Драгана Кршенкович-Бркович ( / Драгана Кршенковић Брковић) — черногор язучысы.

Тормыш юлы Драгана Кршенкович-Бркович сәяси фәннәр факультетын һәм драма сәнгате факультетын тәмамлаган. 1989 елда Белград телевидениесе аның 1981 елда керү имтиханы өчен язылган «Vrele kapi» пьесасын күрсәтә.

Югославия сугышлары вакытында Драгана Кршенкович-Бркович Белградтан Подгорицага күченә. Анда ул ире Томислав Бркович белән «Зәңгәр лагуна» курчак театрына нигез сала. Бу театр турында тулырак мәгълүмат «„Зәңгәр лагуна“ курчак театры» (Подгорица, 2019) икетелле монографиясендә басылып чыгаPlava-laguna-monografija .

2005—2006 елларда Фулбрайт алмашу программасы буенча Хьюберт Хамфри стипендиаты була. Кршенкович-Бркович ел буе Вашингтонда уздыра. 2008 елда Карл һәм Франц исемендәге Грац университетында тикшеренүләр үткәрү өчен Австрия хөкүмәте грантын ала.

АКШ (apexart New York City Fellowship, Нью-Йорк, 2014; Writers Omi, Ledig House, Нью-Йорк, 2017), Маҗарстан (Pecs Writers Program, Печ, 2013) һәм Австрия (Writers Residence программасында, KulturKontakt Austria, Вена, 2011). Моннан тыш, Родос утравында ЮНЕСКО эгидасы астында Урта диңгездә хатын-кыз иҗат итүчеләрнең 1 нче Халыкара мәдәнияте форумында, 2011 елда Болоньяда уздырылган Болонья китап ярминкәсендә, Братиславада 23 нче Халыкара иллюстрация биенналенда һәм башка мәдәни чараларда катнаша.

Язучы Астрид Линдгрен истәлеге премиясенә 10 тапкыр номинацияләнгән (2008 елдан 2018 елга кадәр). Ике нәфис фильм, «Хозентарус» (2018) һәм «Тылсымлы ачкыч» (2020) Черногориянең җәмәгать тапшырулары хезмәте тарафыннан аның шул исемдәге әкиятләре буенча төшерелгән.

Аның пьесалары Балканның күп илләрендә куела. Драгананың дүрт пьесасы Черногория һәм Төньяк Македониянең башлангыч мәктәпләре өчен язылган. Кршенкович-Брковичның «Манито күле джинны» китабы 2011 елда Мюнхенда Халыкара яшьләр китапханәсе тарафыннан «Ак каргалар» премиясен тапшыру өчен сайлана. Хикәяләр Buchkultur, Blesok, Sarajevo Notebook, ARS һәм башкалар кебек күп кенә халыкара журналларда бастырылган. Кршенкович-Бркович ике роман, ике хикәяләр җыентыгы, бер драма пьесалары җыентыгы, ике монография һәм берничә балалар китабы бастырып чыгара.

Хезмәтләре

Матур әдәбият

«Ателан төне» (); «Югалган мөһер» (); «Александриядә янгын» (); «Күренми торган стена артында» (); «Оста сарае» ().

Балалар әдәбияты

«Сер сере» (; издана на двух языках); «Зәңгәр тау» (); «Цилиндрлы һәм лацканында чәчәкле музыкант» (); «Манито күле джинны» (); «Зәңгәр кристаллның сере» ().

Документаль әдәбият

«Фрагментлар: әдәбият рекордлары» (); «Үзгәрүчәнлекнең поэтикасы: Данило Кишның «Иртә кайгылар»ында вакытны оештыру» (); «Эдгар Аллан По онейризмы һәм Алисия Острикерның экзистенциаль борчылуы» (); «Мифологиянең феминистик ревизиясе: классик әкиятләрдә хатын-кыз идентификациясенең патриархаль модельләрен җимерү» (); «Онытылган сәяхәт — әкиятләрдә сурәтләнгән Эзләр» ().

Искәрмәләр

Төркем:Белград университетын тәмамлаучылар Төркем:1956 елда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Черногория язучылары