Татколхозпроект ― төзелеш оешмасы.
1960 ның маенда нигезләнә. Төп максаты булып авыл төзелеше, төзелешне машиналаштырып һәм алгарышлы ысул-коралларын кертеп сәнәгыйләштерү торган. Шуннан тыш, оешма төзелеш агачы, кирпеч, бут ташы, агач материаллар һ.б.ларны эшкәртү-әзерләү белән шәгыльләнгән. Эченә күмәк хуҗалык-ара төзелеш оешмалары, сәнәгый предприятияләр идарәсе, җитештерү-техника комплектациясе идарәсе, проектлау институты, 10 нче махсуслаштырылган төзелеш-монтаж тресты кергән. 1986 да «Татсельстрой» оешмасы белән берләштерелеп юкка чыгарыла. Төркем:Казан оешмалары