Приют (, ) ― Башкортстан Республикасы Бәләбәй районындагы эшчеләр бистәсе (1956 елдан). Шәһәр җирлеге статуслы Приют бистә советы муниципаль берәмлегенең административ үзәге һәм бердәнбер торак пункты. 1957-2004 елларда Бәләбәй шәһәре составына кергән. 2005 елдан шәһәр җирлеге хокукында Бәләбәй районы составына керә.
Халык саны ― 2 1150 (2002), 20 891 (2010), 19 595 (2021), 18 497 кеше (2022). Бистәдә яшәүчеләр саны Башкортстанның 3 шәһәрендә: Агыйдел (14 219), Баймак (17 833) һәм Межгорьеда (15 697) яшәүчеләр саныннан артыграк.ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
Почта индексы — 452017, 452018. Телефон коды: +7 34786. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80 209 565.
Урнашуы Шәһәр җирлеге Башкортстанның көньяк-көнбатышында, өч административ һәм муниципаль район: Бәләбәй, Ярмәкәй һәм Бишбүләк районнары киселешендә, республика башкаласы Уфадан 210, Бәләбәй шәһәреннән 27, Туймазыдан 86 һәм Октябрьскидан 100 һәм Ырынбур өлкәсе чигеннән 30 километр ераклыкта урнашкан. История. Администрация городского поселения Приютовский поссовет
Транспорт Куйбышев тимер юлының Мәскәү – Чиләбе линиясе (Абдулино ― Уфа дистанциясе) тимер юл станциясе.
Бистә Бәләбәй — Ярмәкәй — Приют автомобиль юлында урнашкан
Тарих XIX гасыр башында Приютны Бәләбәй өязе рус крестьяннары кече авыл буларак нигезли. 1865 елда 14 хуҗалыкта 82 кеше яшәгән. Бистәнең тарихи исемнәре: Приютово, Приютовское, Приютина, Юртова. Октябрь революциясенә кадәр Приют Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Ильин волостена керә. 1885 елда Самар-Златоуст тимер юлы төзелә. 1923 елда Приют волосте башта Васильевка, аннары Бишбүләк волосте белән берләштерелгән. 1930 елда җидееллык мәктәп ачыла. Приют, Кече Приют, Болан авылларын берләштереп, «Сознание» күмәк хуҗалыгы оештырыла. Приют машина-трактор станциясе төзелә. 1960-елларга кадәр Приют авыл хуҗалыгы юнәлешендә үсә. 1930-1932 елларда Приют – Башкортстан АССРда Бәләбәй кантоны волостьлары территориясендә оешкан Приют районы үзәге. 1932 елдан Бишбүләк , 1935 елның гыйнварыннан яңа оештырылган Ярмәкәй районнары составына кертелгән. 1941 елда авылда 1082 кеше яшәгән. Приют 1953 елда ачылып, эшкәртелгән вакытта үсеш ала. 1955 елда Башнефть составында шәһәр барлыкка китерүче предприятие – «» нефть-газ чыгару идарәсе оештырыла (2005 елдан Ишембайнефть составында). РСФСР Югары Советы Президиумының 1956 елның 20 апрелендәге Указы белән Башкортстан АССР Ярмәкәй районы Приют торак пункты эшчеләр бистәсе категориясенә кертелә. 1957 елдан бистә административ яктан Бәләбәй шәһәренә карый. 1959 елда Болан авылы бистә белән берләштерелә. 2004 елдан Приют эшчеләр бистәсе, Кече Приют, Плодопитомник торак пунктлары белән берләштерелеп, Бәләбәй районы составына кертелә. 2018 ел ахырына, Ярмәкәй районы Бекетово (Бикәт) авыл советы җирләренең бер өлешен кушкач, Приют бистә советы җирләре 11,57 квадрат километр тәшкил итә (аңа кадәр 10,45 кв. км булган). География. Администрация городского поселения Приютовский поссовет
Халкы
Милли состав 2010 елгы җанисәп буенча, бистәдә руслар (45,1%), татарлар (25,5 %), башкортлар (12%), чуашлар (10%), мордва (4,1%), украиннар (1,6%), башка милләтләр (1,7%) яшәгән.
Дин
Православие Тихвин-Богородица чиркәве. 1993-2003 елларда төзелгән. Приютово, Церковь Тихвинской иконы Божией Матери Богородица-Тихвин хатын-кызлар монастыре Приютово, Богородице-Тихвинский женский монастырь Ислам Җәмигъ мәчете. 2013 елның 24 августында югары мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин катнашында ачылган. В Приютове открылась новая мечеть
Икътисад, социаль өлкә Нефть чыгару. Приютта элек шәһәр барлыкка китерүче предприятие – «Аксаковнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең бүлекчәләре булган предприятиеләр урнашкан. Хәзер әлеге предприятиенең цехлары һәм бүлекчәләре «Ишембайнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә керә. Газ эшкәртү заводы эшләгән. 2012 елда Башкортстан хөкүмәте, Башкортстан Президентының шәхси йөкләмәсе буенча, Приют поссоветы шәһәр җирлегенең социаль-икътисади үсеш программасын эшләгән. Анда килеп туган кризистан чыгуның төп юллары: бистәне төзекләндерү, эш урыннары булдыру (газ эшкәртү заводын реанимацияләү, яңа комбиазык заводы төзү, кече эшмәкәрлекне үстерү һ. б.), мәгариф һәм сәламәтлек саклауны үстерү (Приют медсанчасте базасында Бәләбәй, Ярмәкәй һәм Бишбүләк районнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү буенча районара медицина үзәген төзү) каралган.
Приютта 4 урта мәктәп, 8 балалар бакчасы, музыка һәм сәнгать (1991 елда яңа бина бирелгән) мәктәпләре бар; 1992 елдан Балалар иҗаты үзәге эшли. 2010 елда «Приютовский» спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелеп, файдалануга тапшырылган.
Бәләбәй районының төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән: Приют тимер юл станциясе бинасы (1888 елгы) Приют Мәдәният йорты (1967 елгы) Тимер юл станциясендәге су кудырту башнясы (1888 елгы) һ. б. Достопримечательности. Официальный сайт муниципального района Белебеевский район Республики Башкортостан
Шәхесләр Камил Низамов (1936), техник фәндәр докторы (2001), профессор (2003). Сергей Пашин (1946), икътисад фәндәре докторы (2001), профессор (2005). Искәрмәләр
Сылтамалар Администрация городского поселения Приютовский поссовет муниципального района Белебеевский район Республики Башкортостан Неофициальный сайт поселка Приютово (автор Тимофеев Дмитрий Витальевич) Администрация Приютово. ВКонтакте
Төркем: Башкортстан шәһәр тибындагы бистәләре