Башкортстан башлыгын сайлау (, ) ― Башкортстан Республикасы башлыгын сайлаулар 2024 елның 6-8 сентябрендә (бердәм тавыш бирү көнендә) узган. Әлеге сайлауларда республика башлыгы вазыйфага 5 елга сайлана. Гамәлдәге башлык Радий Хәбиров икенче срокка сайланган. Башкортстан башлыгы инаугурациясе 12 сентябрьдә узаЛейсан Закирова. Церемония инаугурации Главы Башкирии состоится 12 сентября. Башинформ, 9.09.2024.
Тарих Башкортстан Республикасында республика Башлыгына кандидатларны теркәлгән сәяси партияләр генә тәкъдим итә ала. Башкортстан Башлыгына кандидат Росия Федерациясе гражданы булырга һәм яше буенча 30 яшьтән ким булмаска тиеш. Башлыкка кандидатларның чит ил гражданлыгы да, чит илдә яшәүгә рөхсәт кәгазе дә булырга тиеш түгел. Һәр кандидат теркәлү өчен муниципаль берәмлекләр депутатлары һәм башлыкларының ким дигәндә 5% ының имзаларын җыярга тиеш. Шулай ук республика Башлыгына кандидатлар Федерация Советына 3 кандидатура тәкъдим итә һәм сайлауда җиңгән кеше соңрак тәкъдим ителгән кандидатлардан берсен Федерация Советына әгъза итеп билгели.
Кандидатлар Кандидатның исеме, сәяси партияМәшгульлекСтатусСылтамаРадий Хәбиров Бердәм Россия Башкортстан Республикасының гамәлдәге Башлыгы (2018–)ТеркәлгәнВладимир Нагорный Гадел Россия Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты (2018––)ТеркәлгәнАртур Шәйнуров Коммунистлар партиясе Уфа шәһәр советы рәисе урынбасары (2021–) ТеркәлгәнИван Сухарев ЛДПР Россия Дәүләт думасы депутаты (2011––)ТеркәлгәнИлшат Тимерьянов ЭшмәкәрТеркәлгән
Нәтиҗә Гамәлдәге башлык Радий Хәбиров икенче срокка сайланган. Башкортстан башлыгы сайлауларында 80,21% тавыш җыя. Барлыгы Радий Хәбиров өчен республиканың 1,724 миллионнан артык сайлаучысы тавыш биргән. Артур Шәйнуров (КПРФ) — 6,95%, Иван Сухарев (ЛДПР) — 4,98%, Владимир Нагорный (Гадел Россия) — 4,26%, Илшат Тимерьянов (Яңа кешеләр) ― 2,60% тавыш җыйган Радий Хабиров победил на выборах в Башкирии. Башинформ, 9.09.2024
Искәрмәләр
Төркем:2024 ел сайлаулары Төркем:Башкортстан сәясәте