Наилә Бинарк, Наилә Фазлы(й) кызы Камай (Төркиядә: Naile Binark; 1940 ел, Корея ― 2023 елның 19 октябре, Төркия, Әнкара) ― татар чыгышлы төркияле укытучы, журналист, Төркия татарларының 1960―1980 еллардагы активисты. Төркиядә татар мәдәниятен, сәнгатен яшәтү һәм танытуга зур өлеш керткәнТөркия тaтaрлaры Нaилә Бинaркны сoңгы юлгa oзaтты. trt.net.tr, 22.10.2023.

Тәрҗемәи хәле 1940 елда Кореядә Хәлимә һәм Фазлы(й) Камай гаиләсендә дөньяга килгән. 1950-елларда Камай гаиләсе Төркиягә күченгән. Наилә Камай китапханә бүлегендә белем алган.

Берничә ел Финляндиядә яшәгән, андагы татар балаларына ана теле дәресләре биргәнМадина Махмутова. Образование в мусульманской общине Финляндии в контексте духовного наследия татар Поволжья. «Минбар», 2009, № 2 (4), стр.70. «Ана теле һәм уку китабы» (Ana tili hem uku kitabı) дигән дәреслек язган (Хельсинки, 1973). Татар мәкальләре белән бәйле җыентык (Atalarsüzi) әзерләп бастырган (Хельсинки, 1976).

Финляндиядә яшәгән чорда, Төркиядә яшәүче татарларның (Казан төркиләренең) мәдәни һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте органы буларак, 1970―1980 елларда Истанбул шәһәрендә төрек телендә нәшер ителгән «Казан» журналы белән тыгыз элемтәдә торган. Әлеге басмага Финляндия татарлары тормышы турында кызыклы хәбәрләр җибәреп торган. Мәсәлән, әлеге журналның 3нче санында 1973 елның 20 маенда Илһам Шакиров җитәкчелегендәге Татарстан сәнгать төркеменең Хельсинкида концерт куйганын хәбәр иткән. 23 май көнне Финляндиядәге татарлар тарафыннан Илһам Шакиров һәм аның төркеме өчен оештырылган чәй табынында Наилә Бинарк «Татар халык җырлары» дигән темага чыгыш ясаган. Финляндия татарларының үзешчән театр төркеме Наилә Бинарк язган «Хуҗа Насретдин» дип исемләнгән бер пәрдәлек татарча пьесаны сәхнәләштергән

Төркиягә кайткач, Әнкара татарлары җәмгыяте тормышында, төрле кичәләр оештыруда теләп катнашкан. Галим Әхмәт Тимер (1910―2003) тарафыннан (профессорлар Габидин Итил, Осман Недим Туна белән бергә)Предисловие / Ахмет Тимер: Возвращение / авт.-сост. Р. Абзалова-Сальманова. – Казань: Яз, 2012, стр.5. ISBN 978-5-904-449-14-8 1961 елда корылган Төрки мәдәният тикшеренүләр институтында эшләгән (мәсәлән, Төрекчә язу тарихында кушаматлар (псевдонимнар) индексын тикшергән Naile Binark. Open Library) һәм шуннан лаеклы ялга чыккан.

1970―1980-елларда Төркиядә нәшер ителгән «Казан» иҗтимагый-мәдәни журналында татар мәдәнияте, әдәбияты, фән-мәгарифенә кагылышлы мәкаләләр (мәсәлән, Рәшит Рәхмәти Аратның 70 еллыгына («Казан», 1970 елның декабре, 1(2)нче санда); Габдулла Тукай шигырьләрендә салкын темасы (1973 ел, 10нчы санда)Михаэль Фридерих. Габдулла Тукай – высокочтимый поэт на службе татарской нации и советского социализма. «Научный Татарстан», 2012; Габдулла Баттал-Таймасның 95 еллыгына (1978 ел, 8 (21)нче санда һ.б.) язып бастырганИсследования по истории и культуре татарского народа, опубликованные в турецкой печати в 1950-1980-х гг. cyberleninka.ru.

2023 елның 19 октябрендә вафат. 20 октябрьдә Әнкараның Җәбәҗи Асрый зиратында () Төркия тaтaрлaры Нaилә Бинaркны сoңгы юлгa oзaтты. Төркия тeлeрaдиoкoмпaниясeнeң рәсми вeб сaйты, 22.10.2023.

Шәхси тормышы

Әнкара университетында укыганда Мәһмәт Исмәт исемле төрек егетенә кияүгә чыккан. Мәһмәт Исмәт Бинарк озак еллар Төркия Министрлар Кабинеты каршындагы Дәүләт архивы баш мөдире булып эшләгән, Татарстан Баш архив идарәсенә төрле мәсьәләләр буенча ярдәм итүе билгелеРимзил Вәлиев. Наши за границей. «Татарстан», №8-9, 2002 год. Ике бала үстергәннәр. Кызлары Мутлу Бинарк () ― профессоры, коммуникацияләр факультеты деканыProf. Dr. Mutlu Binark. iletisim.hacettepe.edu.tr Mutlu Binark. yenimedya.wordpress.com.

Искәрмәләр

Сылтамалар Рушания Алтай. Төркия татарларының 1960-1980 еллардагы активисты Наилә Бинарк вафат. Татар-информ, 22.10.2023 Төркия тaтaрлaры Нaилә Бинaркны сoңгы юлгa oзaтты. Төркия тeлeрaдиoкoмпaниясeнeң «Төрек вә татар дөньясында» бүлеге рәсми вeб сaйты, 22.10.2023.

Төркем:Әнкара университетын тәмамлаучылар Төркем:Төркия журналистлары Төркем:Татар милләтле төркиялеләр Төркем:Чит илләрдә яшәүче татарлар Төркем:Җәбәҗи Асрый зиратында җирләнгәннәр