Сэр Кир Ро́дни Ста́рмер (; 1962 елның 2 сентябре, Бөекбритания, Англия, Лондон, Саутуарк) — британияле сәясәтче, 2024 елның 5 июленнән Бөекбританиянең 80нче премьер-министры. 2020 елның 4 апреленнән Лейбористлар партиясе лидеры. 2020―2024 елларда парламент оппозициясе лидеры.
Тәрҗемәи хәле 1962 елның 2 сентябрендә Лондонның Саутуарк районында туган. Лидс университетын хокук бакалавры дәрәҗәсе белән тәмамлаган, аннары Оксфорд университетының Сент-Эдмунд-холлында хокук өйрәнгән, анда гражданлык хокукы бакалавры дәрәҗәсен алган. 1987 елда адвокатлар коллегиясенә кабул ителгән һәм кеше хокуклары буенча махсуслашкан. 2002 елда король адвокаты итеп билгеләнгән. 2008 елдан 2013 елга кадәр Король прокурор хезмәтен баш дәүләт гаепләүчесе вазыйфасында җитәкләгән.
Сәяси карьера 2015 елда Лондонның Холборн һәм Сент-Панкрас округыннан, 52,9% тавыш җыеп, Җәмгыять палатасына депутат итеп сайланган.
2016 елның 7 октябрендә Лейбористлар партиясе лидеры (2015―2020 елларда) Джереми Корбинның кабинетында Евросоюздан чыгу буенча министр итеп билгеләнгән.
2019 елның 12 декабрендә Парламентка үз округында (64,52 % нәтиҗә белән) консерватор Александр Хейвордны (15,63%) җиңгән.
2024 елда Британиядәге сайлауларда 14 елга беренче тапкыр парламентта урыннарның күпчелеген оппозициядәге Лейбористлар партиясе алган. 2024 елның 5 июлендә Кир Стармер Бөекбританиянең яңа премьер-министры вазыйфасын алган.
Шәхси тормышы 2000-еллар башында адвокат (Victoria Alexander, 1973 елгы) белән танышкан, 2004 елда язылышканнар, 2007 елның 6 маенда өйләнешкәннәр. Ике балалары бар: уллары (2008 елгы) һәм кызлары (2010 елгы). Икесе дә әниләренең яһүд динендә тәрбияләнә. Даунинг-стритка күчәр алдыннан гаилә Лондонның төньягындагы Кентиш-Таунда яшәгән.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Бөекбритания лейбористлары Төркем:Лидс университетын тәмамлаучылар Төркем:Оксфорд университетын тәмамлаучылар Төркем:Бөекбритания премьер-министрлары Төркем:Гамәлдәге дәүләт башлыклары Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре