Борий (, Bh) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 7 төркем элементы. Тәртип номеры - 107. Тотрыксыз радиоактив элемент. Масса саны 261 - 272 кадәр булган изотоплары билгеле. Иң тотрыклы изотобы — борий-267, ярым таркалыш чоры 17 с.

Символы Борий элементының символы - Bh (Борий дип укыла).

Тарихы

107-че элементны синтезлау турында беренче тапкыр 1976 елда Дубна Төш тикшеренүләре берләштерелгән институтында эшләгән Юрий Оганесян төркеме хәбәр итә .

1981 елда Авыр ионнар институтында () эшләгән немец галимнәре төркеме Нармштадт каласында, куллану методикасын камилләштереп, шул ук реакция продуктларын 209Bi+54Ц тикшерә, һәм аның нуклид параметрларын билгели.

Алга таба тикшерүләр күрсәтүенчә 261107 изотобы озаграк вакыт торырга сәләтле, хәзерге бәяләмә буенча 12 мс тәшкил итә, бу 1976 ел нәтиҗәләренә караганда югарырак булып чыга.

Исеме 1992 елдың сентябрендә Нармштадт һәм Дубна галимнәре арасында 107-енче элементны Дания физигы Нильс Бор хөрмәтенә "Нильсборий" дип атарга килешелгән, ә беренче чорда совет галимнәре бу исемне 105-че элемент өчен планлаштырган булган (хәзерге дубний ). 1993 елда IUPAC 107-че элементны идентификацияләүдә немец төркеменең өстөнлөгөн таный, ә 1994 елда үз киңәшендә "борий" исемен тәкъдим итә, чөнки химик элементларның исемнәре беркайчан да галимнең исеме һәм фамилиясеннән тормаган. Бу тәкъдим 1997 елда Дания химиклары белән консультациядән соң, тулысынча килешелеп, раслана.

Билгеле изотоплар Изотоп Масса Ярымтаркалу периодыNudat 2.3 Таркалу тибы260Bh260300 мс256Db-га α-таркалу 261Bh 261 12 (+5/−3 мс) 257Db-га α-таркалу 262Bh 262 290 мс 258Db-га α-таркалу263Bh263200 мс 259Db-га α-таркалу 264Bh 264 0,44 (+0,60/−0,16) с 260Db-га α-таркалу 265Bh 265 0,9 (+0,7/−0,3) с 261Db-га α-таркалу 266Bh 266 1,7 (+8,2/−0,8) с 262Db-га α-таркалу 267Bh 267 17 (+14/−6) с 263Db-га α-таркалу268Bh26825 с264Db-га α-таркалу269Bh26925 с265Db-га α-таркалу 270Bh27030 с266Db-га α-таркалу271Bh27140 с267Db-га α-таркалу272Bh 272 10 (+12/−4) с268Db-га α-таркалу 273Bh27390 мин269Db-га α-таркалу274Bh27490 мин270Db-га α-таркалу275Bh27540 минбилгесез

Тарих Борий 1976 елда Оганесян тарафыннан ачыла.

Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).

Төркем:Химик элементлар