Бу Уфа рәссамы турында мәкалә, Казан рәссамы турында биредә укыгыз
Әмир Мәҗитов, Әмир Миңлевәли улы Мәҗитов (1968 елның 5 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Күгәрчен районы, Югары Саз) ― рәссам, Башкортстанның (2010) һәм Россиянең (2023) атказанган рәссамы, профессор, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының сынлы сәнгать факультеты деканы. 1996 елдан РФ Рәссамнар берлеге, 1995 елдан «Артыш» иҗат берләшмәсе әгъзасы. Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2025). Тәрҗемәи хәле 1968 елның 5 июнендә Башкортстан АССР Күгәрчен районы Югары Саз авылында туган.
1995 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының сынлы сәнгать факультетын (профессор Э. М. Сәетов һәм доцент М. А. Назаров остаханәсе), 1998 елда — Уфа сәнгать институты каршындагы Россия сәнгать академиясе аспирантурасын (педагогы — академик Ә. Ф. Лотфуллин) тәмамлаган.
1999 елдан Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең (2015 елдан институт) рәсем сәнгате кафедрасында эшли, 2000 елдан кафедра мөдире, 2014 елдан рәсем сәнгате факультеты деканы, профессор.
Рәссамның картиналары М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), «Торн» галереясында (Вашингтон, АКШ), Л. Розенблюм музеенда (Тель-Авив, Израиль), Магнитогорск картиналар галереясында, Гөлсабира Хәкимова исемендәге Яр Чаллы шәһәре картиналар галереясында (Татарстан), Ырымбур өлкә сынлы сәнгать музеенда саклана.
Картиналары «Малай» (1992—1996), «Карт һәм тәгәрмәчләр» (1996), «Пәйгамбәр» (1994—2003), «Притчалар» (1995—2003), «Ата» (1997—2000), «Ата-аналарга багышлама» (1995—2000), «Эпос» (1999—2000), «Салават турында» (1997—2004) һ.б.; : «Үрелгән җиһан» (1994—2000), «Сусау» (1995—1997). Картиналары: «Зур балык читлеге» (1986), «Урал-батыр» (1997), «Рәссам-II», (2001—2007), «Агач балы» (2003—2007) һ.б.
Күргәзмәләре 1988 елдан яшьләр, республика, бөтенроссия, халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Хәзерге заман 2023 елда Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Башкортстан Республикасы арасында дуслык элемтәләрен ныгыту проектларында катнашкан. БР Рәссамнар берлеге һәм Нестеров исемендәге Башкорт сәнгать музее башлангычы белән Донецкида ачылган сынлы сәнгать музеена «Якты» (Светлое) картинасын бүләк иткән Лейла Аралбаева. Художник Амир Мазитов пишет историю воинов Башкирии. ИА «Башинформ», 17.11.2023.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1998 ― Шәехзадә Бабич премиясе ― «Чиксез юл» уртак күргәзмә проекты өчен (Җәлил Сөләйманов белән бергә) 2010 – Башкортстанның атказанган рәссамы 2023 – Россия Федерациясенең атказанган рәссамы ― Ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешендә казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Указ Президента Российской Федерации от 23 октября 2023 года № 797 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2025 ― Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе ― «Җир хәтере. Урал көче» рәсемнәр сериясе өченЛейла Аралбаева. В Башкирии стали известны лауреаты премии имени Салавата Юлаева за 2025 год. Башинформ, 9.10.2025 Искәрмәләр
Сылтамалар Художники и искусствоведы, члены РО ВТОО "Союз художников России", Республики Башкортостан ИГА 2013 художники Авторские галереи- Мазитов Амир Минивалиевич Лейла Аралбаева. Художник Амир Мазитов пишет историю воинов Башкирии. ИА «Башинформ», 17.11.2023
Төркем:Күгәрчен районында туганнар Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Башкортстан рәссамнары Төркем:ССРБ рәссамнары Төркем:Россия рәссамнары Төркем:РФ атказанган рәссамнары Төркем:Башкортстанның атказанган рәссамнары Төркем:Шәехзадә Бабич премиясе лауреатлары Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары