Хатынь () - Беларусияның юк ителгән торак пункт, Бөек Ватан сугышы мемориаль комплексы. Хатынь үтереше
Совет партизаннары тарафыннан берничә алман хәрбие үтерелүе өчен җәзалау операциясе буларак, 1943-нче елның 22-нче мартында бу авылны Өченче рейх фашистларының Dirlewanger Waffen-SS махсус башкисәрләр һәм украин коллабораниционист милләтчеләреннән торган 118-нче Schutzmannschaft батальоннары басып ала. Партизаннарга булышуда гаепләп, авылның 149 кешесен (шуларның 75е балалар) әвен сараена биклиләр, аңа бензин сибеп, ут төртәләр, кешеләрне тереләй утта яндыралар.. 149 кеше тереләй утта яна, көя.
Шушы урында хәзер элеккеге 26 йорт урынына 26 морҗа гына тырпаеп тора. Һәр морҗада кыңгырау эленгән.
Сугыш чорында нигезенә кадәр яндырылган 185 авылның изге туфрагы Хатыньга китерелгән. Авыл туфраклары янәшә казылган 185 кабергә күмелгәч, Хатынь авыллар каберлегенә әверелә. Бүгенге үле Хатынь — авыллар каберлеге булып санала. Чөнки бу урында хәзер кара морҗалар йортлар-һәйкәлләр булып калыккан.
Галерея
Чыганаклар Һәйкәлләр нәрсә хакында сөйлиләр?
Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Беларусия музейлары Төркем:Беларусиянең юкка чыккан торак пунктлары Төркем:Җәзалау урыннары Төркем:Мемориаль комплекслар Төркем:Минск өлкәсе