Олег Сорокин, Олег Геннадий улы Сорокин (, 1995 елның 16 гыйнвары, РФ, ТР, Мамадыш районы, Мамадыш — 2022 елның 26 марты, Украина) — россияле хәрби хезмәткәр, гвардия өлкән лейтенанты, Көнбатыш хәрби округы 6нчы гомуми гаскәр армиясенең хәрби-сәяси эш буенча рота командиры урынбасары. Россиянең Украина җирләрендә алып барган хәрби хәрәкәтләрендә катнашучы, Россия Федерациясе Герое (2023, үлгәннән соң). Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты (2025, һәлак булганнан соң). Тәрҗемәи хәле 1995 елның 16 гыйнварында Татарстанның район үзәге Мамадыш шәһәрендә хәрби гаиләсендә туган. Әтисе – Геннадий Николаевич (Мамадыш районы хәрби комиссары булып эшләгән), әнисе – Светлана Владимировна. 2013 елда Олег академик К. Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче лицейны МБОУ "Лицей №2 им. ак. К.А. Валиева г. Мамадыш" тәмамлаган. Аннары курсант булып укырга кергән. Укуны тәмамлагач, лейтенант хәрби дәрәҗәсе бирелгән, алга таба хәрби хезмәт үтү өчен Көнбатыш хәрби округына, 6нчы гомуми гаскәр армиясенә җибәрелгән. Россиянең Украина җирләрендә алып барган хәрби хәрәкәтләрендә катнашучы. 2022 елның 25 февралендә бер БМП-2 һәм ун хәрбине юк иткән. Икенче көнне сугышта өлкән лейтенант оборонаны оста оештыра, шуның ярдәмендә подразделение тәүлек буе дошман һөҗүмен туктаткан. Биш пехота машинасы һәм 15 хәрби юк ителгән. Сохранил 200 жизней: лейтенанту из Мамадыша присвоили звание Героя России. АиФ Казань, 7.05.2023 2022 елның 26 мартында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Россия матбугаты белдерүенчә, Сорокин башка офицер (командиры ― гвардия өлкән лейтенанты Петров) белән бергә, чигенгәндә 200ләп сугышчыны каплап тора, шуның белән аларның гомерләрен коткара. 2023 елның 8 июнендә Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә христиан зиратында җирләнгән. Анна Лисина. В Мамадыше простились с погибшим на Украине Олегом Сорокиным. «Нократ», 8.06.2022 Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2023 елда 23 мартында Россия Федерациясе Президентының «ябык» (яшерен) указы белән, «хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән шәхси батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен» гвардия өлкән лейтенанты Олег Геннадьевич Сорокин Россия Федерациясе Герое исеменә лаек була. Герой Российской Федерации Сорокин Олег Геннадьевич. Герои страны 2023 елның 4 маенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында барган тантанада «Алтын Йолдыз» медален хәрбинең әти-әнисенә тапшырган. Махсус операциядә һәлак булган Мамадыш кешесенә үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Татар-информ, 7.05.023 2025 ― Шәйхи Маннур исемендәге премия ― «До встречи заре!» (2022), «Мне по вкусу этот мир» (2023), «Я мчался домой…» (2024) китаплары өченШәйхи Маннур исемендәге премия лауреатлары билгеле. Татарстан Язучылар берлеге Хәтер Мамадышның академик К. Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче лицей диварына мемориаль такта беркетелгән. Мамадышта бер урам Олег Сорокин хөрмәтенә аталачак. Геройлар Аллеясында офицер бюсты урнаштырылачак. Искәрмәләр

Сылтамалар Герой Российской Федерации Сорокин Олег Геннадьевич. Герои страны Төркем:Россия Федерациясе Каһарманнары Төркем:2022 елгы Украина бәрелешләрендә үтерелгән Россия хәрбиләре Төркем: Мәскәү югары хәрби команда училищесын тәмамлаучылар Төркем:Шәйхи Маннур премиясе лауреатлары