thumb|Совет маркасында Әл-Хорезми Алгори́тм, әл-Харәзми ( [al-Khwārazmī]) галиме исеменнән килеп чыккан, - ул мәсьәләне чишү нәтиҗәсенә чикләнгән вакыт кисәге эчендә ирешү өчен башкаручы гамәлләр тәртибен тасвирлаучы күрсәтмәләрнең (инструкцияләрнең) төгәл җыелмасы. Элекке аңлатуда “тәртип” сүзе урынына “бер-бер артлы килү” (последовательность) сүзе кулланылган, әмма компьютерлар эшендә параллельлек үсеше белән «бер-бер артлы килү” сүзен гомумирәк нәтиҗәгә ия “тәртип” сүзенә алмаштыра башлаганнар. Бу алгоритмның кайсыдыр күрсәтмәләренең (инструкцияләренең) эшенең башка күрсәтмәләргә (инструкцияләргә) яки аларның эшенең нәтиҗәләренә бәйле булырга мөмкинлегенә бәйле. Шулай итеп, кайбер күрсәтмәләр (инструкцияләр) мәҗбүри рәвештә үзләре шуларга бәйле булган күрсәтмәләр (инструкцияләр) эшенең ахырыннан соң үтәлергә тиеш. Бәйсез күрсәтмәләр (инструкцияләр) яки үзләре шуларга бәйле күрсәтмәләр (инструкцияләр) тәмамланганнан соң бәйсез булган күрсәтмәләр (инструкцияләр) кулланучы процессор һәм операцион система мөмкинчелек бирсә теләсә нинди тәртиптә, я параллель, я бер үк вакытта үтәлергә мөмкин.

Элек еш «алгорифм» дип язалар иде, хәзер мондый язылыш сирәк кулланыла, әмма, шулай да очрый (мәсәлән, Марковның нормаль алгорифмы).

Еш кына башкаручы сыйфатында берәр механизм булырга мөмкин (компьютер, токарь станогы, тегү машинасы), әмма алгоритм төшенчәсе мәҗбүри рәвештә компьютер программаларына карамый, мәсәлән, төгәл тасвирланган ризык пешерү рецепты шулай ук алгоритм булып тора, мондый очракта башкаручы булып кеше тора.

Алгоритм төшенчәсе математиканың беренчел, төп, базис төшенчәләренә карый. Алгоритмик характерлы исәпләү процесслары (бөтен саннар белән арифметик гамәлләр, ике санның иң зур уртак тапкырлаучысын табу, һ.б.) кешелеккә бик борыңгы заманнардан ук билгеле. Әмма, ачык рәвешендә алгоритм төшенчәсе XX гасыр башында гына формалашкан.

Алгоритм аңлатмасының формализациясе 1928 елда Давид Гильберт формалаштырган чишелеш проблемасын () чишеп караулардан башланган. Формализациянең киләсе этаплары эффектив исәпләүләрне билгеләү өчен яки “эффектив методны” билгеләү өчен кирәк булган; мондый формализацияләр арасында - 1930, 1934 һәм 1935 елларда Гедель – Эрбран – Клининың рекурсив функцияләре, 1936 елда Алонзо Чёрчның λ-исәпләве, 1936 елда Эмиль Постның 1 формулировкасы һәм Тьюринг машинасы. Методологиядә алгоритм базис төшенчә булып тора һәм фараз ителгән абсолютка якынаю белән сыйфат ягыннан яңа оптимальлек төшенчәсенә ия була. Хәзерге дөньяда формализацияләнгән күрсәтүендә алгоритм мисалларда, охшашлык буенча чагыштырып өйрәнүнең нигезен тәшкил итә. Эшчәнлекнең төрле сфераларында алгоритмнар охшашлыгы нигезендә эксперт системалар (теориясе) концепциясе формалашкан.

Төшенчә тарихы thumb|200px| аль-Хорезминың — алгоритм сүзе аның исеменнән килеп чыккан фарсы математикның “Алгебра” (Әл-Китаб-әл-Хүаризми) китабының бер бите. Алгоритмның хәзерге формаль билгеләмәсе Тьюринг, Пост, Чёрч (Чёрч — Тьюринг тезисы), Н. Винер, А. А. Марков эшләрендә XX гасырның 30-50 елларында бирелгән.

“Алгоритм” сүзе үзе фарсы галиме Абу Абдуллаһ Мөхәммәд ибн Муса әл-Хорезми ﺍﺑﻭﻋﺒﺩاﷲ ﻤﺤﻤﺪ ﺍﺑﻥ ﻤﻭﺳﻰ (Аль-Хорезми) исеменнән килеп чыккан. 825 ел тирәсендә ул инша язган, шунда ул Һиндстанда уйлап чыгарылган позицион унарлы исәпләү системасына беренче мәртәбә аңлатма биргән. Кызганычка каршы, китапның фарсыча беренче язылган нөсхәсе сакланып калмаган. Әл-Хорезми яңа системада исәпләү кагыйдәләрен формулаштырган, һәм, мөгаен, беренче мәртәбә санда төшерелдереп калдырылган позициясен билгеләү өчен 0 цифрасын кулланган (аның һиндча атамасын гарәпләр (الصفر) “as-sifr” яки фәкать (صفر ) “sifr” дип тәрҗемә иткәннәр, моннан “цифра” һәм “шифр” кебек сүзләр килеп чыккан). Шул ук вакыт тирәсендә һинд цифрларын башка гарәп галимнәре дә куллана башлаганнар. XII гасырның беренче яртысында аль-Хорезминың китабы латинча тәрҗемәсендә Европага үтеп кергән. Безнең вакытка кадәр исеме сакланып калмаган тәрҗемәче аңа Algoritmi de numero Indorum (“Һинд исәбе турында алгоритмнар”) атамасын биргән. Китапның гарәпчә атамасы “Китаб әл-җәбр уә-ль-мукабәлә” (“Кушу һәм алу турында китап”) булган. Китапның элекке атамасыннан алгебра сүзе килеп чыккан (алгебра – аль-җәбр – кушу).

Шулай итеп, Урта Азия галименең латинлаштырылган исеме китап башына куелганын күрәбез, һәм хәзер “алгоритм” сүзенең Европа телләренә нәкъ менә бу иншадан кергәне күренә. Әмма аның мәгънәсе турында сорау озак вакытлар буена аяусыз бәхәсләр китереп чыгарган. Күп гасырлар буена сүзнең килеп чыгышына бик төрле аңлатмалар бирелгән. Брокгауз һәм Ефронның энциклопедик сүзлеге үз аңлатмасын тәкъдим иткән. Анда “алгорифм” (сүз уңаеннан, инкыйлабка кадәр фита хәрефе аша алгориѳм язылышы кулланылган) “гарәп сүзе Аль-Горетм, ягъни, тамыр”дан чыгарыла. Әлбәттә, бу аңлатмаларны дөрес дип санау шөбһәле.

Әл-Хорезминың алдарак сүзгә алынган тәрҗемәсе беренче карлыгач булган һәм киләсе берничә йөз еллык дәвамында шул ук мәсьәләгә – цифрлар ярдәмендә исәп сәнгатенә багышланган булган күп яңа хезмәтләр дөнья күргән. Аларның барысының атамасында algoritmi яки algorismi булган.

Әл-Хорезми турында соңрак авторлар бернәрсә белмәгәннәр, әмма китапның беренче тәрҗемәсе «Dixit algorizmi: …» («Әл-Хорезми әйткән: …») дигән сүзләр белән башланган, һәм бу сүзне кәнкрит кеше исеме белән бәйләнгән булган.

Китапның грек чыганаклы булганы турында ялгышу киң таралган булган.

1250 ел тирәсендә инглиз астрономы һәм математигы Иоанн Сакробоско арифметика буенча Algorismus vulgaris хезмәтен язган, ул гасырлар буена унарлы исәпләү системасы буенча күп Европа университетларында төп дәреслек булган. Кереш сүздә Сакробоско фәннең авторы дип Алгус (Algus) дигән галимне атаган. Жана де Менның «Роза турында Роман»ында (1275—1280) “грек философы Алгус” Платон, Арсту (Аристотель), Евклид һәм Птолемей белән бер рәттән куела. Шулай ук исемнең Аргус (Argus) атамасы очраган. Гәрчә, борынгы грек мифологиясе буенча «Арго» корабын «Ясон» төзегән булса да, нәкъ менә шул Арго корабны төзегән дип әйтелгән.

«Мастер Алгус» (яки Аргус) урта гасыр әдәбиятында исәпләү сәнгатенең йөзе булган. Сүзгә алынган “Роза турында романда” һәм шулай ук итальян Дурантеның “Чәчәк” поэмасында фрагментларында хәтта «mestre Argus» та гашыйкларның ничә мәртәбә талашуын һәм татулашуын исәпли алмаганы турында сүзләр бар. Инглиз шагыйре Джефри Чосер «Герцогиня китабында» (1369 ел.), хәтта «данлы санаучы Аргус» (noble countour Argu) геройга төнге куркыныч төшләрендә күренгән куркыныч җанварларны исәпли алмавы турында яза.

Алгоритм – ул цифрлар ярдәмендә исәпләү сәнгате, әмма башта “цифр” сүзе нульгә генә караган. Мәшһүр француз трувер Готье де Куанси (Gautier de Coincy, 1177—1236) үзенең шигырьләрнең берсендә algorismus-cipher сүзләрен кулланган (алар 0 сүзен аңлаткан) бернәрсәгә дә яраклы булмаган кеше метафорасы буларак кулланган. Күренгәнчә, мондый образны аңлау өчен тыңлаучыларның билгеле әзерләвен таләп иткән, ә бу аларга яңа исәпләү системасы таныш булганын аңлата. Күп гасырлар буена абак фактик рәвештә исәпләүләр өчен бердәнбер эш коралы булган, аның белән сәүдәгәрләр дә, алмаштыручылар да, галимнәр дә кулланган. Хисап тактасында исәпләүләрнең отышлы якларын үзләрнең иншаларында Герберт Аврилактан (938-1003) кебек күренекле фикер иясе аңлаткан, ул аннан соң 999 нчы елда Сильвестр II исеме астында Рим папасы булган. Яңа әйбер шактый кыенлык белән танылган, математика тарихына алгорисмикларның һәм абацистларның (кайвакыт гербекистлар дип аталган) каты каршылыгы кергән, абацистлар исәпләүләр өчен гарәп цифрларына урынына абакны кулланырга чакырганнар. Кызыклы факт – француз математигы Николя Шюке (Nicolas Chuquet, 1445—1488) Лион шәһәренең салым түләүчеләр реестрына алгорисмик (algoriste) буларак кертелгән булган. Әмма яңа исәпләү ысулы ахыргача кулланыш тапканчы, гасырлар узган, гомуми билгеләмәләр ясау өчен, исәпләү методларын кәгазьдә язуга җайлаштыру һәм камилләштерү өчен шуның кадәр вакыт кирәк булган. Көнбатыш Европада арифметика укытучыларын XVII гасырга кадәр “абак магистрлары” дип атаганнар, мәсәлән, математик Никколо Тартальяны (1500—1557).

Шулай итеп, исәпләү сәнгате буенча иншалар “Алгоритмнар” дип атаганнар. Йөзләрчә иншалардан шигырь итеп язылган Александра де Вилла Деиның (Alexander de Villa Dei, 1240 елда үлгән) Carmen de Algorismo трактатын яки Вена астрономы һәм математигы Георг Пурбахның (Georg Peurbach, 1423—1461) Opus algorismi jocundissimi («Алгоритм буенча иң күңелле инша»)ны билгеләп үтәргә кирәк.

Тора бара сүзнең мәгънәсе киңәйгән. Галимнәр аны исәпләү өчен генә булганнарына түгел, ә башка математик процедураларга да куллана башлаганнар. Мәсәлән, 1360 нчы елда француз фәлсәфәчесе Николай Орем (Nicolaus Oresme, 1323/25-1382) Algorismus proportionum («Пропорцияләр исәпләве») математик трактатын язган, анда ул вакланмалы күрсәткечләр белән дәрәҗәләрне кулланган һәм фактик рәвештә логарифмнар фикеренә бик якын килгән. Абак урынына сызыкларда исәп килгәч, аның буенча күп санлы белешмә китапларын “Algorithmus linealis”, ягъни сызыкларда исәп кагыйдәләре дип атый башлаганнар.

Algorismi сүзенең беренчел формасы күпмедер вакыт узгач, соңгы хәрефен югалткан, ә сүзнең үзе Европа әйтелеше өчен җайлы algorism рәвешен алган. Соңрак, ул да, үз чиратында бозылышка дучар булган, бу arithmetic сүзенә бәйле булгандыр дип фараз ителә.

1684 елда Готфрид Лейбниц Nova Methodvs pro maximis et minimis, itemque tangentibus… иншасында «алгоритм» (Algorithmo) сүзен беренче мәртәбә киңрәк мәгънәдә кулланган: дифференциаль исәпләү мәсьәләләрнең систематик чишү ысулы буларак.

XVIII гасырда Германия математика сүзлекләрнең берсендә, (Лейпцигта 1747 елда басылган), Vollstandiges mathematisches Lexicon да, algorithmus төшенчәсе һаман дүрт арифметика операцияләре турында төшенчә буларак аңлатыла. Әмма мондый мәгънә бердәнбер булмаган, ул вакытларда математика фәненең терминологиясе формалашкан гына әле. Хосусый очракта, algorithmus infinitesimalis гыйбарәсе чиксез кечкенә зурлыклар белән гамәлләр башкару ысулларына кулланылган. Алгоритм сүзен Леонард Эйлер та кулланган, аның эшләрнең берсе шулай атала да - «Пелль мәсьәләсен чишү өчен яңа алгоритмны куллану» (De usu novi algorithmi in problemate Pelliano solvendo). Күргәнебезчә, Эйлерның алгоритмны мәсьәлә чишү ысулы синонимы буларак аңлавы хәзерге мәгънәгә бик якын.

Әмма сүзнең һәммә иске мәгънәләре дә кулланылыштан чыксын өчен тагын ике йөз ел кирәк булган. Бу процессны «алгоритм» сүзенең рус теленә үтеп керү мисалында тикшерергә була.

Тарихчылар «Счётная мудрость» атамасы астында борынгы рус дәреслеккә 1691 ел датасын бирәләр. Бу инша күп вариантларда билгеле (шуларның кайберләре 100 елга диярлек элегрәк) һәм тагын да борынгырак XVI гасыр борынгы кулъязмаларына карый. Алар буенча гарәп цифрларын һәм алар белән гамәлләр кагыйдәләрен белү Русь иленә ничек әкренләп таралганын карарга була. Бу дәреслекнең тулы атамасы - «Сия книга, глаголемая по еллински и по гречески арифметика, а по немецки алгоризма, а по русски цифирная счётная мудрость».

Шулай итеп, «алгоритм» сүзен беренче рус математиклары Көнбатыш Европада кебек үк мәгънәсендә аңлаганнар. Әмма бу төшенчә В. И. Даль сүзлегендә дә, йөз ел үткәч чыккан Д.Н. Ушаков мөхәррирлеге астында (1935 ел) «Толковый словарь русского языка» (Рус теленең аңлатмалы сүзлегендә дә) булмаган. Шулай да, “алгорифм” сүзен инкыйлабка кадәр популяр булган Бертуган Гранатларның энциклопедик сүзлегендә, 1926-нчы елда чыккан Зур совет энциклопедиясенең беренче басмасында да табарга була. Икесендә дә ул бертөрле аңлатыла: шул кагыйдә буенча унарлы исәпләү системасында дүрт арифметик гамәлләрнең тегесе яки бусы башкарыла торган кагыйдә. Әмма XX гасыр башына математиклар өчен “алгоритм” сүзе төгәл билгеләнгән кагыйдәләр буенча башкарылучы теләсә нинди арифметик яки алгебраик процессны аңлаткан, һәм бу аңлатма шулай ук БСЭ ның киләсе басмаларында бирелә.