«Инвожо» (удмурт теленнән: Көн белән төн тигезлеге) ― 1990 елдан Удмуртия башкаласы Ижевск шәһәрендә удмурт һәм рус телләрендә чыгарыла торган яшьләр иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-сәнгать журналы.
Тарих Журнал Удмурт Республикасы Язучылар берлеге һәм Удмурт Республикасы Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы тарафыннан оештырылган.
2005 елда журнал редакциясендә Россиядә беренче тапкыр фин-угыр халыклары арасында ПЕН-үзәк – Удмурт ПЕН-клубы төзелә, аның әгъзалары булып республиканың танылган кешеләре: Владимир Владыкин, Татьяна Владыкина, Алексей Шепталин, Анатолий Ишмуратов, Юрий Перевозчиков, Петр Елкин, Василий Морозов, Сергей Орлов, Лев Вахитов, Василий Ушаков, күп кенә яшь галимнәр, рәссамнар, язучылар һәм журналистлар тора.
Баш мөхәррирләр 1990—1992 елларда ― Владимир Яковлевич Самсонов (Никвлад Самсонов, 1946―2002) 1992—1999 елларда ― Егор Егорович Загребин (1937―2015) 1999 елдан ― Пётр Михайлович Захаров (1961 елгы)
Уңышлары 2018 елда «Инвожо» «Россиянең Иң яхшы биш этник басмасы – 2018» () конкурсының «Иң яхшы журнал» номинациясендә җиңү яулаган, аның нәтиҗәләре Сочида Бөтенроссия «Вся Россия» матбугат фестивале алдыннан ясалган.
Эчтәлек Журналда, яшь авторларның прозасыннан һәм шигъриятеннән тыш, публицистик һәм тәнкыйди материаллар басыла, мәдәният, сәнгать, этнография мәсьәләләре яктыртыла, фин-угор темасына зур роль бирелә.
«Инвожо» журналы редакциясендә типография һәм нәшрият эшли, анда авторлар хисабына яшь язучыларның аз тиражлы китаплары арзан хакка басыла. Бүгенге көндә удмурт шагыйрьләренең, язучыларының һәм композиторларының 100 дән артык китабы басылган«Инвожо» журнал ВКонтакте.
Искәрмәләр
Сылтамалар Официальный сайт Архив номеров на сайте Национальная библиотека Удмуртской Республики|Национальной библиотеки Удмуртской Республики
Төркем:Әлифба буенча журналлар Төркем:1990 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:Удмуртия журналлары Төркем:Арча журналлар Төркем:Русча журналлар Төркем:Яшьләр журналлары