Имля төзәтүХ.Курбатов “Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы”. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1960 134б.Х. Курбатов керткән фәнни терминологиясе. 1899 елда әдәби телне билгеләү, язмак формаларын стандартлаштыру һәм укыту программаларын төзү мәҗлес гыйльми карары.
Имля төзәтү карары 1899 елның июнь аенда Уфада тел, имля һәм мәгариф мәсьәләре буенча мәҗлес гыйльми(фәнни конференция) үткәрелә. Атна буе дәвам иткән бу мәҗлескә кырык-иллегә якын мөгаллим һәм галим-голәмә җыела. Анда яңа чор мәктәпләре өчен программалар төзелә һәм имля берләштерү карары кабул ителә. Карарда шул пунктлар бар:
Руссия төркиләре өчен Казан шивәсе лисанын гомуми ителеп кабул итәргә. Фәнни вә истлахи мәгънәләр өчен истлахәт гарәбине кабул итәргә. Җәмегъ галәмәтләре улан لر لار адәтләре, урынларына карап, һәр икесе истигъмал ителергә. Хикәя имази сыйгасендә сыйгасендә фәтхә ишетелсә дә, әлиф илә язылырга: килгән, киткән, икән Ачык ишетелгәнен язмый калмаска: сезнең, безнең, аның Саңгырау кәфне өстенә өч нокта куелып, фарсы кәфнең өстенә бер сызык сызу иля кәф гарәбидән аерырга: д дыр-дер, д дым-дем, д дык-дек, адәтләре уаусыз гына язылырга: Хәл сыйгаләре ып ып-еп язылырга Оч, өч, уч, үч кәлимәләре бер-бересеннән аермак өчен уау өстенә галәмәт куймаска. اوچونөчен, بوتونбөтен, تييوشтиеш, كييمкием кәлимәләре ايچون, بيتون, تيوش, كيوم рәвешендә замма ишетелгәне و илә язырга. вв хәрефләре кәлимәләрнең әүвәлендә язылырга, илтибасы булмаганда, уртада вә ахырда язылмаска: сан, сабан, таш, табан. Фәтхәи хәрфиясе (ә) кәлимәләрнең фәкать ахырында язылырга: Нәфи мөзаригъ сыйгаләре мас-мәс адәтләре илә язылырга:
Нәтиҗәсе Бу карар шул рәвешенчә, гарәп хәрефләрнең сафлыгын саклау, татар сүзләре өчен өстәмә хәрефләр арттырмау (о, ө, у, ү авазларын бер-бересеннән аермак өчен уау өстенә галәмәт куймаска) рухында була. Шуңа карамастан аның уңай яклары бар: гарәпнең фәтхәсе урынында ه хәрефен (ә) язу, گ (г), ڭ (ң)хәрефләрнең куллануны законлаштыру, мас-мәс кушымчаларын татар телендә әйтелгәнчә алу һ.б.
Искәрмәләр:
Төркем:Иске имля әлифбасы Төркем:Татар гарәп язуын кулланган мәкаләләр Төркем:Иске имля Төркем:Имля Төркем:Гарәп әлифбасы нигезендә татарча әлифба