Джулио Романо буларак мәгълүм (итальян телендә: Giulio Pippi de' Jannuzzi, detto Giulio Romano — «Джулио Римлы»; 1499, Рим —1546 елның 1 ноябре, Мантуя) Джулио Пиппи де Джаннуцци — итальян рәссамы: рәсем ясаучы, живописец, сынчы һәм архитектор. «Рафаэлеск» — Рафаэль Сантиның иң атаклы өйрәнчекләреннән берсе. Итальян Яңарышы һәм маньеризм чорының күпьяклы шәхесе. Күбесенчә Римда эшләгән, әмма аның иң оригиналь эше —Палаццо дель Те Мантуяда урнашкан. Тәрҗемәи хәле
Рәссамның төгәл туу датасы бәхәсле булып торган. 1546 ел үлем шәһадәтнамәсендә кырык алты яшь дип күрсәтелгән; шуңа күрә ул 1499 ел тирәсендә Римда туган дип санаганнар GIULIO Romano di Enrico Parlato Dizionario/ Biografico degli Italiani — Volume 57 (2001) . Шулай да аны шәхсән белгән Джорджо Вазари үзенең “Тормыш тасвирламалары”нда ул илле дүрт яшендә үлгән дип раслаган, шулай итеп аның туу датасы 1492 елга күчерелә, бу рәссамның 1515 ел тирәсендә Рафаэль белән хезмәттәшлек башлануына күбрәк туры килә Дж. Вазари. Жизнеописания наиболее знаменитых живописцевRenato Barilli. Maniera moderna e manierismo. — Feltrinelli, 2004. — P. 118. Джулио бай сәүдәгәр гаиләсендә туган булган. Әтисенең сәүдә конторасы Виа Мачел-де-Корвида, Микеланджело йортыннан, Рим форумыннан һәм Пьяцца-дель-Кампидольо (Капитолия) мәйданыннан ерак түгел хәзер зур Витториано һәйкәле урнашкан районда булган. Яшь чагыннан ук сәләтле өйрәнчек һәм Рафаэльнең күп кешеле остаханәсендә төп хезмәткәрләрнең берсе булган. Ул оста белән Виллы Фарнезина, «Лоджияләр» һәм Ватиканның «Станцалары» фрескалары (1508—1517) кебек күп живопись башлануларында хезмәттәшлек иткән. Романо Рафаэль проекты буенча Мадама Вилласын төзи башлаган. Джулио Романоның мөстәкыйль эше бары тик Рафаэльнең 1520 елда үлеменнән соң аңа остазы башлаган эшләрне, мәсәлән, Ватиканда (1520-1524) “Константина Залы”ның росписьне тәмамларга кушылгач башланган. 1521 елда Джулио Романо әдип һәм Рафаэльнең яклаучысы Бальдассаре Кастильоне рекомендациясе буенча герцог Федерико II Гонзага тарафыннан сарай яны живописецы буларак Мантуяга (Ломбардия) чакырылган булган. Римда эшләрен тәмамлагач Романо 1524 елда Мантуяга килгән. Аңа күп архитектура эшләре кушылган булган Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852.
Аның беренче биремнәре Мармиролло вилласы (соңыннан җимерелгән) төзелеш мәйданын күзәтү, маркиз Федерико II-дә ат абзары булган «Те» дип аталган урында казино (зур булмаган сарай) төзү булган. Джулио Романо росписе өчен күп ярдәмчеләр, шул исәптән Рафаэллино дель Колле һәм билгеле вакытта Джован Франческо Пеннины кулланып Палаццо дель Те буларак мәгълүм грандиоз бина төзегән. Палаццо дель Тега багышланган эшкә ул 1524 елдан башлап ун ел сарыф иткән. 1530 елның 2 апрелендә Романога Палаццо дель Те йорт яннарында һәм бүлмәләрендә узган киләсе герцог Фридрих II кунагы император Карл V хөрмәтенә бәйрәм оформлениесе кушылган булган. 1526 елда Джулио Романо төзелеш проектларының префекты һәм “шәһәр урамнары җитәкчесе” итеп билгеләнгән булган, бу аңа шул вакытның Европа сарай яннарының маньерист мәдәниятендә киң таралган иң могъҗизалы уйланмаларда живописец-декоратор һәм архитекторның киң эшен башкарып сарай янының бөтен архитектурасы һәм художество әсәрләре белән идарә итәргә мөмкинчелек биргән. Джулио Романо шулай ук герцог сарай янының җиһазландырылуы турында кайгырткан, анда ул башкасы арасында эчке сарайны һәм берничә фресканы барлыкка китергән. 1530-1540 еллар унъеллыгында ул Мантуяның Гонзага амбицияләренә туры китереп үзгәртеп корылышына юнәлдертелгән күп проектларда катнашкан. Вазари рәссамга 1541 елда зиярәт кылгач, ул бай һәм йогынтылы кешегә юлыккан. Аның статусы Мантуяның үзәгендә үзе өчен сарай төзергә мөмкинчелек биргән, ул Джулио Романы йорты (la casa di Giulio Romano, 1544) дип атала башлаган. Йорт 1899 елда җимерелгән булган. 1546 елда үлем аңа Изге Пётр соборы төзелешендә беренче архитектор булыр өчен Римга кайтырга комаучалаган. Ул Мантуяда Сан-Барнаба чиркәвендә күмелгән булган, әмма аның күмелүе бинаның 1737 елда бина төзекләндерелүе вакытында җимерелгән булган. Аның каберендә Вазари мәгълүматы буенча латинча язма урнаштырылган булган: «Romanus moriens secum tres Julius artes abstulit (haud mirum) quatuor unus erat» (Юлий, бездән киткәндә, өч гаҗәп сәнгать алып киткән. Үзе (шуны ничек танымаска!) дүртенче могъҗиза булган)Vasari G. Le Vite de’piu eccelenti Pittori, Scultori e Architetti. — Roma: Newton Compton Editori, 1991, 2007, 2010. — Grandi Tascabili Economici. — ISBN 978-88-541-1425-8. — P. 880. Джулио Романоның өйрәнчекләре маньерист Франческо Приматиччо, сынчы һәм гравёр Дж. Б. Скультори, Джулио Антонио Бонасоне, тугъры ярдәмче Джован Франческо Пенни, Рафаэллино дель Колле, Лионедан Джан, Пешадан Бенедетто Паньи, Фаэнцадан Фигурино, Ринальдо һәм Джованбаттиста, Фермо Гуизони, һәм, мөгаен, башкалар, алар турында мәгълүмат сакланып калмаган.
Иҗады Рафаэль остаханәсендә катлаулы мөнәсәбәтләр һәм эшләр өләшелүенә күрә Джулио Романоның шәхсе язу ысулын һәм шәхси кертемен танырга авыр. Атрибуциясе бәхәсле булган рәт картина һәм рәсем бар. Башка очракларда тәнкыйтьчеләр, күбесенчә декоратив атрибутлар сурәтләнүендә, мәсәлән, Ватикан Станцалары росписьларында (“Илиодорның храмнан куылуы” һәм “Боргода янгын” фрескаларның түбән өлешенең монохром гермаларында) Джулио Романоның кулын таныйлар. Рафаэлнең 1520 елда вакытсыз үлеменнән соң Джулио Романо оста васыяте буенча шуның белән озак хезмәттәшлек иткән Джован Франческо Пенни белән остаханәне һәм керүче заказларны мирас итеп алган. Шул периодта Джулио Мадама Вилласы росписьлары өстендә эшләр координациясе өчен һәм шунда, мәгълүм булганча, “Хач күренеше” һәм “Мильвий күперендә бәрелеш” (1520—1524) күренешләрен ясаган “Константин залы” тәмамлануы өчен җаваплы булган. Эшчәнлегенең бу Рим чорында аның тарафыннан шулай ук Вилла Лантеда мифологик эчтәлекле фрескалар һәм берничә алтарь образы, мәсәлән, «Бәби Гайсә һәм Иоанн белән Мадонна» (Римда изге Петр соборы сакристиясе), «Изге Стефанның газаплануы» (Сан-Стефано чиркәве, Генуя) һәм «Мадонна» (Иске осталар галереясе, Дрезден) ясалган булган. Джулио Романоның бу беренче эшләре Рафаэль рухы иңдерелгән булган һәм композициясе һәм колориты буенча бөек урбинлының әсәрләренә охшаш, бу өлешчә аларның кайберләре аның эскизлары буенча башкарылу белән аңлатыла. Шулай да, вакыт узу белән Рафаэльнең Джулио Романо иҗатына йогынтысы әкренләп шомаланган булган һәм аның иң соңгы эшләрендә Рафаэль стиленә чит хасиятләр өстенлек сөрә.
Джулио Романоны “Рим борынгылыклары” (антик сәнгать) белгече дип саналган, шуннан, өлешчә аның “Романо” кушаматы. Ул антик геммаларның сирәк тупланмасына ия булганы билгеле. Джулио Романо, Рафаэльнең өйрәнчекләренең иң лаеклысы, останың «Преображение» дигән соңгы картинасын тәмамлаган, гәрчә бу факт аерым белгечләрдә бәхәс тудыраCranston Jodi. Tropes of Revelation in Raphael’s Transfiguration // Renaissance Quarterly. — The University of Chicago Press, 2003. — Т. 56, № 1. — С. 1—25. — doi:10.2307/1262256 . Архивировано 27 апреля 2016 года . Джулио Романо күп декоратив эшләр башкарган, алтын һәм көмештән ашханә өчен эшләнмәләр өчен рәсемнәр, тукылган келәмнәр — шпалералар өчен картоннар эшләгән. “Парадоксаль, әмма Яңарышның чагыштырмача кыска чоры өчен хас булып нәкъ менә Рафаэльнең идеаль стилен иң яхшысы булып үзләштергән Романо киләсе берничә ел дәвамында өермәле, динамик маньеризмга әвердереп киләсе берничә ел дәвамында аның гармониясен җимергән »Власов В. Г. Джулио Романо, Джулио Пиппи // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 310. — ISBN 5-88737-005-X. Бу күбесенчә Палаццо дель Теның архитектурасы һәм росписьларына карый. Палаццо дель Теның архитектурасы маньеризм сәнгатенең хасиятле мисалы булып тора. Б. Р. Виппер билгеләп үткәнчә сарайның диварлары баганалар, нишалар һәм сукыр тәрәзәләр белән бизәлгән, кайбер урыннарда штукатурка тигезләнмәгән булып калдырылган (spezzato эффекты), бу өслекне тереләтә, аңа тирәнлек бирә. Сарайның бөтен кыяфәте “чи, эшләнеп бетерелмәгән килеш калдырылган сыман тәмамланмаган элементлар” белән шулай аталган «авыл стиле»на якын. Юри “дөрес түгеллек, кыйшайтылганлык”, элементлар чиратлашуында аритмиклык корылмага XVI гасыр маньерист архитектурасы өчен хас күрү хәрәкәтчәнлеге, живописьлек, атектониклык бирәВиппер Б. Р. Борьба течений в итальянском искусстве XVI века (1520—1590). — М.: Издательство Академии наук СССР, 1956. — С.62. Романоның соңрак әсәрләрендә барокко чорыннан алдан килүчесе булган гигантоманиягә, мөмкин булмаган иллюзияләргә омтылыш, карашта архитектур пространствосын бозарга теләк чагылыш тапкан. Сарайның өч залының берсенең: Олимпка һөҗүм итүче һәм аның ватыклары астында үлүче гигантларны сурәтләүче “Гигантлар Залы”ның росписьлары динамика, экспрессия, гадәти булмаган ракурсларның гаҗәплеге һәм фигураларның төрле масштаблыгы белән сокландыра. Ялангач персонажларның шоклаучы ракурслары һәм позалы җәнҗаллы дип саналган, шул вакытта росписьларны бары тик чакырылган кунакларга күрсәткәннәр. Шулай да шундый чишелеш маньеризм эстетикасы белән тулысынча килешә. Маньеризм сәнгатендә «Эротик сызык»ны Джулио Романо мәшһүр шагыйрь Пьетро Аретиноның мәхәббәт сонетларына уналты рәсемнән торган «Аретино позалары» (Modi Aretino) җәнҗаллы сериясендә дәвам иткән. Күп юрамаларның берсе буенча 1524 елда Рафаэльнең башка ярдәмче һәм өйрәнчеге Маркантонио Раймонди Романоның, мөгаен, Палаццо дель Те росписьлары өстендә эшләр белән бәйле гравюраларының басмасын башкарган. Бу Раймондиның папа әмере буенча арестына һәм иллюстрацияләрнең барлык күчермәләрнең юк ителүенә китергән. Джулио Романо җәзага тартылмаган булган, чөнки ябык бинада шәхси заказчик өчен эшләгән, һәм аның эшләре гравюралардан аермалы буларак масса җәмәгатьне вәсвәсә итмәгән. Нәкъ менә шул вакытта Аретино һаман сарайдагы фрескалар өстендә эшләгән Аретинога зиярәт кылган һәм рәсемнәрнең һәрбер мәхәббәт позициясенә берәр сонет инша иткән. Ул шулай ук Раймондига төрмәдән чыгарга ярдәм иткән. Джорджо Вазарида түбәндәгечә язылган: Джулио Романо Маркантониога егерме биттә вәсвәсә итүче ир-атлар хатыннар белән йоклаучы бар мөмкин ысулларны, торышларны һәм позаларны кисеп ясарга кушкан һәм иң начары булган нәрсә мессер Пьетро Аретино һәрбер ысул өчен әдәпле булмаган сонет язган һәм мин нәрсә җирәнечрәк булганын белмим: күз өчен Джулионың рәсемнәренең күренешеме, Аретиноның ишетү өчен сүзләреме. Бу әсәр папа Климент тарафыннан кырыс хөкем ителгән булган һәм ул бастырылганда Джулио Мантуяга китмәгән булса, ул ярсулы пападан кырыс җәза алыр иде. (…) Ә бу рәсемнәрнең кайберләре иң азы ихтимал булган урыннарда табылганга күрә, алар тыелган булган гына түгел, ә Маркантонио үзе дә тотылган һәм төрмәгә утыртылган булган һәм Римда папада хезмәттә булган кардинал Медичи һәм Баччо Бандинелли ярдәм итмәгән булса ул начарга юлыккан булыр иде (…) һәм чынлап та бөтен яктан да җирәндергеч эшләрдә бөтен дөньяга оят булып илаһи сәләтне начарга кулланмаска иде
Искәрмәләр
Сылтамалар
Работы в музеях мира
Төркем:Рәссамнар