Ирек Мәгасумов, Ирек Илдус улы Мәгасумов (Ирек Ильдусович Магасумов; 1988 елның 27 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш) ― Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрбие, подполковник (2022), Россия Федерациясе Каһарманы (2023; 26.06.2024 хәрби суд карары нигезендә дәрәҗәсеннән мәхрүм ителгән)Елена Фенина. Суд отправил Героя России из Татарстана Ирека Магасумова в колонию на 11 лет. Татар-информ, 26.06.2024. Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашучы. Тәрҗемәи хәле 1988 елның 27 апрелендә Мамадышта туган. Ирек ― гаиләдә бердәнбер бала. Яшүсмер чагында (2002 елда) әтисе Илдус каты авырудан вафат булган, әнисе һәм бабасы тәрбиясендә үскән. Әнисе Нәзирә Габделбәр кызы балалар сәнгать мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшли, мәктәп территориясен чәчәкләр белән бизи. Ирек Илдус улы Мамадышның 1нче урта мәктәбен тәмамлаган (башта татар классында, соңгы ике классны биредә рус классында укыган). Алга таба хәрби училищега керү өчен спорт белән ныклап шөгыльләнә (авыр атлетика, йөгерү, волейбол). Мәктәптән соң Казан танк училищесына укырга кергән.Альфред Мухаметрахимов. «Как не запомнить такого человека»: мамадышцы о Герое России Иреке Магасумове. БИЗНЕС Online, 5.08.2023 Анда бер ел укыгач, Советлар Союзы Маршалы К. К. Рокоссовский исемендәге (ДВОКУ, Амур өлкәсе Благовещенск шәһәре) күчә һәм әлеге хәрби уку йортын кызыл диплом белән тәмамлый. Ирек Мәгасумов Кемерово өлкәсенә, Юрга шәһәренә, (хәрби часть 21005) хезмәт итәргә җибәрелә.Александр Левчук. Военнослужащий из Кузбасса получил от Путина звание. ngs42.ru, 3.08.2023 2021 елда майор ярты елга Воронежга хәрби өйрәнүләргә китә. Беренче көннәреннән үк (2021 елның 24 февраленнән) Россиянең Украина җирендәге махсус хәрби операциясендә катнаша. 12 июньдә чираттагы хәрби дәрәҗәне ― подполковник дәрәҗәсен ала. Светлана Ханова. Мама подполковника Ирека Магасумова: «Сын не разрешает мне плакать». «Нократ», 18.10.2022 2022 елның июлендә тәмамланган «Лисичанск казанын томалау» операциясендә «Центр» («Отважные») группировкасы (командующий генерал-полковник Александр Лапин) составында нефть заводын һәм Белогоровка штб алу өчен барган сугышларда катнаша. Военные рассказали, как замыкался "лисичанский котел". РИА Новости, 05.07.2022 РФ Президентының 2023 елның 13 июлендәге Указы белән махсус операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен Россия Федерациясе Каһарманы исеме бирелгән.Военный из Кузбасса стал Героем России за мужество, проявленное в ходе СВО. АиФ Кузбасс, 03.08.2023 Хөрмәтләү Мамадышта Герой исеме алган якташлары хөрмәтенә урамга исем бирергә, ул укыган 1нче мәктәп янында (Азин урамы, 10) МБОУ "СОШ №1 г.Мамадыш" бюст һәм мемориаль такта урнаштырырга планлаштыралар. Әнисе Нәзирә Габделбәр кызы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. О Герое России Иреке Магасумове. Типичный Чистополь Вконтакте, 5.08.2023 Бүләкләре, мактаулы исемнәре Өч ― күрсәткән батырлыгы һәм профессиональлеге өчен 2023 ― Россия Федерациясе КаһарманыПутин лично наградил участника спецоперации из Татарстана Ирека Магасумова. Татар-информ, 2.08.2023 медальләр Гаиләсе Кемерово өлкәсе Юрга шәһәрендә өйләнгән. Хатыны Анна, кызы Эмилия. Кемерово өлкәсендә яшиләр. Кеше үтерүдә гаепләнү 2023 елның 11 августында Луганскида Россия гражданкасы булган 18 яшьлек кыз пуля ярасыннан «ашыгыч ярдәм» машинасында вафат була. Бу вакыйгада Ирек Мәгасумовны гаеплиләр. Тикшерү версиясе буенча, подполковник Мәгасумов аны очраклы рәвештә исерек хәлдә атып үтергән. 2023 елның августында аны кулга алалар һәм тикшерү изоляторына (СИЗО) җибәрәләр. «Россия Герое» статусы мондый очракларда мөһим роль уйнамый «Ул – безнең өчен барыбер герой»: Кеше үтерүдә гаепләнгән Ирек Мәгъсүмов эше ничек бара? Интертат, 10.10.201. 2024 елның 23 апрелендә Луганск Халык Республикасы хәрби судында Герой эше буенча суд процессы башланган. Гаепләнүче үз гаебен катгый рәвештә кире кагаЕлена Фенина. В Луганске стартовал суд над Героем России из Мамадыша Иреком Магасумовым. Татар-информ, 23.04.2024. 2024 елның 26 маенда Луганск Халык Республикасы Хәрби суды Ирек Мәгасумовны 11 елга катгый режимлы колониягә озату һәм Россия Герое исеменнән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарган. Хәрби дәрәҗәсен (подполковник) һәм Батырлык орденын калдырганнарЕлена Фенина. «Пистолеттан Паша аткан»: элек Россия Герое булган Ирек Мәгъсүмовның язмышы хәл ителде. Татар-информ, 1.07.2024. Ул төрмәдә озак утырмаган, бер ел тикшерү һәм суд узгач, янә Украинага сугышка киткән, элек үзе хезмәт иткән хәрби бүлекчәгә батальон җитәкчесе булып кайтканСтанислав Шемелов. Вернулся командиром, провел допрос пленного: как Магасумов засветился на фронте после приговора. Бизнес-Онлайн, 5.08.2024. Искәрмәләр
Сылтамалар Вячеслав Чешский. История 35-летнего Героя России, в честь которого назовут улицу в Мамадыше, Республики Татарстан. aftershock.news, 6.08.2023
Төркем:РФ Каһарманнары Төркем:Батырлык ордены кавалерлары Төркем:Хәрби казанышлар өчен ордены (РФ) кавалерлары Төркем: Ерак Көнчыгыш югары гомуми гаскәр команда училищесын тәмамлаучылар Төркем:Подполковниклар Төркем:Шәхесләр:Россиянең 2022 елгы Украина хәрби чаралары Төркем:Россия Федерациясе Герое исеменнән мәхрүм ителгәннәр