Доми́нгуш Анто́ниу де Секе́йра, (тулы исеме, португаль телендә: Domingos António do Espírito Santo, * 1768 елның 10 марты Санта-Мария-ди-Белен, хәзер Лиссабон, † 1837 елның 7 марты Рим) — португаль рәссам һәм график, живописьтә классицизм вәкиле. Португаль милли мәдәниятендә иң эре рәссамнарның берсе. Тормышы һәм иҗаты Ярлы гаиләдә туган. Рәсем белән балачагында ук мавыга башлаган, иртә художество мәктәбенә зиярәт кыла башлаган. 1782 елда артистик тәхәллүс буларак «де Секейра» фамилиясен ала. 1788 елда Римга килә, анда белем алуын дәвам итә һәм 1793 елда Рим Изге Лука Академиясендә остаз була. 1795 елда рәссам Португалиягә кайта, аннан соң өч ел монастырьда үткәрә чөнки депрессиядән интеккән. 1802 елда еш шуның рәсемнәрен ясаган король Жуан VI-ның беренче сарай яны рәссамы итеп билгеләнә. 1823 елда үз вакытының инкыйлаби фикерләре яклы де Секейра Парижга эмиграцияләргә мәҗбүр. 1826 елда ул Римга күчә. Каты авырып китеп 1832 елда рәссам живопись белән шөгыльләнүен калдырырга мәҗбүр. Домингуш де Секейра беренче чиратта портрет остасы буларак мәгълүм. Шулай ук тарихи темаларга картиналар, чиркәү һәм баталь живописен ясаган. Аның дини тематикага рәт тукыма (“Гайсәнең Вознесениесе”, “Волхвларның иелеше”, “Куркыныч хөкем”) үз тупламасы өчен герцог де Палмела тарафыннан сатып алынган булган. Башкаларын Лиссабонның Милли художество музеенда күрергә була. Де Секейраның бер картинасы герцог Веллингтонга Наполеон белән көрәш елларында Португалия алдында хезмәтләрен танып бүләк ителгән булган. Әдәбият Maria Alice Mourisca Beaumont: Domingos Antonio de Sequeira-Desenhos. Museu Nacional de Arte Antiga, Lissabon 1975. Alexandra Curvelo, Petra Kruse (изд.): Museu Nacional de Arte Antiga, Lissabon.. Ausstellungskatalog. Bonn 1999, . Өстәмәләр

Галерея

Төркем:Рәссамнар