Әдһәм Арысланов () — дәүләт-партия эшлеклесе.

Киров авыл хуҗалыгы институтын, КПСС ҮК каршындагы читтән торып укулы югары партия мәктәбен бетергән. 1949 тән КПСС әгъзасы. 1941-43, 1950-51 елларда Нократ җидеелык мәктәбе хисапчысы. 1951 тә КПССның Слабутский район комитеты инструкторы. 1954 тән Шабалино районында: пропаганда-агитация бүлеге мөдире, район партия комитеты секретаре, беренче секретаре, район башкарма комитеты рәисе (1962, 1965). 1965 тән Кирово-Чепецкидә: авыл хуҗалыгының җитештерү идарәсе башлыгы, шәһәр халык контроле комитеты рәисе, район башкарма комитеты рәисе (1967-76). 1976-94 тә Кирово-Чепецк уенчыклар фәбриге директоры.

Искәрмәләр