Гүзәл Хәбетдинова, Гүзәл Мөдәрис кызы Хәбетдинова (Гюзель Мударисовна Хабутдинова; 1969 елның 14 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт) ― хуҗалык эшлеклесе, 1992 елдан «Татнефть» АҖ предприятиеләрендә җаваплы вазыйфалар башкарган. 2025 елның 24 сентябреннән Әлмәт районы башлыгыГүзәл Хәбетдинова бертавыштан Әлмәт районы башлыгы итеп сайланды. Татар-информ, 24.09.2025. 2024 елның 11 декабреннән Татарстанның Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе (2024 елның 15 ноябреннән башкарма комитет җитәкчесе ), 2019―2024 еллдарда «Татшина» АҖ (элекке «Татнефть-Нефтехим») идарәче ширкәте директоры. Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы.

Татарстан тарихында икенче хатын-кыз ― район башлыгы (2008―2014 елларда Татьяна Воропаева Зәй районы белән җитәкчелек иткән)Гюзель Хабутдинова возглавила Альметьевский район – до этого такой пост в РТ занимала лишь одна женщина. Бизнес-Онлайн, 15.11.2024.

Тәрҗемәи хәле 1969 елның 14 ноябрендә Әлмәттә туган. 1992 елда «икътисадый кибернетика» белгечлеге, «икътисадчы-математик» квалификациясе буенча В. И. Ульянов исемндәге Казан дәүләт университетын, 2002 елда РФ Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаганХабутдинова Гюзель Мударисовна. Реальное время.

Хезмәт юлы 1992–1995 елларда «Татнефть» берләшмәсенең мәгълүмати һәм җитештерү процессларын модельләштерү производство бүлеге инженеры, куст мәгълүмат-исәпләү үзәгенең техник-икътисадый күрсәткечләрен анализлауны һәм фаразлауны планлаштыру буенча производство бүлеге инженеры, инженер-программисты.

1995―1998 елларда ― «Әлмәтнефть» икътисадчы.

1998―2003 елларда ― ЦБПО УПУ план-икътисад бүлеге башлыгы.

2004―2007 елларда ― «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең икътисади исәп-хисаплар һәм фаразлау бүлеге башлыгы.

2007―2017 елларда ―«Татнефть-Нефтехим» идарәче ширкәте» ҖЧҖ директорының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары.

2017―2019 елларда ― «Татнефть-Нефтехим» идарәче ширкәте» ҖЧҖ директоры.

2019―2024 елларда ― «Татшина» ҖЧҖ (элеккеге «Татнефть-Нефтехим» идарәче ширкәте» ҖЧҖ; Татнефтьнең Түбән Камадагы акционерлык җәмгыяте һәм «Кама» Сәүдә йортын берләштергән бүлекчәсе) директоры. 2021 елда «Татшина» ҖЧҖ кереме 1,1 млрд сум булганИсточник: Альметьевский район возглавит руководитель «Татшина» Гюзель Хабутдинова. Бизнес-Онлайн, 13.11.2024. 2024 елның июнендә Түбән Каманың иң эре шин комплексын «Воронеж. » АҖга (Мәскәүдә теркәлгән; генераль директоры һәм бердәнбер акционеры Марина Александровна Стрельцова) сатканнар«Нижнекамскшину» продали москвичам. Бизнес-Онлайн, 6.06.2024. Барлыгы яңа хуҗага алты ширкәт, шул исәптән «Татшина» да күчкәнКто может стать новым мэром Альметьевска. Inkazan, 13.11.2024.

2024 елның 15 ноябреннән ― Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесесе Эльза Кузнецова. «Круто поменяли жизнь»: у руля Альметьевска встала Хабутдинова, Нагуманов едет в Казань. Татар-информ, 15.11.2024. 15 ноябрьдә узган район советының чираттан тыш сессиясендә Хәбетдинова кандидатурасын ТР башлыгы администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим иткәнЧто известно о новой главе исполкома Альметьевского района. Inkazan, 15.11.2014.

2024 елның 11 декабреннән ― Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе. Әлмәт районы муниципаль районы Советының 47нче сессиясендә депутатлар аны район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына билгеләүне бертавыштан кабул иткән Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе булды. Татар-информ, 11.12.2024.

2025 елның 24 сентябреннән депутатларның күпчелек тавышы белән (59 депутат катнашкан: Хәбетдинова кандидатурасы өчен 58 кеше тавыш биргән, бер бюллетень гамәлдән чыгарылган) Әлмәт районы башлыгы итеп сайланган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы 2020 ― «Ел җитәкчесе – 2020» бәйгесендә «Югары конкурентлык сәләте өчен» номинациясендә җиңүче Искәрмәләр

Сылтамалар Хабутдинова Гузель Мударисовна. Татар-информ Хабутдинова Гузель Мударисовна. mkam.business-gazeta.ru

Төркем:Татарстанның атказанган икътисадчылары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Район башлыклары