Кунаклар <center>Уенчылар саны күп <center>Уйнау урыны <center>Физик активлык түбән Кунаклар — татар балалар уены.
Уйнау тәртибе Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:
Ямьле бәйрәм көн иде, Чакырдык без кунаклар; Кунакларны сыйларга, Салдык майлы коймаклар, Чыж-пыж итеп коймаклар, Җәелде, әй, җәелде.
(Кулларын як-якка җәяләр.)
Менә тагын кечкенә Булып калды, җыелды.
(Кысылалар.)
Җыелды, әй, җыелды, Аннан ары кабарды.
(Кулларын югары күтәрәләр.)
Кабарды, әй, кабарды, Шиңде, юп-юка калды.
(Чүгәлиләр.)
Пеште инде коймаклар, Сыйландылар кунаклар, Тордылар, баш иделәр, Таралдылар, әй, шатлар.
(Баш ияләр.)
Бииләр, ай-яй, шатлар.
Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
Төркем:Җырлы-биюле уеннар Төркем:Татар уеннары