Мөхәммәт ибн Муса Хәрәзми (, як. 783 — як. 850) — мәшһүр фарсы математигы, астроном, географ, классик алгебрага нигез салучы.

Аның гомере турында мәгълүматлар бик аз. Багдад шәһәрендә озак яшәве мәгълүм. Соңгы тапкыр аның турында хәбәр 847 елга карый.

Беренче чиратта Әл-Хәрәзми үзенең «Әл-Җәбр» хезмәте белән мәшһүр. Әлеге хезмәт исеменнән алгебра сүзе барлыкка килә. Шулай ук аның алгебрага багышланган башка хезмәтләре, географиягә һәм астрономиягә багышланган хезмәтләре дә шушы фәннәргә нык тәэсир итә, аларның үсешендә гаять әһәмиятле роль уйный.

Урта Азиядә яшәү сәбәпле төркиләр дөньясына да тәэсир итә.

Сылтамалар

Төркем:IX гасыр математикларлары Төркем:IX гасыр астрономнары Төркем:Урта гасырлар Шәрык математикларлары Төркем:Урта гасырлар Шәрык астрономнары Төркем:Урта гасырлар Шәрык географлары Төркем:Фарсы галимнәре