдагы «Якташлар» татар газетасы яңа форматта чыга башлаган. Татар-информ, 28.10.2022
2021 елның 11 ноябрендә Мари Ил Республикасының Татар мәдәнияте үзәгендә «Татар авыллары тарихын өйрәнү. Проблемалар һәм аларны чишү юллары» исеме астында узган Регионара фәнни практик конференциясе резолюциясендә татар телендә чыга торган «Якташлар» республика гәҗите басмасына ярдәм күрсәтү турында дәүләт хакимияте органнары адресына пункт язылган. Фәнил Мусин. Иң якын максатыбыз – тарих буенча китап чыгару. БТК, 15.11.2021
Рубрикалар Газета Мари Ил җөмһүриятендә яшәгән татарларның көнкүрешен тасвирлый. Төп максаты – туган телне, тарихны һәм мәдәниятне саклау. Басмада Мари Ил татарлары тормышына кагылышлы кызыклы язмалар урын алачак. Шулай ук спорт, мәдәният, ислам дине, республикадагы татар авыллары тарихы, татар дөньясы яңалыклары турында укырга мөмкин. Татар авылларын саклап калу проблемасы да күтәрелә. Мари Эл Республикасында татар телендә “Якташлар” газетасы чыга башлады. БТК, 14.10.2021 Яңалыклар Авыллар тарихы Хәтер Танылган кешеләр Алтын кул Безнең дин Яшь талантлар Балалар өчен бит Якташлар Февраль 2022 ел.pdf
Искәрмәләр
Сылтамалар ЯКТАШЛАР. ВКонтакте Лилия Заһидуллина. Бәрәңге районы газетасына – 90: «Совет чорында тәнкыйть язарга кушалар иде». Интертат, 26.10.2022 Моны да карагыз Мари Ил татарлары
Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Татарстаннан читтәге татар гәҗитләре Төркем:Мари Ил гәҗитләре Төркем:Шәхси гәҗитләр Төркем:Айлык гәҗитләр Төркем:2021 елда барлыкка килгән басмалар