Смиловичи мәчете () ― Беларусиянең Минск өлкәсе Червень районы Смиловичи шәһәр бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Яңа бинасы 1996 елда ачылган.
2009 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, Смиловичида 100 татар гаиләсе яшәве исәпкә алынган (бистә халкының 2,15 % ы).
Тарих XIV―XVI гасырларда бүгенге Смиловичи читендә татарлар урнаша, Татар бистәсе барлыкка килә. Бер версия буенча, Смиловичи исеме Смил (Аллаһы барысын да ишетә) сүзеннән килеп чыккан. Таццяна Лазоўская. Роднаму краю часцінку душы прысвячаю // Звязда. — 2013. — 31 ліпеня (№ 140 (27505)). — С. 6.
Татар җәмгыяте безнең көннәргә кадәр сакланган. Сугыштан соңгы чорда Смиловичида барлыкка килүгә бәйле рәвештә, шулай ук Башкортстаннан чыккан кешеләр дә яши.
Смиловичи авылында (1963 елдан шәһәр бистәсе) беренче агач мәчет 1880-еллардан эшләгән. 1930 елда ул җимерелгән. Мечеть в Смиловичах
1994 елда оешкан Беларусия мөселманнарының дини берләшмәсе ярдәме һәм танылган иҗтимагый һәм фәнни эшлекле, Беларусия мөселманнары мөфтиенең элеккеге урынбасары Ибраһим Канапацкий (1949―2005) тырышлыгы белән 1996 елда мәчетнең яңа кирпеч бинасы төзелгән. Летняя школа историков: Смиловичи Мәчеттә гыйбадәтләрне Смиловичида туган Ибраһим Канапацкий, гадәттә, үзе үткәргән.
Тасвирлама
Ике катлы бина ак кирпечтән төзелгән, аның башында ярымай куелган гөмбәз―манара тора. Мәчет диварларында гарәп телендә Коръәннән аятьләр язылган.Некаторыя беларускія гарады і вёскі можна назваць сапраўднымі этнічнымі выспамі
Мәчеттә намазлар җомга көннәрендә генә үткәрелә. Кечкенә мәхәллә көн саен гыйбадәтләр үткәрү мөмкинлеген бирми. Мәчетнең имамы Руслан Абү Әхмәт бирегә 27 км ераклыктагы Минскидан килә (гадәти тормышта ул эшмәкәр, кечкенә азык-төлек кибете бар). Мінская вобласць стала другім домам для прадстаўнікоў многіх нацыянальнасцяў. Белтэлерадыёкампанія, 15.12.2013
Смиловичиның хәзерге татар җәмгыятендә йөздән артык гаилә исәпләнә.
Искәрмәләр
Сылтамалар Смиловичи. globustut.by Моны да карагыз Беларусиядә ислам Ибраһим Канапацкий Төркем:Беларусия мәчетләре Төркем:Смилавичы