Мәдинә Сакаева, Мәдинә Хасмагомед кызы Сакаева (, 1951 елның 8 марты, СССР, Казакъстан ССР, Караганды өлкәсе) ― совет һәм чечен язучысы, лирик әсәрләр: хикәяләр, балалар шигырьләре, әкиятләр авторы Творческий вечер. МБОУ СОШ № 48 г. Грозного - Официальный сайт, 07.12.2022.
Тәрҗемәи хәле 1951 елның 8 мартында Казакъстан ССРның Караганды өлкәсендә туган. 1968 елда урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган һәм «Туган тел һәм әдәбият укытучысы» белгечлеге буенча Кабарда-Балкар университетына укырга кергән, әмма язмыш ихтыяры белән университетны тәмамлый алмаган. Укытучы булырга дигән хыяллары тормышка ашмаса да, күпкырлы иҗаты аша үзенең укучыларын тапкан.
Урыс-Мартан районы Гойты авылында яши Учащиеся Гойтинской школы №3 познакомились с творчеством поэтессы Мадины Сакаевой. МБОУ «Ищёрская СОШ» - Официальный сайт, 13.10.2022.
Иҗаты Шигърият белән мәктәп елларыннан ук мавыга. Өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә проза, поэзия әсәрләре яза.
Әсәрләренең төп темасы ― әти-әнигә, Ватанга, туган телгә мәхәббәтПрезентация книги Мадины Сакаевой. spchr.ukit.me, 30.01.2024.
Әсәрләре (чечен теленнән «Әни»), («Аргун елгасы»), («Салават күпере»), («Безнең кешеләр») республика журналлары битләрендә басылып чыга. 2024 ел башында «Нана, дийцахьа туьйра» китабы басылып чыккан. Анда балалар өчен шигырьләр, чечен телендә хикәяләр, әкиятләр һәм мәсәлләр кертелгән. Алар барысы да вайнах колориты белән сугарылган.
2024 елның мартында Яр Чаллыда нәшер ителүче «Мәйдан» журналында Мәдинә Сакаеваның Айгөл Әхмәтгалиева тәрҗемәсендә татар телендә шигырьләре басылган.
Чечен һәм ингуш халкының 1944 елдагы аянычлы язмышын (1944 елда чеченнар һәм ингушлар депортациясе) чагылдырган (Онытырга боерылган) фильмында (режиссер Хусейн Эркенов, Грозный-фильм студиясе, 2014) төп рольләрнең берсен башкаручы буларак билгеле.
Бүләкләре 2024 ― Әбүзәр Айдамиров исемендәге медальВ Национальной библиотеке ЧР им. А.А. Айдамирова состоялась презентация книги Мадины Сакаевой. Российский Исламский университет им. Кунта-Хаджи Вконтакте, 31.01.2024
Шәхси тормышы Улы. Оныгы Айна Саидовна Исаева, җырчы, ЧР халык артистыИсаева Айна .
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Айгөл Әхмәтгалиева. Ерактагы якын кардәшләр. Мәдинә Сакаева. «Мәйдан», 2024 ел, март, 85-86нчы бит.
Сылтамалар Сакаева Мадина (Айза Барзанукаева) / Проза.ру
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:Чечен язучылары Төркем:Чечен шагыйрьләре