Хелм (, , ) — Польшаның Люблин воеводалыгының составына керүче шәһәр.
Халык саны — 66 362 кеше (2011).Ludność w gminach. Stan w dniu 31 marca 2011 r. - wyniki spisu ludności i mieszkań 2011 r.
География Шәһәр, Польшаның көньяк-көнчыгышында, Украина белән чигеннән 25 километр көнбатышрак урнакан. Тарих
XIII гасыр башында Даниил Галицкий тарафыннан Галич-Волын кенәзлеге хакиме резиденциясе буларак нигезләнгән.
XIV гасырда Польша составына күчә. 1392 елдан шәһәр статусын йөртә.
1795—1809 елларда — Австрия составында, 1815 елда — Россия империясе составында; 1912—1917 елларда — Холм губернасы үзәге. 1918 елда Польша составына күчә.
1940 елның 8 октябрендә алман гаскәрләре шәһәрне басып алалар; 1944 елның 22 июльдә Кызыл армия гаскәре тарафыннан азат ителә.
1975—1988 елларда Польшаның Хелм воеводалыгы үзәге.
Халык
1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=168 2001http://www.stat.gov.pl/cps/rde/xbcr/gus/nsp2002_tabl4.xls 2011 18 452 68 909 66 362
Милли состав (2001): поляклар — 99,0 %.
Кардәш шәһәрләр Ковель Любомль Морле Утена Ноксвилл Зинделфинген Галерея
Искәрмәләр
Төркем:Люблин воеводалыгы шәһәрләре