Терекөмеш (, Hg) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 12 төркем элементы. Тәртип номеры - 80. Нормаль шартта сыек рәвештә булган бердәнбер мелалл. Нормаль шартта сыек рәвештә булган бердәнбер металл. Буы бик агулы, контаминант.

Тарихы

Еш кына аны самородок рәвешендә (тау токымнарында сыек тамчылар) табалар, тик гадәттә табигый киноварьны яндырып чыгарып алалар. Күп гасырлар дәвамында алхимиклар терекөмеш барлык металларның өлеше булып тора дип санаганнар һәм күкерт яки мышьяк ярдәмендә алтын килеп чыгачак, дип уйлаганнар. Терекөмешне саф килеш бүлеп чыгару 1735 елда швед химигы Георг Брандт тарафыннан тасвирлана.

Элементты алхимиклардан да, хәзерге вакытта да Меркурий планетасы символы итеп кулланыла.

Терекөмешнең металларга каравы Ломоносов һәм Браун хезмәтләре белән генә раслана, алар 1759 елның декабрендә терекөмешне туңдырып, аның металл үзенчәлекләрен ачалар.

Этимологиясе Урысча атамасының килеп чыккан терекөмеш "җилдерү" сүзе белән бәйле. Hg — латинча исеме, бу элементның алхимиклар кушкан исеме -hydrargyrum ( «һу» һәм ἄργυρος «көмеш», сүзгә-сүз — «сыек көмеш»).

Табигатьтә Терекөмеш — Җир кабыгында чагыштырмача сирәк элемент, уртача 83 мг/ т. Терекөмешкә иң бай рудада 2,5 % кадәр. Дөнья океаны суларында терекөмеш нисбәте — 0,1 мкг/л.

Табигатьтә 20 тирәсе терекөмеш минералы билгеле, әмма төп сәнәгать әһәмиятенә ия - киноварь.

Ятмалары

Терекөмеш сирәк металл булып исәпләнә.

Дөньяда зур ятмаларның берсе Испаниядә (Альмаден). Терекөмеш ятмалары Кавказда (Дагъстан, Әрмәнстан), Таҗикстанда, Словениядә, Кыргызстанда (Хайнаркан — Айнаркен), Донбасста билгеле.

Рәсәйдә 23 терекөмеш ятмасы бар, сәнәгать запаслары 15,6 мең тонна тәшкил итә (2002 елга), аларның иң зуры Чукоткада — Западно-Палянское һәм Тамватнейское.

Тирә-як мохиттә

Тарихта терекөмеш белән пычрану 1956 елда Японияның Минамата каласында була, бу өч меңнән артык корбанга, я Минамата авыруынан бик нык зыян күрүгә китерә.

Терекөмеш токсикологиясе

Терекөмеш һәм аның күп кенә кушылмалары агулы. Ул хәтта зур булмаган микъдарда да сәләмәтлеккә бәйле җитди проблемалар китереп чыгарырга мөмкин һәм ул иртә стадияләрдә бала яралгысының үсеше өчен куркыныч тудыра.

2020 елдан терекөмеш белән күпләп агулану очраклары истәлегенә күп илләр кул куйган халыкара конвенция көченә керә. Ул көнкүрештә кулланыла торган берничә төрле терекөмешле продукцияны, шул исәптән электр батареялары, электр выключательләре һәм реле, кайсыбер компакт люминесцентлы лампалар (КЛ), салкын катодлы люминесцентлы лампалар, тышкы электродлы люминесцентлы лампалар, терекөмешле термометрлар һәм кан басымын үлчәү приборлары җитештерүне, экспортлауны һәм импортлауны тыя. Конвенция металл куллануны җайга сала һәм кайсыбер сәнәгать процессларын һәм тармакларны, шул исәптән тау токымнары чыгару (бигрәк тә сәнәгати булмаган алтын табу), цемент җитештерүне чикли.

Шулай ук карарга мөмкин Киноварь Сулема Красная ртуть Болезнь Минамата Отравления ртутью Ртутная лампа Бром

Әдәбият Ртуть// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 22-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).

Сылтамалар Ртуть//Большая российская энциклопедия

элементов [www.mining-enc.ru/r/rtut/ Ртуть], физико-химические свойства и области применения на сайте «Горной энциклопедии» Месторождения ртути в открытой Геоэнциклопедии.

Искәрмәләр

Төркем:Химик элементлар