Ирина Нуриева, Ирина Мортаза кызы Нуриева (, 1959 елның 4 октябре, Германия Демократик Республикасы) ― этномузыка белгече, сәнгать фәннәре докторы (2015), Удмурт дәүләт университетының Сәнгатьләр һәм дизайн институтының музыка һәм сәхнә сәнгате кафедрасы профессоры. Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институтының филологик тикшеренүләр бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре. Махсус дисциплиналарны укыту методикасы; фольклор теориясе; удмурт музыкасы фәннәреннән укыта. РФ Композиторлар берлеге әгъзасы (2000). Удмурт Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле 1959 елның 4 октябрендә Германия Демократик Республикасында туган Нуриева Ирина Муртазовна. КаЛенДарь, 4 октября. Әти-әнисе Нина Федоровна һәм Мортаза Туйморза улы Байгилдиннар чыгышлары белән Татарстанның Кукмара районы Куркино авылыннанНуриева Ирина Муртазовна. Воршуд. Казан дәүләт консерваториясенең теоретик-композиторлык факультетын тәмамлаганнан соң (1987 елдан), Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли.

Эстония Фәннәр академиясенең Ф. П. Крейцвальд исемендәге Әдәби музеенда (Таллинн, 1991), Дөнья музыкасы үзәгендә (Хельсинки, 1996), Тампере университетының музыкаль антропология кафедрасында (Финляндия, 2003) фәнни стажировка үткән.

2000 елдан Удмурт дәүләт университетының Сәнгатьләр һәм дизайн институтының хор дирижерлыгы кафедрасында эшләгән.

Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасында традицион удмурт музыкасы буенча лекцияләр курсы укый.

2000 елда Россия сәнгать тарихы институтында (Санкт-Петербург) «Нократ арты удмуртларының йола мәдәниятендә музыка. Мәдәни контекст һәм традицион фикерләү проблемалары» () темасына сәнгать фәннәре кандидатлыгынаДиссертация на тему «Музыка в обрядовой культуре завятских удмуртов: Проблемы культурного контекста и традиционного мышления», 2015 елда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Дәүләт сәнгать белеме институтында (Мәскәү) «Удмурт музыка-җыр традициясе: жанр формалашу һәм эшчәнлек үзенчәлекләре» () темасына сәнгать фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаган new_autoreferat_nurieva.pdf.

1987 елдан Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институтында (2018 елдан РФА Урал бүлеге Удмурт федераль тикшеренү үзәгенең Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институты) филологик тикшеренүләр бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре вазыйфасында Отдел филологических исследований УИИЯЛ УдмФИЦ УрО РАН.

Фольклор теориясе, удмурт традицион музыкасы темасына лекцияләр курсы эшләгән. 5 монография, 100 дән артык фәнни басма авторы С музыкой по жизни! (к юбилею И. М. Нуриевой). «Ежегодник финно-угорских исследований», 2019. Күп санлы экспедицияләр үткәрә, аларның географиясе Удмурт Республикасыннан тыш, Татарстан һәм Марий Эл республикаларын, шулай ук Киров өлкәсен колачлыйИрина Муртазовна Нуриева — доктор искусствоведения. Этно-музыкальная студия ТЫЛОБУРДО ВКонтакте, 5.11.2020.

Татарстанда яшәүче удмуртларның ике җыр җыентыгы – «Нократ арты удмуртларының җырлары» (1995, 2004) авторы.

Гыйльми эшчәнлеге Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше ― удмурт музыкаль фольклоры төбәк һәм стиль тикшеренүләрендә Нуриева Ирина Муртазовна. УИИЯЛ УрО РАН. Монографияләре

Публикацияләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Удмурт Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы дипломы (2006), Удмурт Республикасы Дәүләт Советының Мактау грамотасы (2002), Удмурт Республикасы Мактау грамотасы (2010).

Искәрмәләр

Әдәбият Удмуртская Республика. Культура и искусство : энциклопедия. – Ижевск, 2014. – С. 356–357. Христолюбова Л. С. Удмуртские женщины. XX век. – Ижевск, 2002. – C. 184.

Сылтамалар Нуриева Ирина Муртазовна. УИИЯЛ УрО РАН

Төркем:Сәнгать фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Удмуртия галимнәре Төркем:Татарстан галимнәре Төркем:Удмурт галимнәре