Зиннәт Ибәт улы Моратов () – совет партиянең эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче татар милләтле беренче сәркатибе (1944—1957).http://zurkeshe.livejournal.com/54616.html Тәрҗемәи хәл Зиннәт Моратов Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Яңа Калмаш авылында (хәзер Башкортстанның Чакмагыш районына карый) дөньяга килгән.
1920—1926 елларда ремонт эшчесе, Тум тимер юлында йөкче, 1927—1930 елларда — Казандагы рабфак, Ленинград политехника институтының студенты.
Ленинград су транспорты инженерлары институты укытучысы, Кызыл профессура инстуты тыңлаучысы (1930-1933), Омск тимер юлы идарәсенең партком сәркатибе һәм политбүлек секторы башлыгы (1933-1935), партия курслары, Үзәк тимер юл транспорты политэшчеләрнең партия курсларының башлыгы (1935-1941), БКП(б) ҮК карамагындагы партия контроле комитетының җаваплы котролёры (1942), ҮК карамагындагы партия контроле комитетының Киров өлкәсе буенча вәкиле (1943).
1944—1957 елларда — КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе һәм бер үк вакытта партиянең Казан шәһәр комитетының сәркатибе (1944—1950). 1957 елда пенсияга чыккан.http://www.socialsciences.manchester.ac.uk/disciplines/politics/research/SovietProvinces/archive/Tambov-to-Cheliabinsk.pdf
1988 елда вафат булган. Гаилә Улы — Раднэр Моратов — күренекле совет актёры, РСФСР атказанган артисты (1986). Тышкы сылтамалар http://www.rusarchives.ru/guide/cgaipd_rt/p1.shtml
Искәрмәләр
Төркем:КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатипләре Төркем:ССРБ Югары Шурасының Берлек Шурасында ТАССРдан депутатлар Төркем:СБКФ ҮК әгъзалары