Шамсиддин Вохидов (, 2002 ел 11 гыйнварда туган, Үзбәкстан) — үзбәк шахматчысы, гроссмейстер (2020).

Биографиясе

2015 елда 14 яшькә кадәр булганнар арасында дөнья чемпионатын җиңде.

Вохидов 2021 елда үткән ФИДЕнең зур швейцарка турнирында 89 нчы урынны алды.

2018 елда рапид буенча дөнья чемпионатында ул Магнус Карлсенны җиңде. Дөнья чемпионы ачык фигуралар белән уйнады һәм Вохидовка «балача мат» куюга омтылды.

Азиянең онлайн чемпионатын җиңеп, 2021 елда дөнья кубогына квалификацияләнде. Дөнья кубогының беренче турында Лука Пайчадзены 2:0 исәбе белән җиңде, ә икенче турда Сергей Карякинга шушы ук исәп белән оттырды.

2023 елда Азия чемпионатын яулады. Искәрмәләр

Сылтамалар Шамсиддин Вохидов 365Chess.com