Сәрдәнә (лат. Corydalis, грек теленнән "бүрекле тургай") - калфак чәчәк, мәк чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.
Таралуы Ыруг 540лап төрне берләштерә. Төньяк ярымшарда һәм көнчыгыш Африканың биек тауларында таралган. Кытайда һәм Гималайда төрлелекләре бик югары, Кытайда ким дигәндә 357 төре бар.
Татарстан территориясендә 3 төре бар. Тыгыз сәрдәнә (C. solida) бөтен җирдә, урта сәрдәнә (C. intermedia) – Кама алдында, Маршалл сәрдәнәсе (C. marschalliana) Идел алдында очрый. Киң яфраклы һәм катнаш урманнарда үсәләр.
Тасвирлама 10-25 см биеклектәге үсемлекләр. Тамырлары бүлбесыман. Сабаклары туры. Яфраклары чиратлашкан, икешәр, өчәр теленмәле. Чәчәкләре зур түгел, чыгынтылы сары, аксыл, алсу төстә, чук чәчәк төркемендә. Җимеше – кузаксыман тартмачык. Орлыклары ялтыравыклы, кара, итчел үсентеле. Җимешләре июньдә өлгерә. Орлыктан үрчи.
Әһәмияте Баллы, декоратив үсемлекләр.
Маршалл сәрдәнәсе ТРның Кызыл китабына кертелгән.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/srdn Онлайн - энциклопедия Tatarica
Экология Сәрдәнә төрләре кайбер Күбәләк төрләренең личинкалары, аеруча болытлы Аполлон өчен ризык булып торалар.
Агулылык Corydalis cava һәм кайбер башка бүлбеле төрләрендә булбокапнин дип аталучы алкалоид бар, ул кавакыт медицинада кулланыла, ләкин дозировкасы һәм тискәре эффектлары турында фәнни дәлилләр җитми.
Сәрдәнәнең күпчелек төрләрендә кальцийны блоклаучы канадин кебек башка токсиннар һәм алкалоидлар бар. C. caseana төре терлек өчен агулы.
Таксономия
Хәзерге төрләр 540 төре бар, шул исәптән:
Corydalis ambigua Corydalis aurea Corydalis buschii Corydalis bracteata Corydalis cava Corydalis caseana Corydalis cheilanthifolia – ferny corydalis Corydalis chelidoniifolia Corydalis darwasica Corydalis elegans Corydalis filistipes Corydalis flavula Corydalis flexuosa Corydalis heterocarpa Corydalis incisa Corydalis integra Corydalis linstowiana Corydalis micrantha Corydalis nobilis Corydalis ochotensis Corydalis omeiana Corydalis orthoceras Corydalis palaestina Corydalis pallida Corydalis pauciflora Corydalis pauciovulata Corydalis rutifolia Corydalis saxicola Corydalis scouleri Corydalis solida – fumewort Corydalis vittae Corydalis wilsonii Corydalis yanhusuo
Искәрмәләр
Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Кызыл китап