Алексе́й Гаври́ла улы Венециа́нов (1780 елның 7 (18) феврале, Мәскәү —1847 елның 4 (16) декабре, Поддубье авылы, Тверь губернасы) — рус живописецы, рәсем ясаучы (шул исәптән пастелист), литограф, гравёр һәм педагог. XIX гасырның беренче яртысының соң рус классицизмының төп рәссамнарының берсе, академик традиция һәм романтик дөньяга караш тоташуында крестьян көнкүрешенең оригиналь сурәтләнеш манерасын барлыкка китергән жанрист һәм портретист; тарих язуында аның исеме астында билгеле Венецианов мәктәбе буларак мәгълүм күпсанлы өйрәнчекләр төркеменең остазы, Санкт-Петербургта Император художестволар Академиясе академигы (1811 елдан; шул ук елдан “билгеләнгән” ассоциирланган әгъза), император Николай I-нең сарай яны рәссамы (1830 елдан бирле).

Биографиясе Венециановларның ыруы Греция килеп чыгышлыЛеонтьева Г. К. Алексей Гаврилович Венецианов. — М.: Искусство, 1988, анда аларның гаиләсен Михапуло-Проко яки Фармаки-Проко дип атаганнар. Рәссамның карт бабае Фёдор Проко хатыны Анджела һәм улы Георгий белән Россиягә 1730—1740 елларда килгән һәм Чернигов губерниясенең Нежин шәһәрендә тора башлаган. Анда алар Венециано кушаматына ия булганнар, соңрак ул “Венецианов” фамилиясенә әверелгән. Алексей Венецианов 1780 елның 7 (18) февралендә Мәскәүдә туган булган. Әтисе Гаврила Юрий улы 2-нче гильдия сәүдәгәр, әнисе Анна Лукьян кызы (кыз фамилиясе Калинина, Мәскәү сәүдәгәре Лукьян Абрам улы Калининның кызы). А. Г. Венециановның гаиләсе сәүдә белән мәшгуль булган, карлыган куаклары, лалә суганчалары һәм шулай ук картиналар сата торган булганнар. Алексей живописька Император художестволар Академиясен узып өйрәнгән, башта үзлектән В. Л. Боровиковский киңәшләрен кулланып. Яшь чагында лирик портретлар ясаган – әнисенекен (1802), А. И. Бибиковның (1805), М. А. Фонвизинның (1812). 1807 елдан бирле Петербургта чиновник булып хезмәт иткән: урман ведомствосы каршында җир үлчәүче булган. 1811 елда Венецианов “академик итеп билгеләнгән” дәрәҗәсенә ия булган, ә шуннан соң ул биргән Академиянең Тәрбия училищесының инспекторы К. И. Головачевскийның өйрәнчекләр белән портреты өчен Император художестволар Академиясе академигы дәрәҗәсенә ия булган. Художестволар Академиясе Советы билгеләмәсе 1811 елның февральнең 25 көне <…> Пункт II: Урман департаменты каршында җир үлчәүче булып хезмәт итүче Алексей Гаврила улы Венецианов тәкъдим ителгән үзенең живопись портреты буенча Билгеләнгәннәргә билгеләнә; Академик дәрәҗәсенә программа белән исә аңа Кирилл Иван улы Головачевский әфәнденең портретын язарга бирем бирелә.

Протоколист: Скворцов Кире якта: Академикларга 1811 елның сентябрнең 1 көнендә сайланган булган. 1812 ел Ватан сугышы вакытында Иван Иван улы Теребенёв белән французларга һәм галломан-дворяннарга карикатуралар ясаган. Шулай ук дворян һәм мещан тормышыннан жанр сәхнәләрен ясаган. Рәссамнарны бүләкләү Җәмгыяте әгъзасы булган.

1819 елда хезмәтне калдырган һәм гаиләсе – хатыны Марфа Афанасий кызы һәм ике кызы Александра һәм Фелицата белән Тверь губерниясенең Сафонково авылында яши башлап тырышуларын “крестьян жанры”на багышлаганнар. Шунда ук үз художество мәктәбен оештырган, анда җитмештән артык малай, шул исәптән җидесе крепостной малайлар рәсем һәм живопись өйрәнгәннәр. Аларның язмышында В. А. Жуковский эшлекле катнашу башкарган, күп кешене Венецианов үз асрамасына алган. Өйрәнчекләрнең эшләрен Венецианов үзләрнеке белән академик күргәзмәләрдә күрсәткән. Кайбер өйрәнчекләр турыдан-туры Академия классларында шөгыльләнгәннәр. Мәктәпнең рәсми статусы булмаган, әмма Венециановның сәнгать тарихында роле шулкадәр әһәмиятле булган, бу атама гомуми кабул ителгән булган.Смирнов Г. В. Венецианов и его школа. — Л.: Аврора, 1973. — С. 63-65.

А. Г. Венецианов өйрәнчекләре арасында сәләтле живописец Григорий Сорока та булган, Сорокага бакчачы язмышын әзерләгән алпавыт Н. П. Милюковның крепостное. Крепостной тормышның чыдап булмаслык басымына күрә Григорий Сорока үзенә кул салган.

1830 елда Венецианов сарай яны рәссамы дәрәҗәсенә ирешкән. Венецианов картиналарын академик күргәзмәләрдә даими күрсәткән. Форма модельләштерүнең төгәллегенең, детальләрнең тормыштагыча булуының һәм образларның берникадәр сентиментальлеге белән идеализация берләштерүе зур уңышка ирешкән. Картиналарны Академия һәм Эрмитаж тупламалары өчен император сатып алган. Шулай да художестволар Академиясендә профессор урынын Венецианов ала алмаган.

Рәсми юрама буенча Венецианов һәлакәт нәтиҗәсендә вафат булган; кибиткадан чыгып ул тизлектә чакрым баганасына башы белән бәрелгән. Бу Тверьга юлында Тверь губерниясенең Поддубье авылында 1847 елның 4 (16) декабрендә булган. Алексей Гаврила улы крепостнойлары – аңа “модельләр” булып хезмәт иткән кызларның туганнары тарафыннан үтерелү юрамасы җитәрлек исбатлаулар тапмаган. Тверь өлкәсенең Удомля районында Дубровское авылы (хәзер Венецианово) авыл зияратында күмелгән. Иҗаты

Академик дәрәҗәсенә Венециановка Академиянең Тәрбия училищесы инспекторы К. И. Головачевскийның портретын ясарга тәкъдим ителгән булган. А. Г. Венецианов аны “өч иң затлы художество”: живопись, сынчылык һәм мигъмарият символы булган өч малай тирәсендә сурәтләгән. Портрет шулай ук иске Академиянең һәм яңа “реформаланган” Академиянең берлеген чагылдырган (К. Головачевский А. П. Лосенконың сабакташы булып Академиянең патриархы булып саналган). Венецианов пумаласына шулай ук замандашлары портрет галереясы карый: рәссам Н. В. Гогольне (1834), В. П. Кочубейны (1830-ынчы еллар), Н. М. Карамзинны (1828) ясаган.

1808 елда А. Венецианов “Карикатуралар журналы”н нәшер иткән, ул тиздән цензура тарафыннан тыелган булган. Журналда гравирларган: “Унике айның аллегорик сурәте”, “Чанада шуу”, “Түрә” битләре булган. Зур түрәнең сатирик сурәтләнеше, фараз ителгәнчә, Александр I-нең ярсуын китереп чыгарган.

Әмма иң күп танылуны А. Г. Венециановка аның тарафыннан барлыкка китергән крестьян образлары китергән. “Уракчылар”, “Йоклаучы көтүче”, “Захарка” картиналары ике йөз ел инде караучының игътибарын сафлык һәм эчкерсезлеге белән җәлеп итә.

Бу чорда Россиянең 1812 ел Ватан сугышында җиңүеннән соң рус сәнгате милли-романтик хәрәкәтенең күтәрелүен кичергән, ул хәтта Император художестволар Академиясенә дә йогынты ясаган. Бу хәрәкәтнең Үзлеге академик классицизм нормалары һәм романтик художество уйлавының органик кушылуында булган. Провинциядә рәссамнарның көнбатыш Европа сәнгате булдырган формаларны һәм жанрларны милли дөнья сизү белән берләштерергә омтылышлары тагын да көчлерәк чагылган. Алексей Венецианов моны башкалардан ачыграк эшли алган рәссамнарның берсе булган.. Өйрәнүчеләр шул вакытның рус рәссамнарының көнбатыш Европа бидермайеры эстетикасы белән бәйләнешләрен билгели. Тарихи-мәдәни шартларның һәм милли традицияләрнең аермалы булуына карамастан, салон, эклектик академизмына һәм башкала ампирына каршы тору фикерләре уртак булган.. Венецианов Санкт-Петербургта Император сараенда периодик эшләгән немец бидермайеры живописецы Франц Крюгер белән дус булган. Ә 1821 елда француз живописецы Ф. М. Гране картинасы “Римда Барберини мәйданында капуцин монастыре чиркәвендә хорларның эчке күренеше” (1818) юрамаларның берсен Россия императоры Александр I-гә бүләк итеп ул аны Император Эрмитажы картина галереясына урнаштыргач, Венецианов картинаны өйрәнгәндә перспективаның һәм яктылык-күләгә эффектив тапшыруы белән шулкадәр шаккаткан булган ки, ул “Эрмитажда Гранет белән бер стенада” булырга хыялланып крестьян темасына “Ындыр” (1823-1824) картинасында охшаш сызыкча перспектива эффектын кулланырга карар кылган һәм хәтта “Перспектива турында” теоретик мәкаләне язган.Власов В. Г. Гране, Франсуа Мариус // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 266. — ISBN 5-88737-005-X. Картина булдыру өчен Венецианов утарында бүрәнәле ызбада бөтен пространствоны күрсәтер өчен стенаны пычкылап алган һәм крестьяннарны аңа кирәкле торышларда утырткан. Рәссам үзе язганча бу “ныклы перспектива һәм тәфсилле натура игътибары нигезендә торган... юлда ныгыр өчен”.

. 1830-ынчы елларда Венецианов крестьян көнкүрешенә багышланган хикәя жанрына борылган. Бу чорга “Рекрут озатуы” (1830-ынчы еллар ахыры, «Павловск» дәүләт художество-архитектура сарай-парк музей-тыюлыгы) һәм “Солдат кайтуы” (1830-ынчы еллар ахыры, Дәүләт Рус музее) карый.

Венецианов шулай ук барлык уку йортлары кәшишханәсе (Смольный кәшишханәсе) өчен, Обухов шәһәр хастаханәсе чиркәве өчен иконалар ясаган. Тормышының соңгы елында рәссам Тверьда дворян яшьләре пансионы чиркәве өчен иконалар өстендә эшләгән. Шулай ук кәгазьдә һәм пергаментта пастель һәм литография техникасында эшләгән. А. Г. Венецианов – “Липман картиналары сере”, “Перспектива турында нәрсәдер”, “Рәсем ясау дәресләрендә укыту системасы турында” мәкаләләр һәм билгеләмәләр авторы. Венецианов барлыкка китергән милли-романтик стиль күп сәнгать төрләренә йогынты ясаган. 1817-1818 елларда Санкт-Петербургта Венецианов рәсемнәре буенча гравюлар белән Россия империясендә торган “хас типлар” күрсәтүче ай саен чыга торган «Сихри фонарь» журналы нәшер ителгән булган. Бу гравюралар буенча Ф. Гарднер заводында фарфор сынчыклар серияләрен ясаганнар. Сынчы С. С. Пименов Император фарфор заводында Венецианов оригиналлары буенча мәшһүр Гурьев сервизы фигураларын барлыкка китергән. 1817 елда сервиз өстендә эш белән бәйле рәвештә Пименов Венецианов картиналары мотивлары буенча “Су ташучылар” һәм “Җимеш ташучылар” парлы сынчыкларын ясаган - XIX гасырның беренче өчтән бер өлешенең рус романтик классицизмының оригиналь һәм шул ук вакытта типик әсәрләре Власов В. Г. Русский фарфор // Новый энциклопедический словарь изобразительного искусства. В 10 т. — СПб.: Азбука-Классика. — Т. VIII, 2008. — С. 394—395. Венецианов стиленең йогынтысы XX гасыр башы живописенда да сакланган булган (хосусан , З. Е. Серебрякова һәм К. С. Петров-Водкин иҗатында).

Мәшһүр өйрәнчекләре Аврорин, Василий Михайлович Алексеев, Александр Алексеевич Васильев, Алексей Александрович Венецианова, Александра Алексеевна (кызы) Зарянко, Сергей Константинович Зеленцов, Капитон Алексеевич Игин, Фёдор Иванович Крендовский, Евграф Фёдорович Крылов, Гурий Асафович Крылов, Никифор Степанович Михайлов, Григорий Карпович Мокрицкий, Аполлон Николаевич Плахов, Лавр Кузьмич Славянский, Фёдор Михайлович Сорока, Григорий Васильевич Тыранов, Алексей Васильевич Эрасси, Михаил Спиридонович

Замандашлар А. Г. Венецианов турында П. П. Свиньин. «Санкт-Петербургта булган яңа бик яхшы художестволар әсәрләренә караш». 1824 Ниһаять без бик шәп талантын Ватанныкын гына сурәтләүгә, аның тирәли, аның йөрәгенә һәм безнекенә якын предметларны чагылдыруга юнәлдергән һәм шунда уңган рәссамны көтеп алганбыз. Венецианов тарафыннан шулай ясалган картиналар хакыйкате белән яулап ала, Рус кына түгел, ә чит ил художество яратучы өчен дә кызык …

В. И. Григорович. «Россиядә художестволар халәте турында». 1826 Венецианов авыл өй төре портретисты һәм живописецы буларак мәгълүм. Ул коры буяулар белән күп искиткеч матур әйбер ясаган. Аның әсәрләре буяуларның ышанычлыгы һәм күңелгә ятышлыгы һәм яктылык һәм күләгәнең башкаруның бик тәфсиллеге белән ошый. Аның асылы булып үз төрендә бик яхшы әсәрләр: ындыр эче, йоклаучы мужик, авыл иртәсе, чәй эчүче гаилә.

Галерея

Хәтер 1955 елда Венециановка багышланган ССРБ почта маркасы чыгарылган булган. Тверь өлкәсенең Вышний Волочёк шәһәрендә Венециановка һәйкәл куелган. Авторлары сынчы О. К. Комов һәм архитектор Комова. Тверь өлкәсенең Удомля шәһәрендә А. Г. Венецианов исемендәге парк; паркта рәссамга һәйкәл-бюст куелган. Сын авторы — Е. А. Антонов. Тверьда художество училищесы ачылган (хәзер — колледж); А. Г. Венецианов хөрмәтенә аталган. Рәссам хөрмәтенә аталган урамнар Донецкта, Львовта һәм Мәскәүдә бар. Поддубье авылы янында, рәссамның үлем урынында истәлеккә хач һәм истәлекле такта куелган. Хач аның үлем елында куелган булган, берничә мәртәбә алыштырылган булган.

Шулай ук карарга мөмкин Венецианов мәктәбе

Әдәбият

Нәшер ителгән текстлар. Документлар һәм искә алулар

Тулы биографияләр

Күргәзмә каталоглары

Башка эшләр