Сергей Чебнёв, Сергей Владимир улы Чебнёв (; 1979 елның 6 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Балык Бистәсе ― 2024 елның 18 августы, РФ, Курск өлкәсе, Суджа районы, Кече Локня) ― россияле хәрби хезмәткәр, подполковник, 1996 елдан РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән. Россия Федерациясе Герое (2025, үлгәннән соң).
Тәрҗемәи хәле 1979 елның 6 мартында Татарстан АССР Балык Бистәсе районы үзәге Балык Бистәсендә туган. Гаиләдә тагын ике туганы булган. Әнисе Ольга Константиновна 1952 елгы, әтисе Владимир 2011 елда рактан үлгәнРегина Шафиева. «Мой брат был рожден совершить подвиг»: семья Героя России из Челнов рассказала, каким он был. Бизнес-Онлайн, 10.03.2025. 1983 елдан гаилә Зәйдә, 1992 елдан ― Чаллыда яшәгән.
Сергей Чаллының 56нчы мәктәбен тәмамлаган (1996). Спорт секцияләренә йөргән: бокс, көрәш, карате, волейбол, баскетбол белән шөгыльләнгән. 10нчы сыйныфта офицер булырга теләп, хәрби эшчәнлек турында уйлана башлаганСтанислав Шемелов. «Он держал удары ВСУ 12 дней»: как уроженец Челнов стал Героем России за «вторую Брестскую крепость». Бизнес-Онлайн, 7.03.2025. 1996 елда Казан югары танк команда училищесының гомуми гаскәр факультетына укырга кергән. Танк училищесында шунда ук отделение командиры итеп билгеләнгән. Училищедан соң Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә офицер вазыйфаларында хезмәт иткән. Калининград өлкәсендә хезмәт итә.
2012 елдан Казанда хәрби полицияне җитәкләгән. Анда ике ел хезмәт иткән, һәм аны Кытай чигенә — Байкал арты краеның Борзя шәһәре хәрби частена җибәргәннәр. Анда ул пенсиягә кадәр хезмәт иткән, соңыннан Калининградка гаиләсе янына кайткан.
Лаеклы ялга махсус хәрби операция башланганчы чыккан. 2022 елның көзендә, мобилизациягә эләгепПутин Татарстанда туган Россия Герое Сергей Чебневның улына кылыч бүләк итте. Татар-информ, 10.03.2025 (вариант: хәрби хезмәткә үз теләге белән киткәнВстреча с вдовой Героя России Сергея Чебнёва. Президент России, 6.03.2025), алгы сызыкка киткән.
Украинаның Россиягә кире кагуда катнашучы хәрби хезмәткәр булган (позывное «Отмель»). 9нчы мотоукчылар полкының беренче батальоны белән командалык итеп, офицер Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Харьков өлкәсендә хәрби бурычлар үтәгән.
Хәрби хәрәкәтләр зонасындагы уңышлары өчен «Суворов» һәм «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Герой исемен Сергей Чебнев 2024 елның августында Курск өлкәсендәге өчен алган. Подполковник 12 көн буена, төрле буйсынудагы өч полкның шәхси составы белән командалык итеп, ВСУ подразделениеләре бәреп кергән Суджа шәһәре янындагы мөһим плацдармны саклап калу максаты белән Кече Локня торак пунктын саклап торган. 18 августта, дошман десантына подразделениеләр тылында ныклап урнашырга ирек бирмәс өчен, С. Чебнев шәхсән үзе штурм группасының контратакасын җитәкләгән. Сугыш барышында төркем минометлар һәм дрон-камикадзе ударлары астына эләгә, подполковник үлем җәрәхәтләре ала Хезмәттәшләре махсус операциядә һәлак булган Россия Герое Сергей Чебневның мәетен эзли. Татар-информ, 10.03.2025.
2024 елның 18 августында Курск өлкәсенең Суджа районының Кече Локня авылын саклаганда һәлак булган. Калининградтан ерак түгел урнашкан Гурьевск шәһәр округындагы бистәсендәге хәрби мемориаль комплекста җирләнгәнЧаллы мэры Россия Героен җирләүдә: Татарстан Рәисе исеменнән кайгыгызны уртаклашам. Татар-информ, 16.03.2025.
2025 елның 6 мартында (аңа 46 яшь тулырга тиеш көнне) РФ Президенты Владимир Путин Чебневның хатыны Ольгага Россия Героеның «Алтын йолдыз»ын тапшырган.
С. В. Чебнев ― Казан танк училищесын тәмамлаучылар арасында СВО вакытында Россиянең 26нчы Герое булган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2025 ― Россия Герое (үлгәннән соң). . медале (Россия). .
Шәхси тормышы Хатыны Ольга (Казаннан), кызы Евгения (2001 елгы), улы Игорь (2002 елгы, ул шулай ук Казан югары хәрби танк училищесын тәмамлаган. Хәзер лейтенант дәрәҗәсендә рота белән командалык итә). Гаиләсе Калининград өлкәсендә яши.
Хәтер 2025 елда Чаллыда Россия Герое Сергей Чебнев исемендәге сквер барлыкка китерелгән. Сквер 56нчы мәктәп укучылары һәм шәһәр Советы депутатлары ярдәме белән яшелләндерелә Чаллыда Россия Герое исемендәге скверга беренче агачлар утырттылар. Татар-информ, 18.10.2025Зөлфия Галим. Чаллыда Россия Герое исемендәге скверга беренче агачлар утыртылды. Шәһри Чаллы, 18.10.2025. Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Подполковниклар (Россия Федерациясе) Төркем:РФ Каһарманнары Төркем:Батырлык ордены кавалерлары Төркем:«Батырлык өчен» медале (Россия) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Суворов медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Казан танк университетын тәмамлаучылар Төркем:Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашучылар