Пётр Аркадий улы Столыпин () - (2 апрель, 1862, Дрезден, Саксония — 5 сентябрь, 1911, Киев) - Россия империясе дәүләт эшлеклесе. Гродно һәм Сарытау губернасы губернаторы, Эчке эшләр министры, Россия премьер министры (хөкүмәт рәисе) булып эшләгән.

Беренче Россия инкыйлабын бастыручы, аграр ислахны үткәрүче, хәрби-кыр хөкеме канунын булдыручы. Рәхимсезлек сәясәте өчен Столыпин тәнкыйтьләнгән булган.

Көнбатыш губерналарда җирле хәкимиятен керткән.

Бөек Финляндия кенәзлеге үзидарәсен чикләгән.

Сайлау хокукларын киметкән. Икенче Думаны тараткан.

Столыпинны 11 тапкыр үтермәкче булган.

1911 елның 1 (14) сентябрендә Киев шәһәр театрында анархист Дмитрий Богров (сакчы бүлегенең белдереп торучысы) тарафыннан атып яраланган, ике көннән Столыпин үлгән. Киев-Печора лаврасында күмелгән.

Аграр ислах Аграр ислахның проектын Витте тәкъдим иткән, ләкин үткәрергә өлгермәгән.

Столыпин шушы ислахны үткәрә башлаган.

Ислах буенча крестьяннарга җирнең хосусый милеге кертелгән, хуторлар (аерым крестьян хуҗалыклары) булдырылган, коммуна (уртак крестьян хуҗалыгы) бетерелгән.

Аграр ислахны үткәргәндә крестьяннар көчләп күчерелгән булган, шулай ук күп татарлар Себергә, Ерак Шәрекъкә, Казакъстанга күчерелгән (сөреп җибәрелгән) булган. Столыпин эшчәнлегенә төрле бәяләр Тискәре бәяләр Совет заманында Столыпин эшчәнлеге тәнкыйтьләнә һәм начар бәяне бирелә: 1907 елда Столыпин "өченче июнь түнтәрелеше" ясаган, кискен сәясәтен үткәрә башлый, "асып үтерүче" дип йөртелә. Столыпин галстугы (асып үтерүче) гыйбәрәсе танылган.

Шулай ук либераль эшлеклесе Дмитрий Шипов 1908 елда Столыпинны ирекләрне кыскарту өчен тәнкыйтьли.

Кайбер тарихчылар буенча Столыпин башлаган аграр реформа күбесенчә алпавытлар, эре җир биләмәләрен милекчеләр файдасына үткәрелгәнгә күрә крестьяннар җир мәсьәләсе чишелмәгән калган һәм Россия инкыйлабына китерә. Сул карашлы көчләр (эсерлар, аеруча бәлшәвикләр) җир мәсьәләсен тиз альтернатив чишүне - алпавытлар җир биләмәләрен крестьяннар арасында бүлүне тәкъдим итәләр, һәм крестьяннар тарафыннан якланып, хакимияткә киләләр.

Уңай бәяләр Монархистлар һәм кайбер либераллар Столыпин эшчәнлегенә уңай бәяне бирәләр. Хәтта Горячкин Харбин шәһәрендә 1928 елда "Беренче рус фашисты" китабын чыгара, китапта Столыпин белән Муссолини һәм Гитлер чагыштырыла. Рус фашистлар Харбинда Столыпинны үз юлбашчысы булып санаган. Күбесе рус милләтчеләре, уң оешмалар, шул исәптә язучы Солженицын Столыпинны бик хөрмәтли. Патшалыкны сөючеләр Столыпинны - соңгы монархиянең яклаучысы дип йөртә.

Канатлы сүзләр

Столыпин әсәрләре Столыпин П. А. Нам нужна Великая Россия...: Полное собрание речей в Государственной думе и Государственном совете. 1906—1911 / Предисл. К. Ф. Шацилло; Сост., коммент. Ю. Г. Фельштинского. — М.: Молодая гвардия, 1991. — 416 с. — (Звонница; Антология русской публицистики). — 100 000 экз. — ISBN 5-235-01576-2 (в пер.) Истәлек

Сарытауда, Славгородта, Краснодарда һәм Мәскәүдә һәйкәлләр. (Киевта 1911 елда куелган, 1917 елда бетерелгән; Сембердә 1913 елда куелган, 1917 елда бетерелгән) Столыпин исемен Идел буе идарә итү институты (Сарытау), Омск дәүләт аграр университеты һәм Сембер дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе йөртәләр

Сылтамалар Фонд изучения наследия П. А. Столыпина. Информационный портал Минкомсвязи РФ к 150-летию со дня рождения П.А. Столыпина Конкурс проектов памятника П. А. Столыпину в Москве Реформы П. А. Столыпина (видеурок, программа 9 класса) Столыпин без маски Усадьба Середниково — биография и фотографии П. А. Столыпина Троцкий Л. Кровожадный и бесчестный (О Столыпине) Логинов В. Т. «Столыпинские итоги» Покровский М. Н. Глава X. Столыпинщина. // Русская история в самом сжатом очерке. — Ч. III: Двадцатый век. — Вып. 1: 1896—1908 гг. — , 1931. — С. 328—355 П. А. Столыпин: Дар державного служения..

Төркем:Россия дәүләт эшлеклеләре Төркем:Россия икътисадчылары Төркем:Россия империясе хөкүмәт башлыклары Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар