Очкылык үләне ( ), кыркырый - әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан бер-, ике- яки күпьеллык үләнчел үсемлек ыругы.

Таралуы 8 төре билгеле. Европа һәм Азиядә таралганнар һәм Төньяк Америкага китерелгәннәр. Чүп үләне буларак ташландык урыннарда үсә. Рәсәйнең урта өлешендә майдан октябрьгә кадәр чәчәк ата.

Татарстан территориясендә бер төре — соры очкылык үләне (B. incana) бар; республиканың бөтен территориясендә таралган. Коры тау битләрендә, юл буйларында, шулай ук чүп үләне буларак чәчүлекләрдә үсә.

Ботаник тасвирлама

20–50 см биеклектәге соргылт төстәге бер-, ике- яки күпъеллык үсемлек, йолдызсыман төкчәләр белән капланган.

Тамыры — үзәк.

Сабагы туры, тармакланган.

Яфраклары бөтен, чиратлашкан, чит-читләре вак тешле, озынча яки ланцетсыман.

Чәчәкләре вак, ак төстә, куе башчалы чукка җыйналаган. Серкәчләре озын.

Җимешләре — ике капкачлы, озынча түгәрәк, кузакча, йөнтәс-йомшак.

Орлыклары — яссы, көрән. Май–сентябрьдә чәчәк ата. Орлыктан үрчи (бер үсемлек 1,5 меңгә кадәр орлык бирә, шыту сәләтен туфракта берничә ел саклый).

Куллану Үсемлектә органик кислоталар, алкалоидлар, флавоноид, кумарин, дуплау матдәләре, майлар бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла.

Баллы үсемлек.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/ochkylyk-lne Онлайн - энциклопедия Tatarica

Исеме Ыругның фәнни исеме (Berteroa) Италия ботанигы Карло Бертеро хөрмәтенә бирелә. Ул Көнбатыш Индиядә һәм Чилида флораны өйрәнү һәм гербарий үрнәкләрен җыю белән данлыклы.

Татар телендәге "очкылык үләне" исеме үсемлекнең халык медицинасында тын кысылу һәм көзән җыеруларны дәвалау өчен кулланылышын чагылдыра .

Искәрмәләр

Әдәбият

Буш Н. А. Род 636. Икотник — Berteroa DC. // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1939. — Т. 8 / ред. тома Н. А. Буш. — С. 338—340. — 696, XXX с. — 5200 экз. Төркем:Кешеләр хөрмәтенә аталган үсемлекләр таксоннары Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Үләннәр Төркем:Дару үләннәре Төркем:Кызыл китап