Эдуард Багиров, Эдуард Исмаил улы Багиров (; 25 октябрь 1975, Мары — 12 апрель 2023, Мәскәү) — Россия язучысы, кинодраматург, сәяси консультант, политтехнолог, радио алып баручы.

Тормыш һәм карьера Багиров 1975 елның 25 октябрендә Төрекмәнстанның Мары шәһәрендә әзәрбайҗан әтисе һәм рус әнисе гаиләсендә туган. Балигъ булганчы Төрекмәнстанда яши. Ашкабад хәрби частька чакырылган. Ике айдан соң Россиягә дезертирлык иткән. 1994 елның гыйнварыннан Мәскәүдә яши. Шул ук елда РСФСР Җинаять кодексының 144 статьясының 2 өлеше буенча хөкем ителгән, Россия төрмәсендә җәзасын үткән. Җәзасын үтәгәннән соң Түбән Новгород өлкәсенә килгән (Түбән Новгород өлкәсендә аның әнисе туган җире урнашкан). Бер елдан да кимрәк вакыттан соң Мәскәүгә кайта һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. 2001 елда Мәскәү дәүләт су транспорты академиясенең юридик факультетына укырга керә һәм озак укымый.

Ул 2002 елда башланган язучы карьерасын 2023 елда вафат булганчы дәвам иткән. Ул Әзербайҗан язучылар берлеге әгъзасы булганSurse neoficiale: Baghirov reținut la Chișinău unimedia.info; Accesat la 16.06.2011. 2007 елда аның «Гастарбайтер» китабы чыга, анда ул үз тормышыннан өзекләргә һәм чит илләрдә эшләүче кешеләрнең проблемаларына кагыла.

2012 елгы сайлауларда президентлыкка кандидат Владимир Путинның ышанычлы кешесе була . 2016 елгы парламент сайлауларында «Россия Патриотлары» партиясеннән катнашкан. 1042 тавыш җыйган.

Иҗади эшчәнлеге башында Багиров үзенең социаль челтәрләрендә руслар турында начар фикерен белдерәhttps://web.archive.org/web/20050218044906/https://udaff.com/print/creo/39234.htmlhttps://web.archive.org/web/20070706034830/http://udaff.com/music/39163.html Ебучий говнорок. Серия «Музыкальный обоср», часть 1https://web.archive.org/web/20120203014730/http://bagirov.livejournal.com/377174.html О дебилахhttps://web.archive.org/web/20120210013412/https://bagirov.livejournal.com/362704.html Навеяло ужином на побережье Джимбарана. Бу һәм башка шундый ук сүзләр өчен Максим Марцинкевич тарафыннан һөҗүмгә дучар була. Конфликт язмасы интернетта барРусофоб Эдуард Багиров и Максим Тесак Марцинкевич.

Соңрак Багиров үз сүзләрен яшерер өчен онытылу хокукыннан файдалана.

Искәрмәләр

Төркем:Россия язучылары Төркем:Россия драматурглары Төркем:Россия эшмәкәрләре Төркем:Азәрбайҗан язучылары Төркем:Җинаятьчеләр