Бикә Колынчакова, Бикә Исхак кызы Колынчакова (, 1946 елның 11 августы, СССР, РСФСР, Дагстан АССР, Нугай районы, Терекли-Мектеб) ― нугай язучысы, шагыйрә, драматург, публицист һәм тәрҗемәче. Нугай һәм рус телләрендә иҗат ителгән егермеләп китап авторы. Дагстанда нугай телендә чыга торган «Байтирәк» альманахының редакторы. Дагстан АССРның (1985) һәм Россия Федерациясенең (2005) атказанган мәдәният хезмәткәре. Дагстанның халык язучысы (1994). СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1979 елдан). Тәрҗемәче буларак, нугай язучыларының әсәрләрен башка телләргә, Кавказ халыклары язучыларының әсәрләрен нугай теленә тәрҗемә итәБикә Колынчакова. Үкенеч (хикәя). «Казан утлары», 2023, № 8, 142-148нче бит.
Тәрҗемәи хәле 1946 елның 11 августында Дагстан АССР Нугай районы Терекли Мектеб авылында туган. Балачагы һәм яшьлеге уза, соңрак бу еллар авторның күп кенә әсәрләренең нигезенә салына. Буйнакскида хатын-кызлар педагогика училищесын һәм Махачкалада Дагпединститутның математика факультетын читтән торып тәмамлаганнан соң, берничә ел Нугай районының авыл мәктәпләрендә математика укытучысы булып эшли.
Нугай телендә беренче хикәяләре 1967 елда «Шоллик маягы» исемле район газетасы битләрендә һәм еллык альманахта басыла. Әдәбиятка тартылу көчлерәк була бара һәм Мәскәүдәге А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керергә карар итә. Документларын һәм тәрҗемә ителгән хикәяләрен Дагстан Язучылар берлеге үтенече белән бергә конкурс комиссиясенә җибәрә. Иҗади конкурс аша үтүе турында җавап та килә. Әмма әтисе, укырга түгел, кияүгә чыгарга вакыт, дип, кызының Мәскәүдә укуына каршы килә.
Кияүгә чыккач, ире белән Махачкалага күченә һәм 1969 елда филология факультетының көндезге бүлегенә укырга керә Ногайская литература Страны гор. Поэзия Ногая ВКонтакте, 1.02.2015. Шул вакыттан бирле Махачкалада яши.
Иҗаты Дагпединститутта уку елларында ике повесть яза. 1974 һәм 1975 елларда «Бер гаиләдә» һәм «Казбек» повестьлары нугай телендә аерым китаплар булып басылып чыга. Әлеге китаплары буенча автор 1979 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1981―1983 елларда нугай телендә тагын өч китабы дөнья күргән: «Дала тургае», «Шулай да була», «Өлкән апа».
1985―1989 елларда Мәскәүдә рус телендә өч проза китабы («Степной жаворонок», «Улица моего детства», «Поговорим на равных»), шулай ук Махачкалада нугай телендә «Ах, ойларым, ойларым» исемендә шигырьләр китабы басылып чыга.
1985 елда Каракалпакстанда каракалпак телендә «Бишенче бәйрәм» китабы чыга.
Нугай һәм рус телләрендә «Ты помнишь, время?» (1992), «До и после тебя» (1993), «Мое богатство» (1995), «Дыша гармонией нетленной» (1996) китаплары чыга, «Поговорим на равных» (1997) китабы яңадан нәшер ителгән.
«Ак дала кызы» пьесасы Мәскәүдә (ике тапкыр), Киевта һәм Махачкалада басылган, ул , Полтава, Тула, Нукус, Железногорск балалар театрлары (2001) һәм Дагстан дәүләт театрлары сәхнәсендә лак һәм рус телләрендә куела (2006).
2023 елда «Казан утлары» журналында «Үкенеч» хикәясе татар телендә дөнья күргән (тәрҗемәче Рафис Корбан) .
Үзенең чәчмә әсәрләрендә автор кешене гаилә, мәктәп, эш, мәхәббәт һәм нәфрәт белән бәйләп күрсәтә. Язучы әсәр каһарманы образын аеруча уңышлы итеп гаилә мөнәсәбәтләре аша ачуга ирешә. Хикәяләрендә автор чын мәхәббәт һәм горурлык белән үз ата-бабаларының данлы традицияләрен дәвам итүче, арымый-талмый эшләүче дала кешесе образын яңарта. Шигырьләрендә хәзерге җәмгыятьнең әхлакый критерийлары зур урын алып тора, җәмгыятьне борчыган күп кенә мәсьәләләр күтәрелә: патриотик, әхлакый, экологик, дини мәсьәләләр, буыннар дәвамлылыгы, гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләре, җәмгыятьтә хатын-кызның роле, яхшылык һәм явызлык турында фәлсәфи уйланулар««Жизнь и литература». К 70-летию народного поэта РД Бийке Кулунчаковой. Pandia.ru.
Китаплары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1985 – Дагстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре 1988 – Дагстан АССРның С. Стальский исемендәге республика премиясе ― «Улица моего детства» китабы өчен 1994 – Дагстан Республикасының халык язучысы 2005 – Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре 2010 – «Дагстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены Искәрмәләр
Сылтамалар Кулунчакова Бийке Исхаковна. Ногайцы.ру Эльвира Ибрагимова. Расскажу о своей Бийке. «Женщина Дагестана», 2016, № 11-12.
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Нугай язучылары Төркем:Әлифба буенча драматурглар Төркем:XX гасыр драматурглары Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:XXI гасыр язучылары Төркем:Нугай шагыйрьләре Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Дагстан язучылары Төркем:Дагстан шагыйрәләре Төркем:Дагстан драматурглары Төркем:Дагстан педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Дагстанның халык язучылары Төркем:Дагстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен ордены кавалерлары Төркем:Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре