«Татарларның Себердән Коньяга гамь тулы хиҗрәте» (, ) ― Төркиянең Кече Азия (Анатолия) бүлгесе Конья иле Бөгрүделик авылы турында Рәхмәтулла Куртаран язган китап, тарихи, мәдәни басма. Төрек телендә дөнья күргән. Рәхмәтуллаһ Куртаран (Rahmetullah Kurtaran) ― әлеге авылда яшәүче активист китапны Төркия галимнәре белән бергәләп чыгарганТөркиядә себер татарлары нигез салган Бөгрүдәлик авылы турында китап чыкты. Всемирный конгресс татар, 16.08.2024.

Тарих Китапта Бөгрүделик авылының (Böğrüdelik Köyü) үткәне һәм бүгенгесе, бер гасыр эчендә ничек үзгәргәне, югалган-юкка чыккан милли йолалар һәм сакланган кайбер гореф-гадәтләр турында укырга мөмкин.

Китапны Конья шәһәре муниципалитеты Konya Kültür A.Ş. ширкәте нәшер иткән. Себер татарларының тарихын, мәдәниятен һәм социаль тормышын яктырткан басма чыгару проектының консультанты ― профессор, доктор Җанәр Арабачы (Caner Arabaçı), басманың мөхәррире ― доцент, доктор Мәхмәт Гүк (Mehmet Gök).

Эчтәлек Китап өч бүлектән тора: «Себердән Анадолуга хиҗрәт хатирәләре», «Себердән Анадолуга ташылган мәдәният», «Себердән Бөгрүдәлик хиҗрәтенә бәйле сөйләшүләр». Китапта себер татарлары бәетләре, авылда кулланылган мәкальләр, себер татарлары сүзлеге, тарихи фотолар, документлар урын алган. Татар халык иҗаты үрнәкләре төрекчәгә тәрҗемә белән бирелгән«Ты одной своей песней задел мне душу, я уже два часа плачу. Ты пиши обо всем». milliard.tatar, 14.08.2024.

Китапның кереш битендә Конья шәһәре мэры, Kültür A.Ş. ширкәте җитәкчесе Угур Ибраһим Алтайның сүзләре урын алган: Татар мәдәниятенең детальләрен һәм һиҗрәтнең рәхимсез шартларын хис итеп укырлык хезмәтне сезгә җиткерүебезгә шатбыз. Тарихның бер бүлеген яктырткан китапта, бигрәк тә Коньяның кунакчыллыгын һәм татарларның аңлатып бетерә алмаслык көчен күрерсез. Китапны чыгаруда хезмәт куйган һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм

Патша Россиясе чорында Себернең Омск өлкәсендә яшәгән 100 татар гаиләсе, 1908 елда Истанбулга эмиграциягә күчеп килгәннән соң, аларны Коньяга җибәргәннәр. Башта кырымтатар авылларына юллаганнар, әмма анда күнмәгәннәр. 20ләп кешене Акшәһәргә, 30лабын Коньяга җибәргәннәр. Күчеп килгән татарлар сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән, аларга үзләренә аерым җир кирәк булган. Алар хәзерге Бөгрүделик авылы җирен ошаткан, чөнки авыл уртасыннан чишмә чыккан. Монда алар атларына су эчерткән, җим әзерләгән, үзләре ял иткән. Аннары хакимият татарларга биредә йорт салып биргән. Акшәһәргә җибәрелгән татарлар да кире авылга кайткан.

Бөгрүдәлик авылы халкы Себер татарларыннан тораTürkiyede Sibir Tatarları - Törkiyädä Seber Tatarları - Төркийәдә Себер Татарлары http://www.youtube.com/watch?v=OKBUGWqreSA . Авылда Себер татар һәм Истанбул төрек телләрендә сөйләшәләр.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Sibirya'dan Konya'ya Tatarların Gam Yüklü Hicreti (онлайн укырга мөмкин) «Ты одной своей песней задел мне душу, я уже два часа плачу. Ты пиши обо всем». milliard.tatar, 14.08.2024. Зилә Мөбәрәкшина. Төркиядә себер татарлары нигез салган Бөгрүдәлик авылы турында китап чыкты. Татар-информ, 14.08.2024.

Төркем:Әлифба буенча китаплар Төркем:2024 ел китаплары Төркем:Төрекчә китаплар