Павел Фәхертдинов, Павел Марат улы Фәхертдинов, Павел Маратович Фахртдинов (1982 елның 30 мае, СССР, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Электросталь) ― россияле шагыйрь, музыкант, автор-башкаручы. «Проект ХБ» төркеменә нигез салучыларның берсе, «Необарды» квартеты әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1982 елның 30 маенда Мәскәү өлкәсе Электросталь шәһәрендә татар-рус гаиләсендә туган. Әтисе Марат Әнвәрша улы (1958 елгы) шулай ук автор-башкаручы, автор-башкаручылар клубы белән җитәкчелек иткән, әнисе фольклор-этник ансамбль солисты булган. Павел Марат улы 2004 елда Маймонид исемендәге дәүләт классик академиясенең () юридик факультетын тәмамлаган.

Берничә музыкаль фестиваль, шул исәптән автор-башкаручыларның () лауреаты.Грушинский фестиваль — Лауреаты и дипломанты Грушинских Фестивалей Төрле әдәби, музыкаль һәм әдәби-музыкаль чараларда һәм проектларда, шул исәптән «Тынычлыкның яратылышы» () фестивалендә (2010 елның 26 июне, Казан) катнашучы. 2001 елдан даими катнашучысы, «Как бы фест» фестивале катнашучысы. «Baikal-live» арт-фестиваленең берничә тапкыр хедлайнеры (Байкал, Иркутск). 2004 елда «Ике фәрештә» () спектакленә музыка язган (Андрей Платонов хикәяләре буенча Александр Минаев пьесасы).

Дискография 2004 — Два ангела (спектакльгә музыка һәм җырлар) 2005 — Выходи на улицу 2008 — Предполётная (Павел Фахртдинов Сотоварищи) 2009 — ПовтВоренье 2011 — Долго в воде, потом раз — и выныриваешь! (Павел Фахртдинов Сотоварищи) 2013 — Формация (Павел Фахртдинов һәм Jazzband Jim Beam) 2015 — XYZ (Проект ХБ кысаларында) 2017 — Родина (Проект ХБ кысаларында) 2018 — Время хайпа (Проект ХБ кысаларында) 2020 — Нет страха 2022 — Песни Эдгара По (Проект ХБ кысаларында)

Уңышлары 2002 ― IV Халыкара «Петербург аккорд-2002» автор җыры фестивале лауреаты ― «Җырчы-солистлар» номинациясендә 2003 ― XXX Грушин фестивале лауреаты ― «Башкаручылар» номинациясендә 2006 ― «Икенче канал» () фестивале лауреаты ― «Шигърият» номинациясендә 2021 ― Павел Фәхертдинов катнашкан «Необарды» квартеты – «Йолдызлы билет» () халыкара әдәби-музыкаль премиясе иясе ― «Музыка» номинациясендә (Аксенов-фест, 2021, Казан)

Башка башкаручылар белән хезмәттәшлек 2013 елда Иркутскида, фестивалендә чыгыш ясаганнан соң, Олег Медведев һәм Михаил Башаков белән берлектә Иркутск башкаручысы Руслан Бажин (җыр тексты авторы) истәлегенә «Җәйгә бишек җыры» клибы () яздырыла.

2011 елда Алексей Вдовин һәм Максим Демидов белән берлектә Проект ХБ төркемен оештыра, соңрак төркемгә Дмитрий Дубров ( проекты җитәкчесе) кушыла.

2020 елда COVID-19 пандемиясе вакытында (Роман Луговых), һәм белән квартет булып чыгыш ясый башлый. Берникадәр вакыттан соң ансамбль дип атала. «Необарды» ансамбле ― берничә музыкаль фестиваль, шул исәптән автор-башкаручыларның () лауреаты.

Искәрмәләр

Сылтамалар // World Online Fest. 18 ноября 2020.

Төркем:Россия җырчылары Төркем:Автор-башкаручылар Төркем:Грушин фестивале лауреатлары