Качыр үләне () — кырлыганчалар семьялыгыннан бер-, ике- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Таралуы

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Икееллык качыр үләне (O. biennis) сирәк кенә барлык районнарда очрый, кисек яфраклы качыр үләне (O. laciniаta) һәм кызыл сабаклы качыр үләне (O. rubricaulis) — сирәк төрләр. Чүпле урыннарда, тимер юллар һәм гадәти юл буйларында үсә.

80 нән артык төре билгеле, аларның күбесе Американың урта зонасында үсә. Казакъстанда ике бер төре (O. biennis) бар, ул Балхаш-Алакүл уйсулыгында, Или елгасы буйларында, Кунгей тауларында, юллар буенда, сары балчыклы җирләрдә үсә.

Ботаник тасвирлама

30-100 см биеклектәге икееллык үсемлек. Сабагы туры, өске өлешендә азрак кырлы. Кызыл сабаклы качыр үләне сабагының кызыл төстә булуы белән аерыла. Яфраклары чиратлашкан, уемтылы-тешле яки каурыйсыман-теленмә. Чәчәкләре эре, аксыл сары, хуш исле, озын чәчәк сапларында, чуксыман чәчәк төркеменә җыелган, ешрак кич белән ачыла; төнге күбәләкләр белән серкәләнә. Җимеше — цилиндрик формадагы дүрт оялы тартмачык. Июнь-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре сентябрь-октябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи. Орлыклары күп санлы, вак, кара-көрән төстәКачыр үләне. Tatarica энциклопедиясе..

Кулланылыш

Икееллык качыр үләнендә дуплау һәм минераль матдәләр, органик кислоталар, крахмал бар; халык медицинасында тамыр төнәтмәсе туберкулезны дәвалаганда, шулай ук яраларны юдыру өчен кулланыла. Яфракларыннан ясалган төнәтмә көзән җыеру вакытында ярдәм итә.

Барлык төрләре дә декоратив, баллы үсемлек.

Яшь тамырларын кайвакыт ризык итеп кулланалар. Орлыкларыннан олифа әзерләү өчен яраклы май алалар. Аны еш кына матур хуш исле чәчәкләре аркасында декоратив үсемлек буларак үстерәләрКазакъ энцклопедиясе.

Искәрмәләр

Төркем:Кырлыганчалар Төркем:Үсемлекләр Төркем:Үләннәр Төркем:Дару үләннәре Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Татарстан табигате