Лумбов култыгы — Ак диңгездәге култык.

Кола ярымутравының төньяк-көнчыгышында урнашкан. Озынлыгы 16 км, киңлеге 5 км-га кадәр. Култык сай сулы — тирәнлеге 4 м га кадәр генә. Ярлары кыялы текә. Яр буенда Лумбовка авылы урнашкан. Култыкка Лумбовка һәм Каменка елгалары коя. Диңгезгә чыгу урынында Лумбов утравы урнашкан, ул ике бугаз хасил итә: Зур Капка һәм Кече Капка. Төньяк-көнбатыш ягыннан — Каковиха борыны.

Кола ярымутравының Тре ярындагы иң зур култыгы.

Искәрмәләр

Төркем:Мурманск өлкәсе култыклары