«Белем радиосы» ― 2022 елның 26 августыннан Казанда эшләүче билингваль белем бирү һәм мәдәни-агарту балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы. РФ Президенты каршындагы Мәдәни инициативалар фонды гранты нигезендә тормышка ашырылучы социаль проект.Образовательное и культурно-просветительское интернет-радио "Радио Белем" - "Белем радиосы". Проекты Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә татар һәм рус телләрендә эшли. Рузилә Мөхәммәтова. Татарстанда татар телендә «Белем» радиосы ачыла. Татар-информ, 29.06.2022

Оештыручылар Идея авторы һәм проект җитәкчесе – Раил Гатауллин. Радио директоры – Алмаз Миргаязов. Эфирга чыгаручы редактор – Лилия Хисмәтова. Программалар редакторлары – Рәмилә Мансурова, Гөлназ Әхмәдиева. Тавыш режиссёры – Ильяс Мадәминов. Техник редактор – Раил Вафин. Алып баручылар – Гөлшат Нуриева, Александр Михеев, Әнвәр Мөхетдинов, Камилә ВәлиеваКамиля Валиева - ведущая на радио. Апастово-инфо, 20.08.2022, Алсу Касимова.

Тарих Татнетны үстерү фонды оештыручысы һәм башкаручы директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин инициативасы һәм Россия Президентының мәдәни башлангычларга ярдәм күрсәтү фондының финанс ярдәме белән оештырылган.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен (мәктәп яшендәгеләр өчен) радио эфирыннан тапшырыла торган махсус файдалы контент аз булу сәбәпле, радионы оештыручылар әлеге мәсьәләдә ныклы аналитика ясаган һәм республикада яшь буын өчен әлеге радионың кирәк булуын билгеләгән. «Радио Белем» – «Белем радиосы» для детей и подростков. «Идель», 17.05.2022

Максаты Социаль проектның максаты: киләчәк буын үзаңында милли мәдәни мирас белән гаилә кыйммәтләрен саклау, татар мәгарифен һәм мәдәниятен үстерү, уңышлы татар яшүсмере образын популярлаштыру, аларның иҗади үсешенә ярдәм күрсәтү «Белем радиосы»н бергәләп тыңлыйк. «Көмеш кыңгырау», 13.09.2022 интернет челтәренең татар сегментын баету, тулыландыру юнәлешендә эшчәнлек алып бару; сыйфатлы контент булдыру.

Эчтәлек Радио – билингваль, ул ике телдә – татар һәм рус телләрендә эшли. «Белем радиосы»нда һөнәр сайларга ярдәм итә, уңышка омтылу хисе уята, белемнәрне арттыра һәм дөньяны күзаллауны киңәйтә торган мәгълүмати тапшырулар әзерләнә. «Белем радиосы»нда теге яисә бу өлкәдә уңышка ирешкән һәр яшүсмер үз талантын күрсәтә, үз таланты турында сөйли ала. «Белем радиосы» ― яшь буынга үзләрен алып баручы буларак сынарга, әлеге өлкәгә беренче адымнарын атларга мөмкинлек бирүче мәйданчык.

Тапшырулар Сәламәт тәндә – сәламәт акыл Читать или не читать Үз юлым Бездә кунак Кичә, бүген, иртәгә Әдип сүзе Абый, у меня серьёзный вопрос Күңел түреннән Һөнәрләр иленә сәяхәт Әдәби дәрья

Искәрмәләр

Әдәбият Гөлназ Әхмәдиева. Белемле радио. «Идел» журналы , 2022 ел, ноябрь, 8-9нчы бит.

Сылтамалар Рәсми сайт Радио Белем - Белем радиосы. Вконтакте Белем радиосының Telegram'да рәсми төркеме

Шулай ук карагыз

Татнет Рунет Рус телле радиолар

Төркем:Татар телендә эшләүче радиостанцияләр Төркем:Рус телендә эшләүче радиостанцияләр Төркем:Балалар радиосы Төркем:Татар интернеты Төркем:Рунет Төркем:Мәгърифәтчелек Төркем:Татарстан радиокомпанияләре