Мартин ван Мейтенс Кечесе (нидерланд телендә: Martin van Meytens, Mijtens; Meitens, Maitens, немец телендә: Meydenz, Mittence der JüngereВ российской историографии закреплена форма: Мейтенс. См.: Государственный Эрмитаж. Западноевропейская живопись. Каталог 2. — Л.: Искусство, 1981. — С. 146; 1695 елның 24 июне, Стокгольм — 1770 елның 23 марты, Вена) — һолланд рәссамы, живописец-миниатюрист һәм портретист. Делфттан һәм Гаагадан шәҗәрә башында Даниэль Мейтенс Олысы булган зур художество гаиләсенең әгъзасы. Күбесенчә Австриядә эшләгән. Тормышы һәм иҗады Мартин Мейтенс Кечесе Гаагадан живописец һәм тупламалар җыючы Мартин Мейтенс Олысының (1648—1736) улы һәм өйрәнчеге булган. Әтисе 1667 елдан бирле Швеция короленең сарай яны живописецы булган Стокгольмда туганNeues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852. Туганы Жорж Демаре белән Мейтенс Кечесе Стокгольмда әтисенең живопись мәктәбендә төпле белем алган. 1714 елда Англиягә барган, сарай яны живописецы Антонис Ван Дейкның сәнгатен өйрәнгән һәм эмаль буенча миниатюра живописе техникасын үзләштергән. 1717 елда Парижда рәссам-эмальер Шарль Буаның өйрәнчеге булган, аның белән 1720-нче елда Дрезденга барган, анда Саксония курфюрстыАвгуст Көчле заказлары буенча эшләгәнВласов В. Г. Мейтенс // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 42. — ISBN 5-88737-010-6. Франциядә Мейтенс мәшһүр рәссам-миниатюрист булган, аның яклаучысы Орлеан герцогы үзе булган һәм ул башкалары арасында рус патшасы Пётр Бөек өчен кырык эмаль портрет ясаган. “Людовик XV һәм Пётр I-нең эмальдә Мейтенс иҗат иткән портретлары – үз төркемнәрендә иң яхшыларның берсе” Власов В. Г. Мейтенс. — С. 42. 1721 елда Мейтенс Венага киткән. Император Карл VI-ның сарай яны рәссамы булып хезмәт итәргә тәкъдим аны Италиядә осталыгын алдан камилләштерергә этәргән. 1723 елдан 1727 елга кадәр ул Венециядә, Римда, Неапольдә, Флоренциядә, Болоньяда, Миланда, Туринда һәм Генуяда туктаган һәм майлы живопись техникасы алымнарын өйрәнгән. Флоренциядә, Миланда һәм Туринда аның үлчәмнәре буенча зур булмаган картиналары зур популярлык казана башлаган. Италиядән кайткач һәм Ватанына озак зиярәтеннән соң Мейтенс ахыр чиктә 1731 елда тәмам Венада яши башлаган. Бер елдан соң ул сарай яны «камер рәссамы» (Kammermaler) булган һәм йорт сатып алырга хокук алган, бу гадәттә бары тик католикларга мөмкин булган (Мейтенс протестант булган). Императрица Мария Терезия хөкеме вакытында 1740 елдан бирле ул император гаиләсенең привелегияле рәссамы буларак данының пигына ирешкән. 1759 елда Вена нәфис сәнгатьләр академиясе мөдире булып билгеләнгән булган. Аның энесе һәм өйрәнчеге Софониас де Дерихс (Sophonias de Derichs) идарә иткән зур остаханә аңа зур санда императрица, аның гаиләсе һәм сарай яндагылар портретларын барлыкка китерергә рөхсәт иткән. Оста төп детальләр белән чикләнгән, ә барлык алдан эшләнелә торган эшне, аксессуарларны, драпировкаларны һәм фоннарны ярдәмчеләр башкарган. Мондый эш ысулы еш очраган, аны, хосусан, Питер Пауль Рубенс, Ван Дейк һәм күп башка мәшһүр рәссамнар кулланган. 1760 ел тирәсендә ул яшь сынчы Франц Ксавер Мессершмидтның художество сәләтен ачкан һәм аны Император Корал пулатында бронза коелмаларның чеканщигы һәм кисүчесе итеп эшкә урнаштырып матди яктан ярдәм иткән. Мейтенс әдәпле сарай яндагы булып чыккан, ул берничә телдә сөйләшкән, музыка белән шөгыльләнергә яраткан һәм яхшы биюче булган. Аның физика һәм алхимия белән дәртле мавыгуы аңа эмаль буяулар эшләп чыгаруда булышкан һәм 1743 елда ул эмаль буенча миниатюра росписе өчен буяулар эшләп чыгару буенча фабрика нигезләргә император привилегиясен алган. Вазыйфасы буенча Мейтенс император Иосиф II-нең таҗ кию тантанасы кебек барлык дәүләт тарихи вакыйгалары һәм церемонияләренең сурәтләрен ясаган. Ул күп фигуралы картиналар барлыкка китерүендә ярдәм иткән күп өйрәнчек һәм ярдәмчеләрне тәрбияләгән. Мартин Мейтенс Кечесенең шәхси стиле үзендә Мария Терезия сарае янында XVIII гасыр уртасында булган үзлекле Вена рококосы эстетикасын, һолланд живописе традицияләрен һәм эмаль буенча росписьтән килеп чыккан нәзек техника һәм “шома” өслек спецификасын берләштергән. Мейтенс живописенең йогынтысы озак вакыт дәвамында бөтен Австро-Венгрия империясе буенча көчле булганWerke von Martin van Meytens der Jüngere bei Digitales Belvedere .
Галерея
Искәрмәләр
Төркем:Рәссамнар