Бөек Ватан сугышы (лат. Böyek Watan suğışı) (1941—1945) — нең ка һәм аның Европадагы союздаш илләренә (Болгария, Маҗарстан, Италия, Румыния, Словакия, Финляндия, Хорватия) каршы сугышы. Икенче бөтендөнья сугышының ССРБга кагылган өлешенә карата әйтелә.

1941 елның 22 июнендә Алмания Советлар Союзына һөҗүм итә.

Бөек Ватан сугышы атамасы 1941 елның 3 июлендә, Сталинның мәгълүм радиомөрәҗәгатеннән соң кулланыла башлаган.

Алтарих Германия Глобаль икътисад кризисы нәтиҗәсендә Германиядә хакимияткә NSDAP () - Милләтчел-социалистик немец эшчеләр фиркасе килә. Ул Беренче Бөтендөнья сугышында җиңелү өчен реванш алуга (югалтканны кире кайтаруга) әзерлекне җәелдереп җибәрә.

Беренче Бөтендөнья сугышында җиңүче дәүләтләр (АКШ, Бөекбритания, Франция) үзенең катнашмаучылык сәясәте нәтиҗәсендә Германия Версаль килешүендә каралган икътисадый һәм хәрби чикләүләрне үтәми башлый.

1936 елда Германия үз гаскәрләрен тоткарлыксыз рәвештә демилитаризацияләнгән Рейн өлкәсенә кертә.

1938 елның 12 мартында Германия Австрияне үз составына куша (плебисцит буенча, Австрия халкының күпчелеге Германиягә кушылу өчен тавыш биргән дип санала), шушы вакыйга Австрия аншлүсе дип атала.

1938 елның декабрендә Германия Польшага «Данциг мәсьәләсен»Данциг — Польшаның Балтыйк диңгезенә чыгуын тәэмин итә торган порт-шәһәр. Үзәк Алмания белән Көнчыгыш Пруссия арасында ятканлыктан, Гитлер Польша коридоры, ягъни Данциг өстеннән өлешчә контрольне таләп иткән. чишәргә тәкъдим итә — Польша хөкүмәте бу "үтенеч"не кире кага. Соңрак, Гитлер "Данциг мәсьәләсен" Польшага каршы сугыш башлау өчен сылтау буларак файдалана.

1939 елның 23 августта Алмания һәм Советлар Берлеге үзара килешү төзи һәм Көнбатыш Европада йогынты сферасы турында яшерен беркетмәгә кул куя. Аннан соң Германия һәм ССРБ дуслык һәм чикләре турында шартнамә дә имзалана.

1939 елның 1 сентябрендә Германия Польшага һөҗүм итә. 2 сентябрьдә Бөекбритания һәм Франция Германиягә сугыш игълан итә; Икенче бөтендөнья сугышы башлана. 17 сентябрьдә Польшага көнчыгыштан Советлар Берлеге бәреп керә.

1940 елда Франция капитуляциясеннән соң, Германиянең бердәнбер дошманы булып рәсми рәвештә Бөекбритания генә кала, ләкин идеологик сәбәпләр буенча Немец башлыгы коммунист идеологияле дәүләтләргә каршы сугыш әзерли башлый. Германия Бөекбританиягә килешү тәкъдим итә, ләкин Бөекбритания бу үтенечне кире кага. 1940 елның 16 июлендә Гитлер Бөекбританиягә басып керү турында боерык игълан итә ("Диңгез арысланы" операциясе). 1940 елның август аенда немецлар Бөекбританияне бомбага тота башлый. Ләкин алманнарның диңгез көчләре җитенкерәмәү һәм һава торышы начар булу сәбәпле, Өченче рейх илбашы бу операциядән баш тарта һәм инглизләрнең Азиядәге колонияләренә каршы сугыш әзерли башлый. Димәк, Германия ул чакта Советлар Берлегенә каршы да сугышны планлаштыра башлаган, чөнки инглизләрнең Азия колонияләренә иң кыска юл Совет җирләре аша була.

1940 елның 27 сентябрьдә Алмания, Япония һәм Италия Өчлекле пакт төзиләр. 1940 елның ноябрендә алман дипломатлары совет-алман хәрби сөйләшүләрендә ССРБга бу пактка кушылырга тәкъдим итәләр. Совет хөкүмәте, совет гаскәрләрен Румыниягә, Болгариягә, Төркиягә һәм Финляндиягә кертү алшартын куеп, ризалык белдерә.

Шуннан соң Гитлер ССРБга һөҗүм итү планын кабул итә. 1940 елның 18 декабрендә Гитлер "Барбаросса" планына кул куя.

1940 елның 20 ноябрендә Өчлек пактына Маҗарстан, 23 ноябрьдә — Румыния, 24 ноябрьдә — Словакия, 1941 елда — Болгария, Финляндия һәм Испания кушыла.

1941 елның 25 мартында пактка Югославия дә керә, ләкин 27 мартта Белградта хәрби түнтәреш була. Яңа хөкүмәт Югославиянең нейтралитетын игълан итә. 5 апрельдә Югославия ССРБ белән дуслык һәм сугыш башламау турында килешү төзи. Вакыйгаларның үзләре теләмәгәнчә үсеше аркасында, Алмания һәм Маҗарстан 6 апрельдә Югославиягә һөҗүм итә. ССРБ белән сугыш кичектерелә. Баштарак Гитлер 1941 елның 1 маен ССРБга һөҗүм итү көне дип билгеләгән була.http://soviet-history.com/doc/1941/1941_05_01_barbarossa.php

ССРБ Немец көчләре 1 сентябрьдә Польшага һөҗүм итә һәм көнбатыш Польшаны буйсындыра. Брест солыхы буенча Россия империясе югалткан җирләрне кире кайтару өчен һәм көньяк Украина һәм Белоруссия чикләрен саклау максаты белән 1939 елның 17 сентябренә каршы төндә ССРБ Польша походын башлый.

1939 елның октябрендә Польшаның басып алынган өлкәләре: Көнбатыш Украина Украина ССРга кушыла, Көнбатыш Белорусия Белорусия ССРга кушыла, Вильно крае Литвага тапшырыла.

1939 елның 5 сентябрендә ССРБ Финляндиягә үзара ярдәмләшү шартнамәсе төзергә тәкъдим итә. Финляндия пакт һәм территория белән алмашу ягыннан ССРБ тәкъдимен кире кага.

1939 елның 30 ноябрендә ССРБ Финляндиягә каршы сугыш башлый. Сугыш Мәскәү солыхы (1940) белән тәмамлана; бу солых буенча ССРБ чикләренә Финляндия территориясенең 11 процентлык өлеше күчә.

1940 елның 15 июнендә совет гаскәрләре Литвага, 17 июньдә — Латвиягә һәм Эстониягә кертелә.

1940 елның 26 июнендә бәйсез Румыниянең Бессарабия һәм Төньяк Буковина өлкәләренә совет гаскәрләре керә. Оккупацияләнгән территориядә Молдаван ССР барлыкка килә, Буковина Украина ССРга тапшырыла. Бу агрессия гамәле Румынияне Алмания белән хәрби һәм сәяси яктан якынаюга этәргән.

1941 елның 22 июненә хәл 200px|thumb|right Германия 1941 елның 22 июньдә ССРБ чикләре буенда өч армия төркеме (181 дивизия, шул исәптән 19 танк , 14 моторлаштырылган дивизия һәм 18 бригада), өч һава флоты тупланган.

Гольдапхәзер Голдап, Польша—Мемельхәзерге Клайпеда, Литва сызыгында фельдмаршал Вильгельм фон Лееб җитәкчелегендә армияләрнең «Төньяк» төркеме (29 алман , 1нче һава флоты ярдәме белән) урнашкан. Аның составындә 16нче (ком. Эрнст Буш) дивизия, 18нче (ком. Курт Вегер) дивизия һәм 4нче танклар төркеме (ком. Эрих Гёпнер) берләштерелгән. 1941 елның 31 гыйнварында директива буенча, югары сәргаскәрлек Төньяк төркеменә шундый бурычны йөкләде: Балтыйк буенда дошманның көчләрен кырып бетерергә, һәм Балтыйк диңгезнең портларын, совет флотының терәк базаларсыз калдыру өчен, яулап алырга. Балтыйк диңгезендә, армияләрнең «Төньяк» төркеменә ярдәмгә һәм Балтыйк флотына каршы хәрәкәтләр өчен алман сәргаскәрлеге якынча 100 кораб бүлеп биргән, шул исәптән 28 торпедалы катер, 10 миналы заградителе, 5 су асты көймәсе, сакчы кораблар һәм тральщиклар.

500 километрлы Голдап—Влодава сызыгында Федор фон Бок җитәкчелеге астында армияләрнең «Үзәк» төркеме (50 алман дивизияләре, 2 алман бригадасы 2нче һава флоты ярдәме белән) урнашкан. Төркемгә 9нчы (ком. Адольф Штраус) һәм 4нче кыр (ком. Ганс Гюнтер фон Клюге) армиясе, 2-нче (ком. Гейнц Гудериан) һәм 3нче (ком. Герман Гот) танклар төркеме. Төркемнең бурычы: флангларда зур көчләр белән һөҗүм итеп, Белоруссиядә дошманның гаскәрләрнең тар-мар итәргә. Аннан соң, Минскта мобиль частьларны туплагач, ашыгыч рәвештә Смоленск тарафына чыгарга; шулай итеп, Ленинград тарафында һәм Балтыйк буенда хәрәкәт итүче дошманның гаскәрләрен бетерү максаты белән "Төньяк" армияләрнең төркеме белән үзара йогынты ясау өчен алшартларны булдыру.

Полесьедан Кара диңгезгә кадәр 1 300 километрлы фронтта Герд фон Рундштедт җитәкчелегендә армияләрнең «Көньяк» төркеме (44 немец, 13 румын дивизиләре, 9 румын һәм 4 маҗар бригадасы, 4нче һава флоты һәм румын авиация ярдәме белән) урнашкан. Берләшмә 1нче танк төркеме (Эвальд фон Клейст) , 6нче (ком. Фридрих Паулюс), 11нче (ком. Ойген фон Шоберт) һәм 17нче (ком. Карл-Хайнрих фон Штюльпнагель) алман армиясе, 3нче (ком. Петре Думитреску) һәм 4нче (ком. Николае Чуперка) румын армияләре һәм маҗар корпусы. Төркемнең бурычы: Киевны яулап алу, Галициядә һәм Украинаның көнбатышында дошманның гаскәрләрен бетерергә, көньякта һөҗүм итүне тәэмин итәргә.

Бу көчләрдән башка, буйсындырылган Норвегиядә һәм Төньяк Финляндиядә Николаус фон Фалькенхорст җитәкчелеге астында вермахтның «Норвегия» армиясе урнашкан; аның бурычы — Мурманскны басып алырга, Полярный шәһәрендәге Төньяк флотының базаны, Киров тимер юлны басып алырга. Вермахтның югары сәргаскарлегенең резервында 24 дивизия кала. ССРБга һөҗүм итү өчен 5,5 млн кеше, 3 712 танк, 47 260 кыр орудиесы һәм миномётлар һәм 4 950 сугыш самолёты тупланганhttp://bse.sci-lib.com/article003823.html.

СССР 1941 елның 22 июньгә чик буендагы хәрби округларда һәм флотларда 3 289 250 содат һәм офицерлар, 59 787 орудие һәм миномёт, 12 782 танк (шул исәптән 1475 Т-34 һәм КВ танкы), 10 743 очкыч булган. Өч флотта якынча 220 000 кеше, 182 төп класслы кораб (3 линкор, 7 крейсер, 45 лидер һәм эсминец, 127 су асты көймәсе) тупланган. Дәүләт чиген саклауны чик буе гаскәрләре үтәгәннәр. Көнбатыштан һөҗүмне кире кайтару Ленинград, Балтыйк буе аерым, Көнбатыш аерым, Киев аерым һәм Одесса хәрби округларына тапшырылган. Диңгездән аларга Төньяк, Балтыйк һәм Кара диңгез флоты ярдәм итәргә тиеш булган.

Балтыйк буе хәрби округының (ком. Фёдор Кузнецов) гаскәрләре үз эченә 8нче (ком. Пётр Собенников) һәм 11нче (ком. Василий Морозов) армияләрне алган 27нче армиягә формалаштырылган. Бу частьләр Балтыйк диңгезеннән Литваның көньяк чигенә кадәр 300 километрлы фронтта саклануны тотканнар.

Көнбатыш аерым хәрби округының (ком. Дмитрий Павлов) гаскәрләре үз эченә 3нче (ком. Василий Кузнецов), 4нче (ком. Александр Коробков) һәм 10нчы (ком. Константин Голубев) армияләрне алган. Алар Литва көньяктагы чигеннән Припять елгасы кадәр 470 километрлы фронтта саклануны тотканнар. Шуның өстенә Минск, Слуцк һәм Могилёв янында 13нча армиясе формалашкан.

Киев аерым хәрби округының (ком. Михаил Кирпонос) гаскәрләре үз эченә 5нче (ком. Михаил Потапов), 6нче (ком. Иван Музыченко), 12нчы (ком. Павел Понелелин) һәм 26нчы (ком. Фёдор Костенко) армияләрне алган. Шуның өстенә Минск, Слуцк һәм Могилёв янында 13нча армиясе формалашкан. Алар Припять елгасыннан Липканы кадәр 860 километрлы фронтта саклануны тотканнар.

Ленинград хәрби округының (ком. Маркиан Попов) гаскәрләре илнең төньяк-көнбатыш чикләрне (Мурманск өлкәсе, Карел-Фин ССР, Карел муентыгы, Эстон ССР һәм Ханко ярымутравы) сакларга тиеш булган. Бу чик өлешендә 1 300 километрлы коры җир чиге һәм 380 километрлы диңгез буе булган. Монда 7нче (ком. Филипп Горленко), 14нче (ком. Валериан Фролов), 23нче (ком. Пшенников Пётр) армияләре һәм Төньяк флоты урнашкан.

+ Бөек Ватан сугышы канунында ССРБ көнбатыш чигендә хәрби көчләрМельтюхов М. И. Упущенный шанс Сталина. Советский Союз и борьба за Европу: 1939—1941. — М.: Вече, 2000. — Гл. 12. Место «Восточного похода» в стратегии Германии 1940—1941 гг. и силы сторон к началу операции «Барбаросса»ТеркемГермания һәм аның союздашларССРБССРБ (барлык)Кеше4,3 млн кеше3,1 млн кеше5,8 млн кешеТуплар һәм миномётлар42 60157 041117 581Танклар һәм штурм туплары417113 92425 784Очкычлар4846897424 488

+ 1941 елда сугышчан һәм сан ягыннан ССРБ Хәрби Көчләрнең составы.+КешеләрАту коралыАртиллерия коралыТанкларСамолётларСугыш корабларыМеханик транспортыБарлык543472979831191175812310624488910528571Эшли1869121030

Германия ягында катнашкан көчләре 200px|thumb|right|Немец содаты һәм СС гаскәрдәге казак, 1944 ел 200px|thumb|left|«Идел-Урал» легионының солдаты Вермахт һәм СС гаскәрләрдә якынча 1 800 000 чит илдәге кешеләр тулыландырганнар. Сугыш елларда алардан 59 дивизия, 23 бригада һәм берничә легионнар, полклар һәм батльоннар. Аларның күбесе үз исемен дәүләт яки регион буенча исемен кушканнар: «Валлония» (күбесенчә валлоннардан торган), «Галичина» (украиннардан торган), «Боһемия һәм Моравия», «Викинг», «Денемарк», «Гембез», «Лангемарк», «Нордланд», «Недерланд», «Шарлемань» (күбесенчә французлардан торган).

Советлар Берлеге белән сугышында каршы якта Алманияне союздашлар да катнаштылар — Италия, Маҗарстан, Румыния, Финляндия, Словакия, Хорватия.

Андрей Власов җитәкчелеге астында Рус азатлык армиясе (РАА, ) шулай ук нацист Германия ягында катнашкан.

Башка рус коллаборацонистик хәрби тупланмалары: «Руссланд» , Рус азатлык халык армиясе (), Казачий Стан, 15нче казак кавалерия СС корпусы, 29нче һәм 30нче СС гренадер , иреклеләр СС полкы «Варяг», һәм башкалар.