Гаруз (, ) — кануннарга нигезләнгән гарәп-фарсыларда һәм төрки халыкларда таралыш алган шигърият гыйлемеАруз dic.academic.ru. Гарәпләр тарафыннан ул "Шигърият гыйлеме" (, ) дип күп очракта исемләнәAn algorithm for the detection and analysis of arud dergipark.org.tr. Татар халкы Урта гасырлар шигъриятенең күпчелек үрнәкләре гаруз метрында иҗат ителгәнЗамалиев А.М. Татарское стихосложение: типологические и национальные особенности: диссертация ... кандидата филологических наук: 10.01.02 / А.М. Замалиев. – Казань, 2011. - С.134. Тарих
Гаруз шигырь системасы беренче булып күчмә гарәпләрдә барлыкка килә. Системаның теоретик нигезләре VIII гасырда борынгы гарәп әдәбият галиме һәм филологы тарафыннан "Гаруз" (, ) китабында тасвирланаФәттахов И.Ф. Әдәбият теориясе нигезләре. - Казан, 2014. - Б.124.. Китап бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. Әкренләп гаруз таҗик-фарсы классик шигъриятендә киң таралыш алган, әмма анда таҗик-фарсы теле зәвыкларына яраклаштырылган. X-XII йөзләрдә гаруз кануннарында Гомәр Хәйямнең шигырьләре һәм Фирдәүсинең "Шаһнамә"се барлыкка киләЗамалиев А.М. Татарское стихосложение: типологические и национальные особенности: диссертация ... кандидата филологических наук: 10.01.02 / А.М. Замалиев. – Казань, 2011. - С.135.
Төрки гаруз XI гасырда фарсы шигърияте йогынтысында төрки гаруз формалашуы башлана. Гомумтөрки дөньясындагы беренче гаруз кануннарына нигезләнеп язылган әсәр караханидлар шагыйре Йосыф Баласагуниның "Котадгу белег" (Игелекле белем) әсәре булуы фараз. Төрки гаруз XIV-XV йөзләрдә киң таралыш ала: Саккаки, , , Әлишер Нәвои, иҗатында кулланыла. Идел буе регионында төрки гаруз кануннарында беренче булып Котбның "Хөсрәү вә Ширин", Хәрәзминең "Мәхәббәтнамә", Хисам Кятибның "Җөмҗөмә солтан", Сәйф Сараиның "Гөлестан бит-төрки", "Сөһәел вә Гөлдерсен" әсәрләре иҗат ителәЗамалиев А.М. Татарское стихосложение: типологические и национальные особенности: диссертация ... кандидата филологических наук: 10.01.02 / А.М. Замалиев. – Казань, 2011. - С.136.. Төрки гаруз бәхерләрендә иҗат ителгән киң талалган әсәрләрнең берсе "Кисекбаш" китаби дастаны.
Казан ханлыгы чорында Мөхәммәдьярнең "Төхфәи-мәрдан" (Егетләр бүләге) һәм "Нуры содур" (Күкрәкләр нуры) әсәрләре, Кол Шәрифнең һәм Өмми Камалның аерым шигырьләре дә төрки гаруз традициясенә карый.
Утыз Имәни, Әбелмәних Каргалый, Һибатулла Салихов, Габделҗаббар Кандалый, Шәмсетдин Зәки, Гали Чокрый, Акмулла әсәрләре аша төрки гарузның борынгы традицияләре Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич иҗатында дәвам таба.
Тасвирлама
Гарузда ике төркем иҗек кулланыла: озын (—) һәм кыска (U) иҗекләрЗамалиев А.М. Татарское стихосложение: типологические и национальные особенности: диссертация ... кандидата филологических наук: 10.01.02 / А.М. Замалиев. – Казань, 2011. - С.137-138..
Гарәб-фарсы гарузыТөрки гарузСөкүн хәрефАфаил (вәзеннәр) ахырына туры килгән ачык иҗекләрОзын иҗекАфаил (вәзеннәр) ахырына туры килгән ачык иҗекләрозын әйтелешле сузыклар—Тартык авазга тәмамланучы ябык иҗекләрТартык авазга тәмамланучы ябык иҗекләрХәрәкәле хәрефСузык авазга тәмамланучы иҗекләрКыска иҗекСузык авазга тәмамланучы иҗекләр 2. Иҗекләр нигезендә 8 афаилләр, ягъни "вәзен төрләре", төзеләЗамалиев А.М. Татарское стихосложение: типологические и национальные особенности: диссертация ... кандидата филологических наук: 10.01.02 / А.М. Замалиев. – Казань, 2011. - С.146:U — — فعولن [faʿūlun]
— U — فاعلن [fāʿilun]
U — — — مفاعيلن [mafāʿīlun]
— U — — فاعلاتن [fāʿilātun]
— — U — مستفعلن [mustafʿilun]
— — — U مفعولات [mafʿūlātu]
U — U U — مفاعلتن [mufāʿalatun]
U U — U — متفاعلن [mutafāʿilun]3. Афаилләр тоташуы нигезендә төп бәхер-үлчәмнәр (метрлар) барлыкка килә.
