Джузеппе Игнацио Аппиани, шулай ук Йозеф Игнац Аппиани (итал.Giuseppe Ignazio Appiani; нем. Joseph Ignaz Appiani, * 1706 елның 16 октябре Мюнхен; † 1785 елның 19 августы Трифенштайн) — итальян килеп чыгышлы немец рәссамы, соң барокко эпохасы дивар өсте һәм фреска живописе остасы. Майнц курфюрстының сарай яны рәссамы. Майнц сәнгать Академиясенең нигезләүчесе һәм беренче мөдире.
Гаиләсе Джузеппе Аппиани Порто-Черезиодан (Ломбардия) итальян рәссам-оформителе Пьетро Франческо Аппиани һәм Фюрстенфельдбрюктан Мария-София гаиләсендә туган. Фреска живописе остасы Якопо Аппианиның (1687—1742) энесе булган.
Сайланган эшләре
Германиядә
Бавария Линдауда Ходай Анасы собор чиркәвендә түшәм фрескалары (1749) Бамберг янында Зеехоф кальгасының "Ак залы"нда түшәм росписьләре (1751—1752) Ундүрт Изге Соборы (1763/1764-1769) Вюрцбургта иезуитларның изге Михаил чиркәве (1770 елдан соң) Трифенштайн Монастыре (1784 елдан соң) Бад-Киссингенда иске изге Якоб собор чиркәвендә алтарь живописе («Якоб җәзалау урынына юлында авыруларны дәвалый», 1775 елдан соң) Хелденфельд монастырь чиркәве (1783/1784)
Баден-Вюртемберг Обермархталь монастыренда рефекторий Меересбургта яңа кальга (Көзге залында һәм үзәк баскыч күтәрелешендә росписьлар) һәм Меересбургта католик семинарының Изге Карл Борромеус капелласында (1761—1762) Альтхаузенда изге Михаил чиркәве (як. 1758 / як. 1766/1767) Констанц янында Обердорфта изге Хач капелласы (1748) Обернхеймда изге Афри собор чиркәве (1751—1754) Эрингенда Изге Блазиус шәһәр собор чиркәве, «Серле кичә» түшәм росписе (1763—1766)
Югары Пфальц Вальдзассен монастыре (1727)
Рейнланд-Пфальц Майнцта изге Петр чиркәве (1755/1756)
Гессен Франкфуртта Болонгаро кальгасы (1774) Бад-Камбергта Петр һәм Павел собор чиркәве (1778—1779)
Швейцария Геррлиберг (1732) Цюрих (1732?) Арлесхеймерда собор чиркәве (1759—1760)
Галерея
Күргәзмәләр 2020 — Кёльнның Вальраф-Рихарц музеенда музей запасникларында Джузеппе Аппианиның күптән түгел табылган график эшләр тупланмасыннан тезелгән «Аппиани маҗаралары. Бер рәссамны ачу» атамасы астында экспозиция.
Искәрмәләр
Әдәбият Allgemeines Künstlerlexikon Alof, M.: Joseph Ignaz Appiani (1706—1785) — Leben und Werk (Dissertation), Ludwig-Maximilians-Universität München 1993, teilveröffentlicht в: Jahrbuch der Bayerischen Denkmalpflege, Bd. 45/46 (1991/1992), München Berlin 1999, S.93-144. Jürgen Pursche: Zur Restaurierung der Deckenfresken von Giuseppe Appiani. In: Die Restaurierung der Wallfahrtskirche Vierzehnheiligen. Band 1 (Textband). München 1990, S. 242—256. Joseph Ignaz (Giuseppe Ignazio) Appiani. In: Maler in Franken. Nürnberg 1993, S. 224—225. Stefan Hundbiß, Juliane Wolf-Schirmer: Bericht zur Voruntersuchung am Deckengemälde von Joseph Ignaz Appiani im Weißen Saal von Schloß Seehof. в: Jahrbuch des Bayerischen Landesamts für Denkmalpflege. Band 41. München 1991, 101—111. Michaela Neubert: Das künstlerische Schaffen des Carlo Carlone, Giuseppe Appiani und Federico Bencovich in Franken. In: Frankenland «Würzburg». 51, Würzburg 1999, S. 251—270. Heinz Leitermann: Joseph Appiani, Kurfürstlich Mainzischer Hofmaler und Akademiedirektor: Ein Beitrag zur Geschichte der Freskomalerei des 18. Jahrhunderts in Mainz und Süddeutschland. Phil. Dissertation. Frankfurt 1932. в: Mainzer Zeitschrift. 30, Mainz 1935. Josef Heinzelmann: Die Appiani — eine Künstlerfamilie zwischen Italien, der Schweiz und Deutschland. Mit Exkursen über die Familien Bossi, Cronberger, Oldelli, Paleari, Sophia u. a. Genealogie, 11, 1972. Venator, M.: «Echte oder falsche Signaturen, oder wieviel Zuschreibung verträgt das zeichnerische Werk von Girolamo Troppa?», in Girolamo Troppa (1637 — nach 1710) Der Zeichner. Ein Phantom, Heft 23 «Der un/gewisse Blick» (Ausst.-Kat. Wallraf-Richartz-Museum (2.12.2016 — 12.03.2017)), S. 27-32. Franz Warmuth, 100 Jahre Herz-Jesu-Pfarrei Bad Kissingen. Bad Kissingen 1984, S. 49.
Сылтамалар Bildergalerie seiner Werke, үзәк сәнгать тарихы институты фототекасыннан, Мюнхен Төркем:Рәссамнар