Геннадий Сарандов, Геннадий Федор улы Сарандов (, 1934 елның 8 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Сихтермә ― 2003 елның 1 июле, РФ, ТР, Яшел Үзән) ― рәссам-график, һәм агач буенча сәнгать һәм декоратив-гамәли эшләрнең үзенчәлекле остасы.
Тәрҗемәи хәле
1934 елның 8 мартында Татарстан АССР Әлки районы Сихтермә авылында аң-белемгә омтылган гаиләдә туган. Балачактан ук рәсем ясарга яраткан. Казан сәнгать училищесында укый башлаган, әмма шартлар булмау сәбәпле, махсус һөнәри белем алмаган, ләкин бу аңа рәссам булырга һәм табигый сәләтләрен ачарга һәм үстерергә комачауламаган. Армиядә хәрби хезмәтен үтәгәч, Казанда авиазаводта эшләгән. Аңа газета редакторы, укытучы булырга туры килә, Россиянең күп кенә шәһәрләрендә булаПамяти зеленодольского мастера. Портал «Культура.РФ».
1961 елдан Себердә яшәгән. Улан-Удэда Бурят АССР Мәдәният министрлыгында эшләгән. Монда аның иҗади эшчәнлеге башланган, халык сәнгате белән кызыксына башлаган. Иҗатының юнәлешләре ― графика, скульптура, агачны сырлап кисү.
1976 елда Геннадий Федорович Татарстанга кайтып, Яшел Үзәндә яшәгән. Биредә Идел буе халыкларының фольклорын, сәнгать промыселларының традицияләрен һәм алымнарын өйрәнгән. Нәкъ менә шушы иҗат чорында рәссам үзенең иң әһәмиятле эшләрен иҗат иткән. Аларда Сарандов тарих сюжетларына, риваятьләргә һәм әкиятләргә, А. С. Пушкин, Г. Тукай әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Аның геройлары ― әкият, риваять һәм фольклор персонажлары. Кара урманнарда, иркен аланнарда, биек болытлы күк астында чал чәчле әкиятчеләр, шат күңелле скоморохлар, коточкыч җанварлар яши. Күп кенә эшләре Зөягә багышланган, аларда Зөянең легендар образлары һәм утрау-шәһәрчекнең реалистик пейзаж күренешләре тәкъдим ителә.
Рәссамның визит карточкасы ― каен тузы белән эшләү. Әлеге уникаль материалны эшкәртү һәм куллануның борынгы серләрен җентекләп өйрәнгән, аларга үз табышларын өстәп, чын остага әверелгән. Графика белән шөгыльләнүен дәвам иткән. Рәссам янына Россиядән генә түгел, Голландия, Англия, Германиядән дә үзенчәлекле иҗатны бәяләүчеләр килә торган булган Памяти зеленодольского мастера. zpravda.ru,16.03.2012.
Яшел Үзәндә, Волжскида, Казанда (2019, Василий Аксеновның йорт-музееВыставка Геннадий Сарандов, Казань – Афиша-Музеи, 28.02.2019) рәссамның күргәзмәләре үткәрелгән. Кайбер эшләре сатып алынган һәм хәтта чит илгә шәхси коллекцияләргә алып кителгән. 2017 елның 11 мартында Зөядә «Иске су башнясы» күргәзмәләр залында (Раштуа тыкрыгы) рәссамның «Древо творчества» (Иҗат агачы) күргәзмәсе уздырылган. Экспозициягә рәссамның гаиләсе җыелмасыннан 70кә якын экспонат (каен тузы, агач, графика эшләре) кертелгәнДрево творчества. Министерство культуры Республики Татарстан. 2024 елның 4 июлендә Яшел Үзәннең сәнгать галереясында рәссамның «Древо творчества» (Иҗат агачы) күргәзмәсе ачылганВ Художественной галерее Зеленодольска открылась выставка Геннадия Сарандова «Древо творчества». zpravda.ru, 4.07.2024.
Гаиләсе Хатыны Тамара Александровна, музыка мәктәбе педагогы. Өлкән улы Всеволод ― музыкант, композитор, Казан консерваториясен тәмамлаган, лингвист, инглиз теле укыта. Кече улы Владислав ― медицина өлкәсендә бизнес белән шөгыльләнәТатьяна Витовская. 90 лет со дня рождения легенды Зеленодольска: Геннадия Федоровича Сарандова. Новости Зеленодольска, 31.05.2024.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Всеволод Сарандов. Он творил, чтобы творить. «Казань», 2024, сентябрь, стр.121-129. Сылтамалар Татьяна Витовская. 90 лет со дня рождения легенды Зеленодольска: Геннадия Федоровича Сарандова. Новости Зеленодольска, 31.05.2024
Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Шәхесләр:Яшел Үзән Төркем:XX гасыр рәссамнары Төркем:Россия рәссамнары Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Декоратив-гамәли сәнгать рәссамнары Төркем:График-рәссамнар