Джон Хопнер (инглиз телендә: John Hoppner; 1758 елның 4 апреле, Лондон — 1810 елның 23 январе, Лондон) — немец килеп чыгышлы инглиз рәссамы, рәсем ясаучы, акварелист, король Георг IV-нең сарай яны живописец-портретисты Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899 . Тормышы һәм иҗаты Джон Хопнер король Георг III-нең хатыны инглиз королевасы Шарлотта камеристкасы (килеп чыгышы буенча немец хатыны) гаиләсендә туган. Король малайга шулкадәр әтиләрчә кызыксыну һәм яклау күрсәткән ки, Джонның замандашлары аны корольнең никахтан тыш баласы итеп кабул иткәннәр (бу чынбарлыкка туры килмәгән) Encyclopædia Britannica, 1911. Балачагында Джон Король сарай яны капелласының малайлар хорында катнашкан. Әмма балачактан нәфис сәнгатьләргә сәләте булып Георг III рөхсәте белән 1775 елда уку өчен Король художестволар академиясенә күчкән. 1778 елда натурадан рәсем өчен көмеш медаль белән бүләкләнгән булган, ә 1782 елда Академиянең иң югары бүләген – “Король Лир” темасына тарихи живопись өчен алтын медальне алган. 1785 елда Хопнер корольнең өч кече кызының – принцессалар Эмилия, Мария һәм София портретларын барлыкка китерүгә заказ алган Dictionary of National Biography, 1885—1900/Hoppner, John . Иҗатының иртә чорында Джон Хопнер пейзаж живописен яраткан, әмма соңрак күбрәк игътибарны портретка биргән. Портретист буларак ул Джошуа Рейнольдсның художество традицияләрнең дәвамчысы булган. Иң уңышлы Лондон портретистларының берсе булып Хопнер сэр Томас Лоуренс кебек живописецка чын көндәшлек күрсәткән. 1789 елда ул Уэльс принцы тәхете варисы, Бөекбританиянең киләчәк короле Георг IV-нең сарай яны рәссамы булган. 1795 елда ул Король художестволар академиясенең әгъзасы булып сайланган булган, шунда 1809 елга кадәр картиналарын күргәзмәгә тәкъдим иткән (барысы Хопнерның 170-тән артык картинасы күргәзмәгә тәкъдим ителгән булган). 1803 елда рәссам Чарлз Уилкин тарафыннан живопись оригиналлары буенча гравирлаган “Хатын-кыз портретлары сериясе”н нәшер иткән, ә 1805 елда – көнчыгыш әкиятләрнең инглиз теленә шигырьләр белән тупламага иллюстрацияләр нәшер иткән. Дж. Хопнер Бөекбританиянең мәдәни һәм сәяси тормышының күп мәшһүр эшлеклеләрнең Вальтер Скотт, Уильям Питт-кечесе, герцог Веллингтонның, адмирал Нельсонның, Йозеф Гайднның һәм башкаларның портретларының авторы булып тора. Гаилә Рәссам төньяк Америка колонияләренең Англиядән бәйсезлегенең актив яклаучысы Америка рәссам-сынчы хатын-кызы Патиенс Райт кызы Фиби Райтка өйләнгән булган. Аларда биш бала булган. Рәссамның улы Ричард Белгрейв Хопнер күренекле живописец-маринист булган. Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият McKay, William and W. Roberts: Hoppner, John Hoppner. New edition with supplement and index, London 1914. Төркем:Рәссамнар