Нәдербаш (лат. Stachys) - күркә борыны, иренчәчәклеләр семьялыгыннан бер- һәм күпьеллык үләннәр яисә ярымкуакчыклар ыругы.

Таралуы 300 гә якын төре билгеле, ике ярымшарның да уртача һәм субтропик, тропикларның тауларында таралган. Австралия һәм Яңа Зеландиядән тыш, бөтен Җир шарында үсә.

Татарстан территориясендә 6 төре бар. Берьеллык нәдербаш (S. annua), туры нәдербаш (S. recta), дару нәдербашы (S. officinalis), урман нәдербашы (S. sylvatica) һәм башкалар һәр җирдә, Идел нәдербашы (S. wolgensis) – Кама һәм Идел алдында очрый. Урман буйларында, куаклар арасында, су буйларында, дымлы болыннарда үсә. Башкортстанда 5 төре очрый: саз нәдербашы - елга, күл буенда, җир асты сулары чыккан урында, куаклыкта үсә, дару һәм урман нәдербашлары - урман һәм урман читләрендә, берьеллык нәдербаш - аланнарда, чәчүлектә, юл читендә, туры нәдербаш - далада, ташлы ярларда очрый.

Ботаник тасвирлама 8-120 см биеклектәге үсемлек. Сабагы кытыршы төкчәле, дүрт кырлы, төз, сирәгрәк бөгелгән хәлдә. Яфраклары бөтен яки тешәүле, каршыдаш урнашканнар, озынча ланцет, йомырка, тасма рәвешендә, очлы, саплы, нигезе нык беленгән йөрәк төсле була. Чәчәкләре алсу, аксыл шәмәхә, куе кызыл яки сары, башаксыман чәчәк төркеме хасил итүче ялган боҗрага җыйналган. Касә яфраклары 5, таҗының өске ирене батынгы, аскысы 3 аерчалы, уртадагысы эре. Серкәчләре 4, аскылары озын. Җимеше – чикләвекчек. Июнь-июльдә чәчәк аталар. Җимешләре августта өлгерә. Дүрт өлешкә бүленүче ценобий. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчиләр.

Куллану

Халык медицинасында дару нәдербашы, туры нәдербаш, урман нәдербашы (S. sylvatica) үләне төнәтмәсе үт һәм бәвел кудыру, ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла. Составында алкалоидлар, дуплау матдәләре, сапониннар, флавоноидлар, эфир майлары һ. б. бар. Декоратив үсемлек. Төз нәдербаш - агулы үсемлек.

Баллы үсемлек.Нәдербаш :: Татарская энциклопедия TATARICA Искәрмәләр

Әдәбият

Иренцаскә (Тәрҗемәсе: 15 декабрь 2009)

Киоринг О. Э. 1281 нче юЛ. Чистец - Stachys // СССР флорасы. В 30-ти томасы / Начато при руководстве и под главной редакцией баш мөхәррире В. Л. Комарова; Редактор тома Б. К. Шишкин. - М. - Л. : СССР Фән Академиясе нәшрияты, 1954. - Т. XXI. - С. 194 - 237. - 703 с. - 3000 экз.         

Сылтамалар

Ирәнсәскә // Башкорт энциклопедиясе. - Уфа: РБ ДАГУ ⁇ Башҡорт энциклопедиясе ⁇ , 2015 - 2024. - ISBN 978-5-88185-143-9.    Чистец в Энциклопедия растений Агбина (Тагын бер тапкыр 15 декабрь 2009) Чистец в Энциклопедия декоративных садовых растений (Композиция көне: 13 ноябрь 2009) Төркем:Африка флорасы Төркем:Көньяк Америка флорасы Төркем:Төньяк Америка флорасы Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Дару үләннәре Төркем:Үләннәр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр