Һарун әл-Рәшид — Габбасилар династиясеннән хәлифә (якынча 763—809 елларда яшәгән, 786 елда тәхеткә утырган). Аның чорында Гарәп хәлифәлегендә хуҗалык вә мәдәният зур үсешкә ирешелә. Шуның өчен әдәбиятта аның исеме гадел вә киң күңелле хөкемдар, тапкыр падишаһ, юмарт кеше сыйфатында итеп кереп кала. Аның исемен популярлаштыруга «Мең дә бер кичә» әсәре дә зур йогынты ясаган.

Искәрмәләр