Хәниф Минһаҗев (Мингазов Ханиф Хайдарович) — җитештерү оештыручысы, икътисад фәннәре докторы (1994), профессор (1996), Чуашиянең, Рәсәйнең атказанган машина төзүчесе (1992, 1994). Чиләбе политехника институтын бетергән (1965), моңынчы бер ел Сәрвә авылында укытучы булып эшләгән. 1966-1986 елларда Чиләбе трактор заводында, 1982-1986 дә завод директоры. 1986-1994 тә Чабаксар сәнәгый тракторлары җитештерү берләшмәсе директоры. 1994 тән янә Чиләбедә, «ЧТЗ-Уралтрак» оешмасының директорлар советы рәисе.https://www.tppchr.ru/chuvashia/istoriya-predprinimatelstva/1990-2022-gg/mingazov-kh-kh/

Искәрмәләр