Таш гөмбә (, ) ― калдык тау (кайчандыр биек булган тау илендә, җимерелеп бетмичә калган аерым калкулык, таучык), чүл климаты шартларында кыялы массивларның җил белән ашалудан вертикаль ярыкларга бүлгәләнеп, денудацияләнүе нәтиҗәсендә, гөмбәләргә охшаган формалар (баганалар) булып калуы. Денудация (латин телендә denudation - «ялангачлану») — тышкы көчләр тәэсиреннән җимерелгән тау токымнары продуктларының бер урыннан икенче урынга күчерелү процессы.

Таш гөмбәләрнең формалашу механизмы төрле булырга мөмкин: эрозия, җилдә ашалу, бозлык тәэсире, әйләнә-тирә токымның таркалуы.

Таш гөмбәләр күп илләрдә очрый. Россиядә елгасы үзәнлегендә (Алтай) таш гөмбәләр яхшы билгеле. Кырымның көньяк ярында Алуштадан ерак түгел Сотер үзәнлегендә «Таш Гөмбәләр» табигать һәйкәле-тыюлыгы бар. Кам'яні ГрибиКаменные грибы Сотеры — что это и где это? Велосипедная прогулка к необычным природным достопримечательностям.

Фотогалерея

Искәрмәләр

Сылтамалар Pilzfelsen - Lexikon der Geowissenschaften Ciudad Encantada - Visitor information Mushroom Rock State Park, Ellsworth County, Kansas

Төркем:Рельефның эрозияле формалары Төркем:Рельефның эол формалары