Гаруз үлчәмнәре №Бәхер-үлчәмнәрТафаилләрСхемаАчыклама1الطويل Әт-тавилفعولن مفاعيلن \ فعولن مفاعيلنU — — / U — — — / U — — / U — — —طويلٌ له دون البحور فضائلٌ فعولن مفاعيلن فعولن مفاعلن2المديد Әл-мәдидفاعلاتن فاعلن \ فاعلاتن فاعلن— U — — / — U — /— U — — / — U —لمديد الشعر عندي صفاتُ فاعلاتن فاعلن فاعلاتن3البسيط Әл-бәситمستفعلن فاعلن \ مستفعلن فاعلن— — U — / — U —/— — U — / — U —إن البسيط لديه يبسط الأملُ مستفعلن فاعلن مستفعلن فعلن4الوافر Әл-вафирمفاعلتن مفاعلتن فعولنU — U U — / U — U U — / U — —بحور الشعر وافرها جميل مفاعلتن مفاعلتن فعولن5الكامل Әл-камилمتفاعلن \ متفاعلن \ متفاعلنU U — U — / U U — U — / U U — U —كمل الجمال من البحور الكامل متفاعلن متفاعلن متفاعلن6الهزج Әл-һазәҗمفاعيلن \ مفاعيلن \ مفاعيلنU — — — / U — — — / U — — —على الأهزاج تسهيل مفاعيلن مفاعيلن7الرجز Әр-рәҗәзمستفعلن \ مستفعلن \ مستفعلن— — U — / — — U — / — — U —في أبحر الأرجاز بحرٌ يسهل مستفعلن مستفعلن مستفعلن8الرمل Әр-рамәлفاعلاتن \ فاعلاتن \ فاعلاتن— U — — / — U — — / — U — —رمل الأبحر ترويه الثقات فاعلاتن فاعلاتن فاعلاتن9السريع Әс-сари'مستفعلن مستفعلن مفعولات— — U — / — — U — / — — — Uبحرٌ سريع ماله ساحل مستفعلن مستفعلن فاعلن10المنسرح Әл-монсарихمستفعلن مفعولات مستفعلن— — U — / — — — U / — — U —منسرح فيه يضرب المثل مستفعلن مفعولات مفتعلن11الخفيف Әл-хәфифفاعلاتن مستفعلن فاعلاتن— U — — / — — U — / — U — —يا خفيفاً خفّت به الحركات فاعلاتن مستفعلن فاعلاتن12المضارع Әл-мозари'مفاعيلن فاعلاتن مفاعيلنU — — — / — U — — / U — — — تعدّ المضارعات مفاعيلُ فاعلاتن13المقتضب Әл-мокта́забمفعولات مستفعلن مستفعلن— — — U / — — U — / — — U — اقتضب كما سألوا مفعلات مفتعلن14المجتث Әл-мөҗтассمستفعلن فاعلاتن فاعلاتن— — U — / — U — — / — U — —أن جثت الحركات مستفعلن فاعلاتن15المتقارب Әл-мөтәкарибفعولن \ فعولن \ فعولنU — — / U — — / U — —عن المتقارب قال الخليل فعولن فعولن فعولن فعول16المتدارك Әл-мөтәдәрикفاعلن \ فاعلن \ فاعلن \ فاعلن— U — / — U — / — U — / — U — حركات المحدث تنتقل فعلن فعلن فعلن فعل
Татар шигъриятендә Татар шигъриятендә иң кулланган бәхер-үлчәмнәр булып рамәл белән һазәҗ һәм алардан кала өлешчә рәҗәз белән мөтәкариб санала. Афилләргә музыкаль басымнар хас. Алар рамәл бәхерендә беренче иҗеккә, һазәҗ бәхерендә икенче иҗеккә куела.
1. Рамәл бәхеренә мисалДулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007, С.58. (калын шрифт белән кыска иҗекләр күрсәтелгән, музыкаль басымнар ' белән күрсәтелгән):
И́ туган тел! | Һә́рвакытта | я́рдәмең бер=лә́н синең,
Ке́чкенәдән | а́ңлашылган | ша́тлыгым, кай=гы́м минем.
Габдулла Тукай, "И туган тел".2. Һазәҗ бәхеренә мисалЗамалиев А.М. Татарское стихосложение: типологические и национальные особенности: диссертация ... кандидата филологических наук: 10.01.02 / А.М. Замалиев. – Казань, 2011, С.141:Күзе́ңне йом, | кирә́кмәс, кыйл=ма тә́дбир,
Мөка́тдәрдә | язы́лган шуй=лә тә́къдир.
Мәҗит Гафури, «Тәкъдир”
Чыганаклар
Аруз // Словарь литературоведческих терминов / Ред.-сост.: Л. И. Тимофеев и С. В. Тураев. — М.: «Просвещение», 1974. — С. 22. — 509 с. — 300 000 экз. Бакиров М.Х. Татарский фольклор: монография / Марсель Бакиров – Казань : Ихлас, 2012. – 399 с.; ISBN 978-5-904736-22-4. Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - ISBN 5-85401-082-8. Замалиев А.М. Татарское стихосложение: типологические и национальные особенности: диссертация ... кандидата филологических наук: 10.01.02 / А.М. Замалиев. – Казань, 2011. Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. Фролов Д. В. Классический арабский стих. М.: Наука, 1991.
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз
Татар әдәбияты Татар шагыйрьләре "Шаһнамә"
Төркем:Гарәп мәдәнияте Төркем:Шигърият Төркем:Шәрык әдәбияты